Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игелекле эштә балалар да катнаша

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр өлкәннәр белән бергәләп леший костюмнары өчен тасма-чуклар ясадылар һәм фронтка озату өчен сохарилар әзерләделәр

Волонтерлык чыннан да бүгенге җәмгыять тормышының аерылгысыз һәм мөһим өлеше булып тора. Ә соңгы елларда бу тагын да актуальләште: бик күп волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү эшендә берләште. Битараф булмаган кешеләр үз гомерләрен куркыныч астына куеп Ватан мәнфәгатьләрен яклауда торучыларга ярдәм итүне үз бурычы дип саныйлар. Шунысы куандыра, алар арасында үсеп килүче буын вәкилләре, яшьләр дә бар.
Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләр «Махсус хәрби операция бара торган зонага — леший костюмы» акциясенә кушылдылар, аны оештыруда Ветераннар (шәһәр һәм район пенсионерлары) советы вәкилләре актив катнашты.

— Август аенда без «Каенкай» лагерена бардык, анда балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән маскировка костюмы өчен тасма-чуклар ясадык. Аны ясау өчен махсус төстәге тукыманы буй-буй итеп, тар тасмалар рәвешендә кисеп, чуар рәсем тудырып, тасмага тегәргә кирәк. Аннары бу тасмаларны костюм детальләренә беркетергә. Шуннан соң гына барлык детальләрне бергә тегәргә. Шундый бер костюм ясау өчен 45 метр чамасы тасма-чук ясарга кирәк, — дип сөйләде Чистай районы Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Татьяна Тихонова. — Балалар атна дәвамында тасма-чук әзерләүдә актив булыштылар.

Моннан тыш, балалар ветераннар оешмасы активистлары һәм педагоглар белән бергә ипидән сохари ясадылар, аларны «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» дигән язу язылган пакетларга тутырдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Махсус хәрби операция бара торган зонага — леший костюмы» акциясенә «Исцеление» муниципаль учреждениесе хезмәткәрләре дә кушылды. Алар костюмнар тегү өчен 2 партия тасма-чук ясап тапшырдылар.

Ветераннар (пенсионерлар) советы вәкилләре Мебель фабрикасы микрорайонында урнашкан 6нчы номерлы территориаль җәмәгать советына, «Чистай-фронтка» хәрәкәте волонтерларына костюмнар һәм сохари җыелмаларын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев