Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңүчеләр лаеклы бүләкләр алдылар

«Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясендә «Һәрвакыт әни булсын!» дигән конкурс­та җиңүчеләрне, призерларны, гомумән, анда барлык катнашучыларны бүләкләү булды.

Конкурс Халыкара Әниләр көне алдыннан игълан ителгән иде һәм – «Без әнине ясыйбыз» һәм «Әни турында шигырь» номинацияләрендә үтте. Шунысы сөендерә, күпләр безнең конкурс­та катнашырга теләк белдерде һәм аңа иҗади якын килде.

Атна дәвамында безнең газета редакциясенә кунаклар – конкурста катнашучылар килде. Иң нәни катнашучыларны күрү аеруча шатлык­лы булды, алар әниләргә багышланган шигырьләрне өйрәнеп кенә калмыйча, аларны бик матур итеп, хисләнеп сөйләделәр. Шуның белән жюри әгъзаларының мәхәббәтен яуладылар. Алар барысы да «Кечкенә талантлар» номинациясендә дипломнарга лаек булдылар.

Павел Чувильков безгә шигырьләр сөйләгәндә әнисе Екатерина турында уйлаганын әйтте.

– Без сеңелем белән әниебезне бик яратабыз һәм аның бәхетле, матур булуын телибез. Ә мин аны һәрвакыт тыңлаячакмын, – диде Павел.

Малайларның һәм кызларның үз әниләрен ясаган рәсемнәреннән ихласлык, эчкерсезлек бөркелә. Аларда – балаларның мәхәббәте һәм назы.

Хәтта иң җитди шигырьләр дә нәфис сүз осталары авызыннан үзенчәлекле һәм тантаналы яңгырады. Һәр катнашучы үз чыгышына аерым мәгънә, җылылык салды, үз номерын үзенчәлекле башкарырга тырышты.

Үз әнисе турында аерым ярату белән безгә конкурсыбызның иң яхшы сәнгатьле укучысы Ника Четыркина сөйләде.

– Минем әнием иң сөйкемле һәм ягымлы. Барлык әниләр сәламәт һәм бәхетле булсыннар, – дип теләде Ника.

Конкурста яшь катнашучыларның сүзләрендә күпме наз, мәхәббәт һәм ихласлык чагыла! Барлык конкурсантлар да укучыларыбызның, жюри әгъзаларының һәм, әлбәттә, иң якын кешеләренең – үз әниләренең күңелләрен кузгата алдылар.

Өстәвенә, аларның тырышлыклары истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бәяләнде. «Чистопольские извес­тия» («Чистай хәбәрләре») газетасының баш мөхәррире Наталья Данилова җиңүчеләрне, призерларны җылы котлады һәм аларга лаеклы бүләкләр тапшырды. Конкурста катнашкан бер генә бала да игътибардан читтә калмады. Барысы да катнашучы дипломнары һәм кызыксындыргыч бүләкләр алдылар.

Конкурста катнашканнарның барысына да, балаларны әзерләгән әти-әниләргә һәм педагогларга рәхмәт белдерәбез. Алда әле тагын бик күп төрле иҗади конкурслар көтә. Аларда катнашыгыз һәм «Чистай хәбәрләре» белән бергә калыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев