Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Яшерен үтерүче», ягъни гипертония, ни өчен куркыныч

Тикшерүләр күрсәткәнчә, гипертония белән авыручыларның 46 проценты үзләрендә шундый авыру барлыгын сизми

Мөгаен, безнең күпчелек укучыларыбыз баш авыртканда, баш әйләнгәндә өй аптекасына даруга дип үрелә. Дару эчкәннән соң бик азыбыз гына тонометр алып кан басымын үлчи. Ә авыл халкы табибка барып күренү турында уйламый да.

Тонометр куллану, кан басмыннан дару эчү өлкәннәр эше дип кенә уйлаучылар ялгыша. Хәер, без баш авыртуны да авыр эш көненә, көнкүреш проблемаларына, начар экологиягә сылтап, кире кагарга тырышабыз. Статистика буенча исә 60 яшьлекләрнең 90 процентында әлеге авыру килеп чыгу куркынычы бар.

Әмма бу әле яшьләр бөтенләй авырмый дигән сүз түгел. Гипертониянең ничек килеп чыгуы, аның симптомнары һәм аны кисәтү чаралары турында без Чистай үзәк дәваханәсенең табиб-кардиологы Гүзәлия Соболева белән сөйләшәбез.

– Гипертония – бу кешенең патологик халәте, ул йөрәк-кан тамырлары авырулары, баш мие, бөер авырулары килеп чыгу куркынычын арттыра, – дип билгеләп үтә Гүзәлия Николаевна.

– Әлеге авыру белән ничә яшьтәгеләр күбрәк авырый?

– Тикшерүләр буенча дөньяда 30 дан 79 яшькә хәтле 1,28 миллиард кеше авырый, нәкъ менә өчтән ике өлеше түбән һәм уртача керемле илләрдә яши. Өлкәннәрнең 46 проценты үзләрендә гипертония авыруы барлыгын белми дә. Гипертония белән интегүче өлкән пациентларның яртысыннан азрагы – 42 проценты тикшерелеп тора һәм дәвалана. Гипертония – бар дөньяда үлемгә китерүче иң төп сәбәпләрнең берсе.

– Гипертония килеп чыгуның төп сәбәпләре нәрсәдә?

– Төп факторларның берсе булып дөрес тукланмау тора. Бу тозны артык куллану, азыкта майларның артык күп булуы, яшелчә, җиләк-җимешләрне җитәрлек дәрәҗәдә кулланмау, физик активлыкның аз булуы, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану, артык симерү, гәүдәнең нормадан тыш авырлыгы.

– Гипертониянең типик симптомнары турында сөйләгез әле.

– Гипертонияне «яшерен үтерүче» диләр. Авыручыларның күбесе әлеге проблема турында белмиләр дә, чөнки ул куркыныч сигналлар бирми, аерым билгеләрсез үтә. Иртәнге якта баш авыртканда, борыннан кан килгәндә, йөрәк ритмы бозылганда, күз күреме начарланганда, колакларга ниндидер тавышлар ишетелгәндә кан басымын даими рәвештә үлчәргә кирәк. Авыр гипертония хәлсезлек, күңел болгану, косу, зиһен буталу, эчке киеренкелек, күкрәктә авырту һәм буыннар сызлавы китереп чыгара.

– Конторольдә тотып булмый торган гипертониядән килеп чыккан өзлегүләр куркынычмы?

– Югары кан басымы күкрәктә авырту тудырырга, стенокардия, миокард инфаркты, йөрәк җитешсезлеге китереп чыгарырга мөмкин. Бу очракта йөрәк мускулларының суыру функциясе башка кирәкле органнарны кан һәм кислород белән тулысынча тәэмин итеп бетерә алмый. Шулай ук югары кан басымы кисәк үлемгә, инсультка китерүче йөрәк аритмиясе китереп чыгарырга мөмкин. Соравыгызга җавап шуннан аңлашыла да инде.

– Нинди кисәтү чаралары кулланырга мөмкин?

– Тозны аз кулланырга, көненә 5 граммнан да арттырмаска кирәк. Рационда җиләк-җимешне, яшелчәне, физик активлыкны арттырырга киңәш итәм. Тәмәкене тулысынча ташларга, алкоголь куллануны, күп күләмле майлы ризыкларны куллануны чикләргә, азык-төлек продукциясе составыннан трансмайларны бөтенләй кулланмаска кирәк.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: табиб киңәшләрен катгый үтәгез! Әгәр дә сезнең кан басымыгыз тиз күтәрелеп китүчән һәм сезгә табиб дәвалау медикаментлары билгеләде икән, аларны куллану, табиб киңәшләрен тоту югары кан басымын тиз төшерергә, катлаулылыклар китереп чыгармаска, ә иң мөһиме – кисәк үлемнәрдән саклап калырга ярдәм итәчәк. Әгәр кан басымыгыз сизелерлек дәрәҗәдә күтәрелми икән, әлеге кагыйдәләрне үтәү сезне бу авырудан бөтенләй коткарачак.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев