Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Игелекле гамәл беркайчан да онытылмас»

Октябрь башында без газетабызда Чистайның 18нче номерлы мәктәбен озак еллар җитәкләгән Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Роза Харитонова каберенә таш куелу турында язган идек. Күптән түгел редакциягә аның кызы Светлана Бакалдина мөрәҗәгать итте. Ул әнисе истәлегенә хөрмәт күрсәткән элеккеге укучыларының игътибарына гаҗәпләнгән.

– Әни гомерен балаларга багышлады, мин моның белән бик горурланам. Ул еш кына: «Укучылар төрле, ләкин аларның һәрберсе – шәхес. Һәр балада, беренче чиратта, әхлакый сыйфатларны: яхшылыкны, гаделлекне, намуслылыкны, әдәплелекне күрергә кирәк». Ул беркайчан да укучыларны көчле һәм йомшакка аермады, һәркемне шәхес буларак хөрмәт итте. Һәрвакыт укучылары тукмы, сәламәтме, барысын да кайгырта иде. Һәр укучысын баласыдай якын күрде.

18нче номерлы мәктәп шәһәрдә иң яхшысы иде. Әни хезмәттәшләре белән ничек эшләгәннәрен еш искә төшерә иде. «Минем янымда гаҗәеп педагоглар, талантлы укытучылар иде. Вакыт узу белән коллектив яңарды, яшь педагоглар килде. Миңа аларның иҗади дәрте, яңалыкка омтылышлары ошый», – дип сөйли иде ул.

Әни һәм мәктәпнең башка педагоглары һәрчак үз укучыларының язмышы белән кызыксындылар, уңышларына сөенделәр, уңышсызлыклары өчен борчылдылар. Ул алар өчен горурлык хисе кичерде. Мәктәпне тәмамлаучыларның барысы да менә дигән сыйфатларга ия кешеләр. Алар арасында талантлы, сәләтле җитәкчеләр, укытучылар, табиблар һәм башка һөнәр ияләре күп.

Укучыларга карата шундый аерым мөнәсәбәттә булганлыктан, алар да аны ихтирам иткәннәрдер, мөгаен. Бу сизелә иде. Урам буйлап барганда күпләр аны таный, исәнләшә, хәлләре белән кызыксына иде. Аның хезмәттәшләре, укучылары, аларның әти-әниләре аны хөрмәт иттеләр. Мин әниемне, аның хезмәтен һәм балаларны тәрбияләүгә керткән өлешен җылы сүзләр белән искә алган һәркемгә рәхмәтлемен.

4нче номерлы ТҖС рәисе Марат Хөснулла улы Гобәевкә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Ул – әни исән чакта аңа ярдәм һәм ихтирам, ТҖС эшчәнлегендә булышлык күрсәтүчеләрнең берсе. Аның хәйрия эшчәнлеге турында күп сөйләргә мөмкин, ләкин ул барысын да ачып салуны яратмый. Ул эш кешесе, барысын да сүзләр белән түгел, ә гамәлләр белән раслый.

Әни һәрвакыт укучысы белән горурланды. Ул шулай ук әнинең каберенә таш куюда башлап йөрүче һәм төп иганәче булды. Аңа мин генә түгел, ә шәһәребезнең педагогик коллективлары, 18нче номерлы мәктәпнең укытучылары, анда укып чыкканнар, аларның әти-әниләре, туганнары һәм якыннары да рәхмәтле. Аңа ярдәмчел, ихлас булуы өчен мең-мең рәхмәт! Мондый игелекле гамәл беркайчан да онытылмас һәм киләсе буыннар өчен үрнәк булыр! Эшегездә уңышлар юлдаш булсын, ә юлыгызда үзегез кебек игелекле һәм киң күңелле кешеләр очрасын.

Дөнья тоткасы – битараф булмаган, ярдәмгә килергә әзер кешеләр, дип юкка гына әйтмиләр. Без шулай ук проектны эшләүдән алып кабер ташын куюга кадәр бөтен процессны контрольдә тоткан 4нче номерлы ТҖС җитәкчесе Әхмәт Ситдыйковка рәхмәтлебез.

Әни гадел кеше иде, башкалар турында кайгыртты. Гомере буе кешеләргә игелек күрсәтте һәм эшләгән яхшылыклары үзенә әйләнеп кайтты, – дип сөйләде Светлана Михайловна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев