Ике йөздән артык чистайлы «Җиңү парады» диктанты язды
16нчы мәктәп мәйданчыгында һәм онлайн форматта патриотик акция узды.
3 сентябрьдә Икенче дөнья сугышы тәмамлану хөрмәтенә илебездә «Җиңү диктанты» исемле халык ара тарихи акция үтте. Чис тайлылар Бөек Ватан сугышы тарихы буенча үз белемнәрен тикшерделәр.
Шәһәрдә 16 нчы номерлы белем бирү базасында мәйданчык оештырылды. Һәр теләүче мөстәкыйль рәвештә яъни онлайн режимда халык ара тарихи диктант яза алды. Катнашучыларга 25 биремне үтәргә кирәк иде. Тарихи диктант өчен сорауларны эксперт- тарихчылар әзерләде. Алар ярдәмендә үз белемеңне тикшереп кенә калмыйча, ниндидер яңалык та ачарга мөмкин иде.
Хәрби география, тарихи шәхесләр, матур әдәбият, тарихыбызның канлы вакыйгаларын мәңгеләштергән һәйкәлләр һәм мемориаллар белән бәйле булган сораулар да булды. Тестны үтү өчен 45 минут вакыт бирелде.
Үзләренең тарихи белем нәрен тикшерергә 274 кеше теләк белдерде. Болар сәгать заводы поселогында яшәүчеләр, өлкән сыйныф укучылары, депутатлар, Чистай районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлеге хезмәткәрләре иде.
– Әлеге акциядә балаларның да катнашуы бик сөендерә. Алар безнең бабаларыбызның батырлыгы хакында белергә тиеш, чөнки сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр ул. Безнең бурычыбыз – илебез азатлыгы, тыныч күгебез хакына башларын салган әти-бабаларыбызның батырлыгын, ул еллардагы вакыйгалар турында хатирәләрне күңелебездә саклау, – дип билгеләп үтте 16 нчы номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Ирина Коновалова.
«Җиңү диктанты»н язучы ларның күбесе акциядә катнашу хакында сертификатлар алдылар, нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак. Онлайн форматта язучылар нәтиҗәләр турында акциянең рәсми сайтында белә алачаклар.
Сүз уңаеннан
Җиңү диктанты – Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган Бөтенроссия тарихи акциясе. Беренче тапкыр әлеге диктантны 2019 елның 7 маенда яздылар. Чистайлылар исә беренче тапкыр аны 2020 елда яздылар. Ул вакытта акция 3 нче гимназия базасында үтте, анда 130 кеше катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев