Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иҗаты белән сөендереп тора

Якташыбыз Миңзифа Әхмәтшина белән горурланабыз

 

Татарстан Республикасында Дәүләт советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре, тарих һәм хәзерге заман исемнәре, тарих һәм хәзерге заман төбәк мәгълүмат проектын эшләтеп җибәрде.

Шул проект кысаларында мин якташыбыз, районыбызның танылган шәхесе Миңзифа Хәйретдин кызы Әхмәтшина турында язасым килә.

Зифалык, мөлаемлылык, хатын-кызларга хас булган нечкә күңеллелек, йомшаклык, нәфислек – болар барысы да Миңзифа ханымны бизәүче матур сыйфатлар. Бу сыйфатлар аның хикәяләрендә, шигырьләрендә, әсәр ләрендәге әдәби образларында да чагыла.

Миңзифа Хәйретдин кызы Әхмәт шина 1955 елның 10 июнендә Татарстан Республикасының Чистай районы Татар Сарсазы авылында дөньяга килә.

Күпне белергә, күпне күрергә теләгән бу бәләкәй кызчык беркемгә дә тынгылык бирми. Яшьтән үк җыр-моңга, әдәбиятка гашыйк булып үсә.

Беренче шигырьләре, авыл вакыйгаларын чагылдырган язмалары шәһәребездә чыгып килүче «Ленин юлы» газетасында дөнья күрә. 1997елдан авыл мәдәният йортында үзешчән сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Шул вакытта үзәк район китапхәнәсе каршында оештырылган «Энҗеләр» әдәби түгәрәгенең актив әгъзасы булып, каләм тибрәтүче яшь талантларны барлауда башлап йөри. Ул үзенең шигырьләренә көйләр дә яза. 2000 елдан үзешчән композиторлар берлегенә әгъза итеп кабул ителә.

Аның шигырьләре республика бызның «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Татар иле», «Ватандашлар», «Заман сулышы», «Тормыш кыры» газеталарында, «Сөембикә», «Мәйдан», «Идел», «Казан утлары» журналларында басыла.

Язмыш җиле 2003елда аны Әлмәт төбәгенә алып килә. Ул С. Сөләйманова, Г. Афзалов, Н. Әхмәдиев, К. Булатовалары белән танылган Әлмәт язучылар оешмасында эшли башлый.

Бүгенге көндә Миңзифа Әхмәтшина – Әлмәт дәүләт нефть институтында студентларның ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә «Әдәби кунакханә» җитәкчесе.

Миңзифа ханым безнең үзәк китапханә каршында эшләп килүче «Энҗеләр» әдәби берләшмәсенең актив әгьзасы да. 2020 елда без аның «Иңнәремдә ак җилкән» исемле китабын тәкъдим итү кичәсе уздырдык. «Восток» мәдәни үзәгендә «Әй гел җырлап барасы» дип исемләнгән 60 яшьлек юбилей һәм иҗат кичәсе булып узды. Безнең барлык кичәләребезгә ерак араларны якын итеп һәрдаим кунакка килә ул. Аның белән Чистай районының күп авылларында да иҗади кичәләр оештырдык.

Без аңа ныклы саләмәтлек күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларының күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп бәхетле озын гомер кичерүен телибез.

Түбәндә сезнең игътибарга Миңзифа апа Әхмәтшинаның шигъри бәйләмен тәкъдим итәбез.

 

Зөһрә Җаббарова, милли туган як әдәбияты бүлеге мөдире

 

 

Тәрҗемәи хәле

Миңзифа ханым Әхмәтшина хезмәт юлын Чистай сәгать заводында башлап җибәрә. Биш ел эшләү дәверендә «Коммунистик хезмәт алдынгысы» исеменә лаек була. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының Әлмәттәге филиалын (1999), сонрак Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлый (2003). Авыл хуҗалыгында эшләгәндә, яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен (1985-1990 еллар) Татарстан Югары Советы депутаты итеп сайлана, 1989 елда ВДНХның «Мактау кәгазе»нә лаек була. Әлмәт дәүләт нефть институтында (2005-2015 еллар) «Әдәби кунакханә» – «Литературная гостиная» студиясен җитәкли. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2010),

Үзешчән композиторлар берлеге әгъзасы (2000).

Яшьләр белән нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының күкрәк билгесе» белән бүләкләнә (2012).

Хәзерге көндә М. Әхмәтшина Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә администратор. С.Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе җитәкчесе, Әлмәт язучылар бүлегендә администратор булып эшли. Әлмәт шәһәрендә яши.

Ул – Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге (2012), Саҗидә Сөләйманова исемендәге (2013), Кояш Тимбикова исемендәге әдәби (2017) премияләр иясе.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2017).

 

Дөнья күргән китаплары

«Мәхәббәт дастаны». Шигырьләр, ноталары белән җырлар, Казан, 2001;

«Күңелем канаты».

Шигырьләр. «Рухият», Казан, 2004;

«Сары яулык». Хикәяләр. Казан. ТКН, 2010;

«Табылдык». Балалар өчен шигырьләр. Казан. 2014;

«И, хатын-кыз!». Шигырьләр. Казан. 2015;

«Яшәгән, ди, кәбестә». Рус теленә тәрҗемә белән шигырьләр. Казан 2017;

«Иңнәремдә ак җилкән». Шигырьләр. Казан «Рухият», 2019;

Җыентыкларда:

«Кладовые поэзии» – Әлмәт, 2004;

«Кладовые поэзии» – Әлмәт, 2006;

«Алтын синҗап» - Төрек теленә тәрҗемә белән. Казан. 2015;

«Илһам чишмәләре» – «Рухият», Казан 2013

«Балаларга бүләк» – Рухият, Казан - 2007

«Эти теплые строки о тебе» – Казан – 2001

 

Кыйблаң булсын, кызым...

...«Кыйбла кайда?» – диеп сорап куйды,

«Беләсеңме кайда икәнен?!»

Шәмсия Җиһангирова

«Кыйблаң булсын, кызым, кыйбла үзе

Аллаһ кушкан иман юлы ул.

Борылыплар читкә китми кыйбла,

Адәм сайлап алган туры юл.

 

Кыйблаңа бар, кызым, әмма ләкин

Читтә әгәр күрсәң чишмә-су,

Кызыгыплар онытыла күрмә,

Үрелеп эч, төшеп битең юу.

 

Әнә җиләк, өлгерепләр килә

Юл читеннән тора ут янып.

Авыз итү гөнаһ булмас, балам,

Тик юлың бер, торма тукталып!».

 

...Ак яулыгын салган иңбашына,

Тула оек кигән ул тагын...

Татлы җимгә диеп үреләм дә,

Әби сүзе тора ук чагып.

Ярамаганнарын бу гомердә

Әбием дә авыз иткәндер...

Әмма биш намазын калдырмады,

Догалары барып җиткәндер.

 

Әйткәннәрен өлге итеп алдык,

Онытсак та кайчак беразга...

Кыйблам тарафына юл тотамын

Яулыгымны бәйләп намазда.

 

Бу тормышның катгый кануннарын

Белми хәзер заман яшьләре...

Әби миңа һәрчак, ипләп кенә

Аңлаткан икән ич яшәүне.

 

Тик тор, малай!

Туңып өлгермәгән җирдән

Боз эзли малай-шалай.

Эндәшә бабай аларга:

«Әй, шаярмагыз алай!

 

Аяк киемнәрегезнең

Ямен алмагыз алай!

Азып-тузып сикермәгез,

Ипле торыгыз, малай!?»

 

Ә күңелендә бабайның

Яшь чагы вә мут чагы.

Шул малай-шалайлар кебек

Ут чагы вә шук чагы...

 

Әби шелтәли бабайны:

«Җаным көеге бабай,

Син үзең малай чагыңда

Тик утырдыңмы шулай?»

 

Кай ара?

Берәм-берәм сүнә төнге утлар,

Йокысыннан шәһәр уяна.

Күксел көзнең генә йөзе моңсу

Алда кышлар дипме моңлана.

 

Ничә күреп, ничә инансам да,

Һәр фасылның үзгә бер моңы.

Әтинең дә әнә вакыты бар...

Тузан җыеп тормый гармуны.

 

Ала уйный, ала, тагын куя,

Вакыты бар гармун уйнарга.

Әйтә кебек «Чатыр чабып эшләп

Йөргән чаклар бары уйларда!».

 

Берәм-берәм сүнә төнге утлар,

Көн яктысын тетеп кар ява.

Көзләр күксел диеп уйга төштем,

Җиһан ап-ак булган кай ара?

 

Урманга алып барыгыз!

Урманга алып барыгыз

Мине, дуслар, урманга!

Аю камыры, баланнар,

Миләш өлгергән анда.

 

Урманга алып барыгыз,

Җыярмын өзеп балан.

Миләшле авыл баласы,

Шәһәрдә ятсын, каян?

 

Яшим ташта, йөрим таштан,

Чит-ят кешеләре дә...

Урманга алып барыгыз,

Җимеш «көшелләре»нә.

 

Гөлләмә ясап куярмын

Вазага миләшләрдән...

Урманда арынып була

Сагышлы күз яшьләрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев