Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иҗат хакына үз-үзеңне аямау

Унөч ел рәттән безнең шәһәрдә Борис Пастернак һәм аның тирәлегендә булган шагыйрьләрнең әсәрләрен иң яхшы башкаруга «Иҗатның максаты – үз-үзеңне аямау» дип исемләнгән республика музей конкурсы уза. Быел ул шагыйрьнең тууына 132 ел тулуга багышланган иде.

Менә ул, иҗат аша үз-үзеңне аямыйча эшләү. Хис-тойгыларны яшермичә, укучылар һәм студентлар, яттан өйрәнелгән шигырь юлларын сөйләп кенә калмыйча, рус язучысы һәм шагыйренең барлык кичерешләрен үз йөрәкләре аша үткәрәләр. Бөек Ватан сугышы елларында эвакуация вакытында Пастернак яшәгән йорттагы атмосфера да моңа ярдәм итә.

Бер ай дәвамында Борис Пастернак мемориаль музеенда 32 белем бирү учреждениесеннән яшь укучылар тарафыннан башкарылган танылган әсәрләр яңгырады. Конкурсның географиясе шактый киң иде. Анда республикабызның берничә шәһәре һәм районы: Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән, Аксубай, Әлмәт, Яр Чаллы катнашты.

– Балалар үз талантларын ике номинациядә: «Нәфис сүз», «Б.Пастернакның биографиясе һәм иҗаты буенча театральләштерелгән иллюстрация»дә күрсәттеләр. Һәр елны конкурста катнашырга мәктәп укучыларын гына түгел, студентларны да чакырабыз. Бу юлы безгә Чистай авыл хуҗалыгы техникумының кече курс студентлары кушылды, – дип сөйли Борис Пастернак мемориаль музее мөдире Любовь Демченко.

Һәр конкурс көне Борис Леонидович тирәсендәге төрле шагыйрьләрнең әсәрләренә бай булды. Ватанны саклаучы көне уңаеннан сугыш темасына шигырьләр яңгырады.

– Луч урта мәктәбе укучылары үзләрен яхшы күрсәтте. Алар башкаруында Михаил Исаковский, Николай Асеев, Евгений Долматовский шигырьләре яңгырады. Балалар үзләре сайлаган әсәрләр аларда нинди хисләр тудырган булса, шуны җиткерергә тырыштылар. Иң яшь башкаручы кызның – беренче сыйныф укучысы Дарья Сидорованың чыгышы аеруча дулкынландыргыч булды.

Татар Баганалысы мәктәбеннән килгән конкурста катнашучылар жюрины музыкаль номерлар белән сөендерделәр. Һәрвакыттагыча, 1нче мәктәп укучылары яхшы чыгыш ясадылар. Алар шигырьләрне һәм проза әсәрләрен тәэсирле һәм сәнгатьле башкардылар. Александр Твардовскийның «Василий Теркин» поэмасыннан өзекне Рамазан Хәмитовның оста башкаруы берәүне дә битараф калдырмады.

Ясминә Шәмгунова һәм Святослав Артемьевның осталыгы да хәйран калдырды. Алар 2нче гимназиядә икенче сыйныфта белем алалар. Аларның иҗади дуэты балалар бакчасында ук формалашкан. Конкурста алар шагыйрь, совет тәрҗемәчесе Михаил Шамбадалның шигырь юлларын укыдылар.

Чираттагы конкурс көне Борис Пастернак тирәлегендәге төрле шагыйрьләрнең әсәрләренә бай булды. Шигырьләр тирән мәгънәле булса да, аларны өйрәнү авыр булмады, диләр балалар.

– Шигырьне ике атна эчендә өйрәндем, әти-әнием ярдәм итте. Бу конкурста икенче тапкыр катнашам, узган ел Святослав белән бергә беренче урынны алган идек, – ди Ясминә.

Образ өстендә эшләү – тагын бер мөһим эш. Балаларның кәефләре бары җиңүгә юнәлдерелгән, ә костюмнарындагы һәр деталь төгәл уйланылган.

– Ә мин газетадан һәм төсле кәгазьдән пилотка әзерләдем, бабам аны минем белән бергә ясады, – дип уртаклаша безнең белән Святослав.

Ел саен үткәрелә торган вакыйганың кульминациясе нәтиҗәләр ясау булды. Кызганыч, гадәткә кергән гала-концерт, эпидемиологик вәзгыять сәбәпле, оештырылмады. Нәтиҗәләр онлайн игълан ителде.

 

Йомгак ясыйк

«Нәфис сүз» (шигърият) номинациясендә кече төркемдә беренче урынны 3нче гимназия укучысы Валерия Веретенникова яулады. Урта төркемдә 5нче мәктәптән Дарья Пискунова иң яхшы башкаручы дип танылды. Өлкән төркемдә 5нче мәктәптән Татьяна Пещерова җиңүче булды.

«Нәфис сүз» (проза) номинациясендә 3нче гимназиядән Камилә Фәтхетдинова җиңү яулады.

Моннан тыш, җиңүче мәктәпләр дә билгеләнде. «Театральләштерелгән иллюстрация» номинациясендә 1нче гимназия һәм 5нче мәктәп иң яхшылар булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев