Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яуширмә авылында туып-үскән Рәйсә Сибгатуллина Бөек Җиңүгә үзеннән зур өлеш керткән

...

Рәйсә Әһли кызы Сибгатуллина 1925 елның декабрь аенда туа. Укырга, белем алырга атлыгып торган, шәфкать туташы булырга хыялланган кыз Чистайга фельдшер-акушерлар училищесына укырга керә. Аны тәмамлауга авылына фельдшер булып эшкә кайта. Өч ай эшләүгә, сугыш башлана.

Рәйсә апа 17 яше дә тулмыйча сугышка китә. Әтисе пристаньга озатырга килгәч: «Китмә, кызым, кал инде, син бит авылда да бик кирәк кеше», — дип кызын калырга үгетли. «Без анда күп булгач, тизрәк җиңәрбез, әнә, тагын сугышка пароход тулы кеше китә», — дип әтисен тынычландыра Рәйсә. Беренче чыныгуны ул Украина фронтында ала. Аннан икенче Белоруссия фронтына күчерелә. 1945 елның июнь ахырында туган авылына кайту насыйп була.

Күкрәгендәге медальләр — кече лейтенантның батырлык билгесе.

Аның яраткан егете Галиулла да сугыштан исән-сау әйләнеп кайта, дөрес, II төркем инвалид булып кала. Гаилә бәхетеннән ләззәт алырга да өлгермиләр, яңа хәсрәт ишек шакый. Яшь хатын җитди авырый башлый, тугыз ел буе ул урын өстендә ята. Озак дәваланганнан соң аякка баса, ана булу бәхетенә ирешә. 1983 елда Сафиннар Чистайга күчеп киләләр. Аларның балалары Филәйcә, Илдар, Гөлсинә, Илнур, Илшат Чистай шәһәрендә яшиләр.

— Сугыш минем бөтен сәла­мәт­легемне, хезмәткә сәләтемне алды. Ә бит безгә нинди авырлыклар аша үтәргә, сынаулар, ачлык һәм салкыннарны кичерергә туры килде. Адым саен кур­кыныч са­галап тора иде, — дип искә ала иде Рәйсә апа сугыш елларын. Бүген ул безнең арада юк инде.

Бүгенгесе көндә онык-оныкчыклары әбиләренең сугышчан юлы, батырлыклары белән чын күңелдән горурланалар. Рәйсә апа турындагы хатирәләр, фотолар, мәгълүматлар мәктәбебезнең «Туган якны өйрәнү» музеенда саклана.
Лилия Фәсхетдинова, Яуширмә төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев