Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язның иң матур бәйрәме – 8 Март белән!

Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләребез, хатыннарыбыз, кыз туганнарыбыз, хезмәттәшләребез!

Россиядә Халыкара хатын-кызлар көне бер гасырдан артык билгеләп үтелә. Аның үз хокуклары өчен көрәшкән хатын-кызлар белән бәйле булуын бик азлар гына белә. Хәзер исә шушы күркәм бәйрәм көнендә без кешелек дөньясының иң гүзәл яртысын котлыйбыз.

Без производствода һәм дәвалау учреждениеләрендә, мәдәни һәм социаль өлкәләрдә сезнең активлыгыгызны югары бәялибез. Үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү, нигездә, сезнең җилкәгезгә төшә. Сезгә мәрхәмәтле, зирәк һәм сабыр, без, ир-егетләр өчен, илһам чыганагы булганыгыз өчен рәхмәт.

Махсус хәрби операция барышында Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучы кадерле, яраткан ир-егетләрен көткән хатын-кызларга түземлек, иман, рухи көч телим.

Күңелегездә һәрвакыт яз булсын, ә бәхет, мәхәббәт һәм уңыш сезне ташламасын! Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, шатлык телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев