Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды

Дәүләт автомобильләр инспекциясендә конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр.

8 Март бәйрәме алдыннан хатын-кызларга чәчәкләр тапшырдылар.

ЮХИДИ бүлегендә юл хәрәкәте иминлеге буенча конкурс җиңүчеләрен бүләкләү булды.

Бу юлы фотоконкурс «Юл капкыны – алдагыч иминлек вәзгыяте» дигән исем астында узды. Кайбер потенциал катнашучылар өчен бу гадәти түгел иде.

Җиңүчеләрне конкурсны оештыручылар – ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин, полиция ветераны Олег Кирсанов, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Чистай районында ата-аналар советы җитәкчесе Гүзәл Шакирова, «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасының баш мөхәррире Наталья Данилова, Чистай шәһәренең аталар советы рәисе Артем Кипров һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет идарәсенең Чис тай бүлеге начальнигы Светлана Сидорова котлады. Сүз уңаеннан, Светлана Рамазан кызы – уртак конкурсларны төп оештыручыларның берсе, ул безгә тематик материалларны әзерләргә дә нык ярдәм итә. Без аның хезмәттәшлеген югары бәялибез һәм аңа бик зур рәхмәтлебез.

Вәгъдә ителгән призлар – автолюлькалар безнең җиңү челәребез – Дарья Ермаковага һәм Алексей Митрофановка бик кирәкле булып чыкты.

– Файдалы бүләк! Кызыбыз Юляга 2 ай тулды, – дип сөйли Дарья. – Безнең яраткан пассажиркабызны машинада йөрткәндә үзебезне аеруча җаваплы итеп сизәбез.

Билгеле, барлык кагыйдә ләрне дә үтәү бик кирәк.

Күпбалалы Митрофановлар гаиләсендә бер ай элек өченче балалары – Данил туган.

– Сюжетны әзерләгәндә миңа кызым Милана ярдәм итте, – дип сөйли Алексей. – Безнең эшебез югары бәяләнде һәм без приз алдык. Без моңа бик шат!

– ЮХИДИның Чистай бүлеге җитәкчелеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлеге белән берлектә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча бергәләп конкурслар үткәрү матур традициягә керде,–дип ассызыклады «Чистай хәбәрләре»(«Чистопольские известия») газетасының баш мөхәррире Наталья Данилова җиңүчеләрне котлап. – Актив хезмәттәшлек иткәннәре өчен барысына да, шул исәптән ЮХИДИ бүлеге ветераны Олег Кирсановка, шәһәрнең ата-аналар советына рәхмәт әйтәсе килә. Профилактик юнәлештәге иҗади конкурслар киләчәктә дә үткәрелер дип ышанабыз.

Юл-транспорт вакыйга ларын кисәтүдә әлеге кон курс ларның әһәмиятенә ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин аеруча басым ясады.

– Балаларны тоту җайлан малары юл-транспорт вакыйгалары вакытында балалар имгәнүләрен һәм үлемнәрен булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора, –дип билгеләп үтте призлар тапшырганда Илдар Илфар улы. – Әлеге конкурсларга кешеләрнең кызыксынулары булу сөендерә, чөнки аны әзерләгәндә яңа белемнәр аласың, кагыйдәләр ныгытыла. Иң мөһиме, аларны һәрвакыт үтәргә кирәк! Җиңүчеләрне котлыйбыз, сезнең юлыгыз һәрвакыт имин булсын!

Әлеге тантанага ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Чистай районынындагы ата-аналар советы активистлары чакырылган иде. Алар юл кагыйдәләрен бозуларны кисәтү максатында үткәрелүче барлык чараларда да актив катнашалар. Шуңа күрә миңа аларның һәрберсе дә таныш. Сез олы хөрмәткә лаек, сөйкемле ханымнар!

Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан изге теләкләр белән котлаулар кабул итү, погонлы ир-атлардан бүләкләр алу бик күңелле булды. Конкурслар исә киләчәктә дә булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев