Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшь кызны аферистлардан коткарган

...

Шәһәрдә яшәүче бер ханымның уяу булуы мошенниклыктан саклап калган. Банк бүлекчәсенең берсендә була бу хәл. Хатын-кызның бер яшь клиенткага күзе төшә, ул телефоннан ниндидер шикле сөйләшү алып баруын һәм мошенниклар инструкциясе буенча эш йөртүен сизеп ала.

36 яшьлек хатын-кыз кичекмәстән полициягә шалтырата. Килеп җиткән полиция хезмәткәрләре Базарлы Матакта яшәүче 18 яшьлек кызның аферистлар кармагына эләккәнен ачыклыйлар. Әлеге кызга үзен Росгвардия хезмәткәре итеп таныштырган хатын-кыз шалтырата һәм аның банк кабинетында шикле активлар барлыгы хакында хәбәр итә. «Акчаларын саклау» өчен алар кызны куркынычсыз счетка күчерергә үгетлиләр. Моның өчен кызга кирәкле банкны эзләп Чистай шәһәренә килергә кирәк була.

Кызганычка каршы, уяу гражданка ярдәмгә килгәнче әлеге кыз явыз ниятле кешеләргә 204 мең сум акчасын күчерергә өлгерә инде. Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе нигезендә җинаять эше ачыла. Полиция хезмәткәрләре кабат исегезгә төшерә: үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны, кодларыгызны бервакытта да хәбәр итмәгёз, таныш булмаган кешеләр күрсәтмәсе буенча финанс операцияләре башкармагыз. Шикле шалтыратулар булганда трубканы куегыз һәм полициягә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев