Идел буе Федераль округында РФ Президентының вәкаләтле вәкиле ярдәмендә Чистайдан Катерина Баранованың хыялы тормышка аша
Игорь Комаров «Теләкләр чыршысы»ннан яшь чистайлы Катерина Баранованың Яңа ел теләге язылган открыткасын алды
Һәр ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы – 2025» бөтенроссия акциясендә Идел буе федераль округында Россия Президентының вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров чыршыдан 2 шар-открытка алды. Аның берсе 16 яшьлек чистайлы Катерина Баранованыкы булып чыкты. Ул анда Дәүләт Кремль сарае сәхнәсендә үз җырын башкарырга теләк белдергән.
Катерина – талантлы яшь артист, ул үзе җырлар яза. Ул 11 ел инде вокал һәм биш төрдәге музыка уен кораллары белән шөгыльләнә. Аңа язмыш каты сынау да әзерләп куйган булган икән. 15 яшендә аның бөерләрендә шеш табалар. Якыннары һәм битараф булмаган кешеләр ярдәмендә Катеринага операция ясыйлар һәм хәзер ул тернәкләнү уза. Музыка аның терәгенә әверелгән һәм аның аша күңелендәге борчу-кичерешләрен кешеләргә җиткерә...
Авыр сынауны үтүе хакында үзе иҗат иткән «Хәзер инде мөһим түгел» җырын ул илебезнең төп сәхнәсендә җырлау турында хыяллана. Хәзер Игорь Комаров ярдәмендә аның тулы ышаныч һәм көч-куәт белән тулы тавышы Кремль сараенда яңгыраячак.
–Игорь Николаевичка олы рәхмәтемне белдерәм. Яшьләр иҗатының хуплап каршы алынуын, ә балаларның хыялларының тормышка ашуларын күрү бик күңелле, – дип уйлары белән уртаклашты Катерина Баранова.
–Катя, бу бик матур теләк. Моның синең иҗат юлыңда менә дигән этәргеч буласына мин ышанам, – дип билгеләп үтте Игорь Комаров. – Яңа елда безнең һәрберебез тылсымчы була ала. Балаларның хыялларын тормышка ашырып, без дөньяны тагын да яктырак ясыйбыз. Аларның бәхетле йөзләрен күрү – чын могҗиза ул.
Озакламый Катерина Баранова илебезнең төп сәхнәсенә чыгып, күп тамашачылар алдында чыгыш ясаячак. Аңа сәламәтлек һәм иҗатында уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев