Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Язылган өчен Яңа ел бүләкләре оттылар!

«Чистай хәбәрләре» һәм «Чистопольские известия» газеталарына язылучылар арасында Яңа ел бүләкләре уйнатуда җиңүчеләрнең исемнәре билгеле.

2026 елның беренче яртыеллыгына район басмасына язылу рәсмиләштергән укучылар безнең редакциягә үз квитанцияләрен алып килделәр яисә электрон почтага җибәрделәр.
Социаль челтәрдәге туры эфирда лототрон ярдәмендә без өч җиңүчене билгеләдек. Алар: Надежда Ивановна Кислова, В.Н. Захарова һәм Әминә Камалова.

Җиңүчеләрне һәм барлык газета укучыларыбызны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телибез!

Күп еллар безнең язылучылар арасында булган һәм район газетасына беренче тапкыр язылучыларга рәхмәт белдерәбез! Андыйлар да аз түгел! Яңа елда да без сезне яхшы хәбәрләр, кызыклы репортажлар һәм эксклюзив материаллар белән сөендерәчәкбез, дип вәгъдә итәбез! Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев