Игенчеләр булачак уңыш өчен туфракны әзерлиләр
Уңышның төп өлешен җыеп алганнан соң, авыл халкы туфракны киләсе ел уңышы өчен әзерләүгә керештеләр.
– Бүгенге көнгә игенчеләр фаразланган күрсәткечләрнең 75 процентын туңга сөрделәр, – дип билгеләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов. – Барлыгы 32 меңгә якын гектар мәйданда туңга сөрергә кирәк.
Кайбер хуҗалыкларда туңга сөрү ахырына якынлаша. Болар «Родник» , «Закамье-Агро» фирмалары, «Чистай» халык предприятиесе. Соңгы арада туфракны әзерләү буенча эш активрак бара.
– «Чистай» халык предприятиесендә 3,5 мең гектар туфракны эшкәртәсе бар, – дип белдерде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең план-маркетинг бүлеге начальнигы Илшат Мөхәммәтҗанов. – Яуширмәлеләр тәүлек әйләнәсе эшләүче алты куәтле трактор кулланалар, бу туңга сөрүне кыска срокларда башкару мөмкинлеге бирә.
Хуҗалыклар арасында туфракны әзерләү буенча иң зур күләм «Джукетау» фирмасында, биредә 8,5 мең гектар туфракны эшкәртәсе бар. Яхшы һава торышы озак сакланыр әле дип өметләнеп торучы хуҗалыкларның эш күләме әле бик күп, ә вакыт аз.
Бүген күп ферма хуҗалыкларында туфрак дөрес эшкәртелми. Бу культураларның уңышына һәм сыйфатына тәэсир итә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге мәсьәлә буенча фермер хуҗалыклары җитәкчеләре арасында укыту уздырырга карар кабул итте. Ул безнең районда да алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары базасында оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев