Игелек кылып кешеләрне сөендер!
Язылу кампаниясе
«Игелек агачы» хәйрия акциясенә предприятие һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар, хакимият вәкилләре кушылды.
2021 елның беренче яртыеллыгына язылу бара. Шуның белән бергә Россия почтасы үткәрүче «Игелек агачы» исемле традицион хәйрия акциясе дә дәвам итә.
Чистайлылар анда актив катнашалар, алар һәр яртыеллыкта социаль учреждениеләр һәм аз керемле кешеләр өчен газета-журналларга язылу оештырдылар.
Акциягә беренчеләрдән булып Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов кушылды. Ул балалар йортында тәрбияләнүчеләргә, башка социаль учреждениеләргә тематик журналлар, шулай ук социаль учреждениеләр өчен газеталар яздырды. Яздырган газеталар арасында безнең «Чистай хәбәрләре» газетасы да бар.
– «Игелек агачы» – кирәкле акция. Анда катнашып, без балалар йортларына, картлар интернат-йортына, өлкәннәргә ярдәм итәбез. Алар үзләре газета-журналларга языла алмыйлар. Дөрес, хәзер күп нәрсәне Интернеттан белергә була, әмма өлкән кешеләрнең барысы да компьютердан һәм гаджетлардан файдалана алмый. Ә яңалыкларны бар кешенең дә беләсе килә, аларны исә вакытлы матбугаттан гына белергә мөмкин. Районыбызда бердәнбер булган «Чистай хәбәрләре» аша шәһәрдә, районда ниләр булуын, аның кешеләре, төрле вакыйгалар турында язмалар укырга мөмкин, – дип билгеләп үтте Дмитрий Иванов.
Социаль учреждениеләр, ярдәмгә мохтаҗ аз керемле кешеләр өчен төрле басмаларга оешма, предприятие җитәкчеләре, депутатлар, хакимият вәкилләре дә яздырды.
– Без коллективыбыз белән төрле хәйрия акцияләрендә катнашабыз, шулай ук «Игелек кыл!» акциясе дә искәрмә түгел. Менә бүген дә балалар йорты һәм берничә аз керемле гаиләне вакытлы матбугатка яздырдым. Мин газета-журналлар укырга яратам, «Чистай хәбәрләре» газетасын озак еллар буена яздырып укыйм. Ул миңа үзенең эчтәлеге белән ошый, анда Чистай, аның кешеләре турында күп язмалар басыла.Интернет – ул бер нәрсә, ә буяу исе аңкып торган басма газеталарны уку – бөтенләй башка нәрсә, – дип сөйли мәҗбүри медицина иминиятләве территориаль фондының Чистай филиалы җитәкчесе Әхәт Хафизов.
Акциядә традицион рәвештә безнең газета хезмәткәрләре дә катнашты.Баш мөхәррир Наталья Данилова һәм баш бухгалтер Юлия Королева сукырлар һәм инвалидлар җәмгыяте өчен «Чистай хәбәрләре» газетасын рәсмиләштерделәр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, «Игелек агачы» акциясе язылу кампаниясе тзмамланганчы дәвам итә. Анда һәр теләүче катнаша ала.
Әлеге хәйрия акциясе һәр ярты ел саен уза.Анда предприятие җитәкчеләре генә түгел, гади шәһәрлеләр, битараф булмаган кешеләр катнаша ала. Алар бүләк өчен төрле газета-журналлар яздыра алалар. Чистайлыларның әлеге акциягә актив кушылуларын телибез. Газетаны почта элемтә бүлекчәләрендә, шулай ук почтальоннар аша өйдә яздырырга мөмкин, – дип билгеләп үтте районара почтамт җитәкчесенең операцияләр белән идарә итү буенча урынбасары Марина Прохорова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев