Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Игенчеләр – Сабантуй бәйрәмнең төп геройлары

Традиция буенча Сабантуй бәйрәмендә җирдә эшләү яраткан хезмәтләренә әверелгән авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләклиләр. Алар таң белән торып, һава торышы нинди булуга карамастан, ару- талуны белмичә, җир сөрәләр, утырталар, чәчәләр, урып-җыялар. Без сезне хезмәтләре белән олы хөрмәткә лаек булган алдынгылар белән таныштырабыз

Виктор Уваров – «Чистополье» МТК ААҖ механизаторы

– Бирегә әлеге хуҗалык оешкач килдем. – Моңа кадәр дә шул ук кырларда хезмәт иттем, тик ул вакытта хуҗалык икенче төрле атала иде.

Виктор Михайлович билгеләп үткәнчә, хәзер эшләр яхшы бара – яңа техника ярдәм итә.

– Хәзер техника яхшы, яңа, әмма күңелеңне биреп эшләмәсәң, бер генә машина да ярдәм итми. Кырга бөтен күңелеңне биреп, дәртләнеп чыксаң гына, эшләр гөрләп бара, – ди ул.

 

Фәнис Хәмидуллин – «Хузангай» «Чистопольское» халык предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте механизаторы

Ул физик ныклык кына түгел, югары һөнәрилек тә таләп иткән «Кировец» тракторын егәрли.

– Мин җир эшкәртәм, культиватор белән сөрәм, чәчәм. Әлеге предприятиедә 2018 елдан бирле эшлим. Шушы вакыт эчендә хуҗалык минем өчен яраткан урыныма, ә хезмәттәшләрем икенче гаиләмә әйләнде, – дип сөйли Фәнис Шәфигулла улы. – Эш, әлбәттә, гади түгел: иртә таңнан кичке караңгыга хәтле без кырда. Кырларның яшеллеккә төренүен күргәч, хезмәтебезнең бушка булмавын аңлап, күңел сөенә.

Ул уңышның сере – туган җирне яратуда һәм түземлектә икәнен яхшы белә. Аның сүзләренчә, яхшы механизатор техниканы яхшы белергә һәм кырга теләсә кайсы вакытта нәрсә кирәген яхшы аңларга тиеш.

 

Руслан Павлов – «Луч» ачык акционерлык җәмгыяте механизаторы

–Мин җирне эшкәртү һәм чәчү белән шөгыльләнәм. Миңа үз эшем бик ошый. Биредә үк минем әтием Владимир Павлов та эшли. Ул мине бар эшкә дә өйрәтте, – дип җылылык белән сөйли Руслан. – Без бергә кырга чыгабыз, барлык мәсьәләләрне бергә хәл итәбез. Гаилә подряды нык ярдәм итә, аеруча кызу эш вакытында.

Руслан билгеләп үткәнчә, механизатор эше ул – техника белән эшләү генә түгел, ә зур җаваплылык та. Чәчү эшләренең үз вакытында һәм сыйфатлы итеп үтүеннән булачак уңыш тора. Димәк, район халкының өстәлендәге икмәк тә моңа бәйле.

 

Илгизәр Хәсәншин – «Кулон Агро Чистай» ачык акционерлык җәмгыяте механизаторы

Әлеге хуҗалыкта ул үзен җаваплы, тәҗрибәле һәм ышанычлы белгеч итеп күрсәтте. Аңа теләсә кайсы вакытта ышанырга мөмкин.

–Мин кече яшьтән үк авыл хезмәтенә күнеккән. Минем өчен җирдә эшләү ул – акча эшләү ысулы гына түгел, ә яшәү рәвеше, – дип сөйли Илгизәр Рәшит улы. – Безнең эшебездә иң мөһиме – үз эшеңне яратып эшләү, ялкауланмау. Шул вакытта гына нәтиҗәсе булачак.Хезмәттәшләре Хәсәншинны хезмәт сөючәнлеге һәм теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер торуы өчен яраталар.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчән­нәре, чыннан да, олы мактауга лаек. Сабантуй – борынгы, барлык кеше яратып кабул иткән, җир кешесенең хезмәт сөючәнлеген, туган җиргә һәм үз эшләренә тугрылыгын бәяләүче бәйрәм. Менә шундый уңган игенчеләребез булганга безнең өстәлләребездән хуш исле икмәк өзелми, ә Чис­тай районы кырлары шытып килүче яшел игеннәре, аннары алтын башаклары белән күзләрне иркәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев