Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Игътибар үзәгендә – шәһәрне төзекләндерү

Светофор урнаштыру, җәяүлеләр кичүе, яктырту турында сөйләштеләр

Район җитәкчелеге халыкны борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышу, узган елның төп вакыйгалары турында сөйләү өчен чистайлылар белән очрашуны дәвам итә.

Чираттагы гражданнар җые­ны вакытында район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов районара почтамт һәм «Таттелеком» ПАО ЗУЭС филиалы хезмәт коллективлары белән очрашты.

Көн тәртибендә – районы­бызның 2022 елгы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары. Коллективларга видеодоклад тәкъдим итәр алдыннан Эдуард Рөстәм улы махсус хәрби операция турындагы фикерләре белән уртаклашты. Ул район башлыгы Дмитрий Ивановның күптән түгел безнең ир-егетләребез янына баруы, җыелган барлык гуманитар ярдәмнең илтеп бирелүе турында сөйләде. Сугышчылар, форсаттан файдаланып, Дмитрий Алексеевич аша чистайлыларга сәлам юлладылар һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

– Балаларыбыз һәм оныкларыбыз, туган илебез хакына Ватан алдындагы бурычларын үтәүче хәрбиләргә, солдатларыбызга һәм офицерларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашкан предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, аларның хезмәт коллективларына һәм районыбызның битараф булмаган барлык кешеләренә рәхмәтлебез. Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә җибәрелгән Чистай егетләре өчен медикаментлар, җылы әйберләр, техник һәм сугыш шартларында яшәешне тәэмин итү чаралары белән тулыландыру өчен акча җыю оештырылды. Аларның гаилә әгъзаларына өстәмә социаль ярдәм чаралары күрелде. Безнең районда яшәүче һәр кеше диярлек егетләребезгә ярдәм итү өчен үз өлешен кертә, – дип билгеләп үтте Эдуард Рөстәм улы.

Видеодокладта район тормышының төрле өлкәләре күрсәткечләре турында сөйлә­деләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе демографик вәзгыятьнең борчу тудыруына игътибар итте. Районда үлүчеләр саны туучылар саныннан артып китү тенденциясе саклана. 2022 елда 561 сабый дөньяга аваз салган, 1097 кеше үлгән. Шуңа бәйле рәвештә, сәламәтлекне саклау, сыйфатлы медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү, гаилә институты кыйммәтләрен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өстенлекле бурыч булып кала.

Видеодокладны караганнан соң, Эдуард Хәсәнов коллектив­ларның сорауларына җавап бирде. Беренче сорау Академик Королев һәм Энгельс урамнары киселешендә (стадионнан ерак түгел) җәяүлеләр кичүе янында өстәмә светофор урнаштыруга кагылды.

– Анда стадионга баручы балалар юлны аркылы чыга, ә кайбер машина йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен үтәми. Җәяүлеләр өчен төймә белән җиһазландырылган светофор кирәк, – ди компания хезмәткәре.

Эдуард Хәсәнов бу урында өстәмә светофор каралмаган, бигрәк тә төймә белән дип аңлатты.

– Бу юлларда бөкеләр барлыкка китерәчәк. Бер кул белән яхшылык эшләсәк, икенчесе белән хәлне тагын да кискенләштерәчәкбез. Әгәр балалар стадионга бара икән, юлны азык-төлек кибете янындагы идарә ителә торган җәяүлеләр кичүе буенча үтәргә мөмкин, анда стадионның үзәк керү юлына якынрак та әле, – дип җавап кайтарды Эдуард Рөстәм улы.

Тагын бер сорау Гуськов урамында өстәмә чүп салу контейнеры урнаштыруга кагылды.

– Анда бер контейнер тора, ул өч көндә тула. Аннары халык чүп белән пакетларны аның янына куя башлый һәч чүп бөтен пристань буйлап тарала, – диде хатын-кыз.

Эдуард Хәсәнов аның белән килеште һәм бу проблеманы хәл итүдә булышырга вәгъдә итте. Ул шулай ук шушы урамда яшәүче хатын-кызга хәбәрләшү өчен контактлар бирелгән хезмәтләрнең бу мәсьәләне никадәр оператив хәл итүләрен контрольдә тотачак.

Почта хезмәткәрләре «Хәзинә» скверында яктыртуны яңадан торгызуны һәм 3нче гимназия янында җәяүлеләр кичүе ясауны үтенделәр. Эдуард Рөстәм улы калган барлык мәсьәләләрне контрольгә алды.

Коллективлар бик күп сораулар бирделәр. Алар барысы да төзекләндерү белән бәйле иде. Эдуард Хәсәнов җиткерелгән барлык үтенечләрне контрольгә алды, аларны якын арада хәл итәргә вәгъдә бирде. Җыелыш актив хезмәткәрләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев