Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Игенчеләр акчалата сертификатлар алдылар

Язгы кыр эшләрендә мәшгуль механизаторлар арасында район конкурсына йомгак ясалды.

2021 елда язгы кыр эш ләре барышында югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларны бүләкләү булды. Район башлыгы Дмитрий Иванов аларга акчалата сертификатлар тапшырды.

Сабан, бөртекле һәм азык культураларын чәчүдә «Чис тай» агрофирмасы механизаторы Александр Гринин, «Закамье Агро» хуҗалыгы механизаторы Ришат Нуриев иң яхшылар дип табылдылар.

Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда «Хузангай» хуҗалыгы механизаторы Ранил Сираҗетдинов, «Чис тай» агрофирмасы механизаторы Федор Алексеев иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

«Туңга сөрелгән җирләрне тырмалауда иң яхшы» номинациясендә «Хузангай» хуҗалыгы механизаторы Нияз Сибгатуллин, «Родник» хуҗалыгы механизаторы Александр Чапурин җиңү яуладылар.

Туфракны культивация ләү дә лидерлар арасында «Чис тай» агрофирмасы механизаторы Андрей Варделов һәм «Закамье Агро» хуҗалыгы механизаторы Рәшит Ногманов бар иде.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм авыр хезмәтләрендә уңышлар, яхшы сезон һәм мул уңыш телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев