«Игътибарыгыз өчен рәхмәт»
Редакциягә хат
«Мин, Филиппов Аркадий Никифорович, Бөек Ватан сугышы ветераны, кызым Татьяна һәм оныгым Александр белән Татьяна Алексеевна Шведчиковага һәм аның белән бергә «Җиңү солдатлары» китабы сериясен чыгаруда ярдәм иткән төркемгә рәхмәт әйтергә телибез. Безне «Чистай» мәдәни үзәгенә матур чарага чакырып, китап бүләк итүегез, эчтәлекле концерт күрсәтүегез һәм сыйларыгыз өчен зур рәхмәт. Оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук бүләкләре һәм телефоны өчен Дмитрий Алексеевич Ивановка, социаль яклау бүлеге хезмәткәре Татьяна Валерьевнага зур рәхмәт. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек, бәхет һәм уңышлар телибез.
Зур хөрмәт белән Филипповлар гаиләсе.
«Җиңү солдатлары» китабыннан
Аркадий Никифорович Филиппов 1927 елда туган. 17 яшендә армиягә китә. Ул 32 нче моторлаштырылган топографик отрядның укчысы була. Дошман тылына бәреп кереп, сугышчылар гаскәрнең, ныгытылган складларның урнашкан урынын картага төшерәләр. Шушы карта буенча хәрәкәт итү планын эшлиләр.
Аркадий Никифорович җиңүне Рейхстаг янында Берлинда каршы ала. Бер атна вагоннарны саклыйлар, аннан соң янә көньякка китәләр. 42нче хәрби складта Ленинградта танкларны, пушкаларны, катюшаларны саклыйлар, яңгырда, салкында тәүлекләр буе постта торалар. 1948 елда солдатның туберкулезы ачыла. Туган авылына Бахтага Аркадий Филиппов яңа ел алдыннан инвалид булып кайта, әнисеннән әтисенең үлеме турында ишетә. Бөек Ватан сугышы ветераны Аркадий Никифоров сәламәтлеге мактанырлык булмаса да, күп эшли. Фронтовик Икенче Дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены һәм күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев