Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңүчеләр билгеле!

«Ел укытучысы-2021» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасы 1нче мәктәптә узды.

Педагогик осталык конкурсында катнашучылар укучылар белән бергә кызыл келәмнән бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр. Быел 12 педагог үзенең һөнәри осталыгын күрсәтте. Алар арасында күпьеллык стажы булганнар да, әле күптән түгел генә үзләренең һөнәри юлларын башлаган укытучылар да бар.

– «Ел укытучысы» конкурсында катнашу – мөһим, җаваплы һәм катлаулы бурыч. Конкурс сынавы кысаларында дәрес әзерләргә, мастер-класс күрсәтергә кирәк. Сез барысын да булдырдыгыз, афәрин! Яңа җиңүләр, казанышлар, ирешелгәннәрдә беркайчан да тукталып калмавыгызны һәм куелган максатка баруыгызны телим! – дип мөрәҗәгать итте конкурста катнашучыларга мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купцова.

Исегезгә төшерәбез, «Ел укытучысы-2021» конкурсының муниципаль этабы гыйнвар ахырында узган иде. Педагоглар ачык дәресләр үткәрделәр һәм мастер-класслар күрсәттеләр, аларда жюри әгъзалары да катнашты.

– Быелгы конкурсның үзенчәлеге шунда – укытучылар үз эшчәнлекләрендә мәгълүмати-коммуникацион һәм цифрлы технологияләр куллану буенча яхшы күнекмәләргә ия булуларын күрсәттеләр. Жюри әгъзалары игътибар иткән иң мөһим нәрсә – укытучының балада кызыксыну уята белүе. Мин барлык конкурсантларның да моны эшли алуына шатмын. Конкурс дәресләреннән соң чыкканда балалар аларга бик ошавын әйттеләр, хәтта дәресне кабатлап буламы дип сорадылар. Гомумән алганда, быел конкурста катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе югары иде. Барлык педагогларга эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, алга таба да һөнәри үсеш телим, – дип билгеләп үтте жюри әгъзасы Нина Голубева.

Төрле номинацияләрдә өч педагог җиңү яулады. Баба кош рәсеме төшерелгән символик статуэтканы 3нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Хәйруллинага тапшырдылар. Нәкъ менә ул «Ел укытучысы-2021» исеменә лаек булды. 2нче лицейның тарих укытучысы Екатерина Колпакова конкурсның «Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче дип табылды. «Иң яхшы татар теле укытучысы» исеменә шулай ук 2нче лицейда эшләүче Гөлнәфис Сираева лаек булды.

 

Светлана Хәйруллина:

– Мин балачактан ук укытучы булырга хыялландым. Үземнең беренче дәресемне 30 ел элек Четырчы авылы мәктәбендә үткәрдем. Шуннан бирле бу һөнәрне сайлаганыма үкенгәнем булмады. Балаларны рус теле һәм әдәбиятына өйрәтәсем килде. Мәктәптә укыганда бу фәннәрне ярата идем. Аларны укыткан укытучы да бик ошый иде.  Бу тормышымны педагогик эшчәнлек белән бәйләүдә хәлиткеч фактор булгандыр да, мөгаен. Мин балаларны яратам, дәрестә иң мөһиме – алар. Һәр укучының фикерен тыңларга, балаларны аңларга, алар белән «бер дулкын»да булырга тырышам. Конкурста катнашу – минем өчен кызыклы тәҗрибә. Аңа әзерләнгәндә бик күп материал укыдым, мәгълүмат тупладым. Конкурста катнашу – үз мөмкинлекләреңне тикшерү һәм коллегалар белән тәҗрибә уртаклашу да. Җиңүгә ирешүемә шатмын, бу бер үк вакытта бик күңелле дә, дулкынландыргыч та. «Ел укытучысы» исеме – ул әле зур җаваплылык та, чөнки алда башка сынаулар көтә. Коллегаларым кирәк булганда ярдәм итәрләр дип өметләнәм. Конкурста җиңү мактаулы эш, әмма иң мөһиме – үз белемнәреңне укучыларга тапшыра белү. Эшемдә мин «Баланы аңла һәм аңа уңышка ирешергә ярдәм ит» дигән карашта торам.

 

Екатерина Колпакова:

– Мин 2нче лицейда тарих укытам. Минем һөнәри педагогик юлым 2020 елның сентябрендә башланды. Нәкъ менә шул вакытта мин, яшь укытучы, мәктәпкә эшкә килдем. Беренче дәресемне хәтерлим. Ул вакытта бик дулкынландым. Ә хәзер укучыларым миңа бик якын. Дәресләремдә заманча технологияләрне кулланырга тырышам, бу балаларга бик ошый. Өстәвенә, безнең лицейда моның өчен кирәкле барлык шартлар да бар. Минемчә, яхшы укытучының төп сыйфаты – баланы тыңлау, аның белән сөйләшү, кирәк чакта таләпчән дә булу. Укытучы укучы өчен үрнәк булырга тиеш дип саныйм. Конкурста катнашудан зур тәҗрибә алдым, бу миңа алдагы эшемдә кирәк булыр дип өметләнәм.

 

Гөлнәфис Сираева:

– Укытучы булып 30 ел эшләү дәверендә мин мондый конкурста беренче тапкыр катнаштым, шуңа бераз дулкынландым. Аңа җентекләп әзерләндем, моның өчен үз эшләнмәләремне дә, яңа элементлар да кулландым. «Иң яхшы татар теле укытучысы» дигән номинация барлыкка килүгә мин бик шатмын, ул быел аеруча мөһим дип саныйм. Шуны да әйтәсем килә, балалар дәресләрдә туган телне бик теләп өйрәнәләр. Конкурска килгәндә, аны оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә. Анда катнашып, мин яхшы тәҗрибә тупладым, үземне күрсәттем һәм хезмәттәшләремне дә карадым. Тормышта һәм һөнәри эшчәнлегемдә мин «Беркемне дә кабатларга тырышмыйча, һәркемнән өйрән» дигән кагыйдәләргә таянам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев