Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язылу ункөнлеге җитә – бәяләр төшә!

Газета укучыларыбыз өчен көзнең икенче ае ташламалардан башлана!

3 октябрьдән 13енә кадәр 2023 елның I яртыеллыгына язылу ункөнлеге узачак. Димәк, бу 10 көндә «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасын түбән бәядән яздырып булачак.

Бу чорда физик затлар өчен 6 айга язылу бәясе 742 сум тәшкил итәчәк. Бу гадәти бәядән 55 сумга кимрәк! Ташламадан файдалану һәм шәһәрдә бердәнбер вакытлы матбугат басмасына язылу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

Заманча технологияләр чорында яшәвебезгә карамастан, традицион басма массакүләм мәгълүмат чаралары актуальлеген югалтмыйлар. Чөнки еш кына социаль челтәрләрдә, төрле сайтларда, мессенджерларда таратыла торган мәгълүматның зур агымында кешегә дөреслекне ялганнан аеру авыр. Газетабызда без бары тикшерелгән, актуаль мәгълүматны дөрес чыганаклардан гына бастырабыз. Без шәһәрдә һәм районда барган вакыйгалар, якташларыбыз турында язабыз, басма битләрендә сез һәрвакыт эксклюзив материаллар таба аласыз! Шуңа күрә язылыгыз һәм бөтен гаиләгез белән укыгыз!

Язылуны үзегезгә уңайлы ысул белән:

- интернет аша https://podpiska.pochta.ru сайтында,

- барлык почта бүлекчә ләрендә,

- почтальонны 5-43-39 телефоны буенча өйгә чакыртып рәсмиләштерергә мөмкин.

 

*Акцияне оештыручы - «Татмедиа» АҖ филиалы «Чистай-информ». Акция 2022 елның 3 октябреннән 13енә кадәр гамәлдә. Тулырак мәгълүмат 5-10-57, 5-10-60, 8-950-667-54-77 телефоннары буенча. Реклама 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев