Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Игътибар үзәгендә — ишегалларын һәм янәшәдәге территорияләрне җыештыру

Муниципалитетта узган чираттагы аппарат киңәшмәнең төп темалары шәһәр һәм район территорияләрен җыештыру, авыл хуҗалыгындагы хәл һәм узган атнадагы оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов үткәрде.

Әлеге киңәшмә «Ак Барс Иминиятләштерү» компаниясенең филиал челтәр үсеше буенча Департаментының төбәк директоры Денис Удачин чыгышыннан башланды. Ул компаниянең эшчәнлеге һәм аның перспективалары турында сөйләде.


 

Кырларда уҗымнарны һәм күпеллык үләннәрне тукландыру бара

 Агросәнәгать комплексы эшләре торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре кызу темплар белән бара. Уҗымнарны һәм күпеллык үләннәрне тукландыру алып барыла, ул фаразланган мәйданнарның 18 процентында 4,5 мең гектар мәйданда тормышка ашырылган. Шуларның 3800 гектары — уҗым культуралары, 735 гектары –күпеллык үләннәр. Россельхозцентр мәгълүматлары буенча уҗым культуралары яхшы, канәгатьләнерлек хәлдә сакланган.


Хуҗалыкларга минераль ашламалар кайтару буенча эш дәвам итә. Алар район буенча уртача 93 килограмм җыелган. Шулай ук орлык материалын, орлык инкрустациясен әзерләү буенча эш алып барыла.

Районда сөт җитештерү узган атнада 373 тонна тәшкил итте, бу алдагы атнадагыдан 1 тоннага артык. Килограммы уртача 44 сум 80 тиеннән 354 тонна сөт сатылган.
 Моңардан тыш, районда мөгезле эре терлек үрчетү буенча актив эш алып барыла: бер атнада 37 бозау алынган.

Руль артына исерек килеш утырган 4 машина йөртүче тоткарланган

 Узган атнадагы оператив хәл турында Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Барысы бер атна эчендә җинаятьләр турында 12 хәбәр теркәлгән. Алар арасында мошенниклык, урлаулар, чит ил гражданнарын ялган теркәү, наркотиклар саклау һәм башка фактлар бар. 15 юл-транспорт хәрәкәте килеп чыккан, нәтиҗәдә, ике кеше зыян күргән. 153 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 135е –юл иминлеге хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен. Исерек хәлдә 4 машина йөртүче тоткарланган.

Барыгыз да — өмәләргә!

 Йомгаклау өлешендә Эдуард Хәсәнов территорияләрне җыештыруны активрак уздырырга өндәде.

— Кар гадәттәгедән иртәрәк бетте, безгә шәһәрне тиз арада тәртипкә китерергә кирәк, — дип билгеләп үтте ул. — Чисталык — биредә яшәүче һәм эшләүче һәрберебезнең уртак бурычы.

 Башкарма комитет район предприятиеләрендә һәм оешмаларында өмәләрнең үтүен контрольдә тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев