Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярты меңнән артык чистайлы «Татарстан чаңгы юлы – 2023» чарасында катнашты

Узган шимбәдә 500дән артык чистайлы вакытны актив үткәрде. «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы базасы территориясендә «Татарстан чаңгы юлы – 2023» узды.

Гадәткә кергән әлеге спорт чарасы «Спорт – тормыш нормасы» федераль проект кысаларында узды. Ярышта катнашучыларны шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сәламләде.

– Безнең шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр һәрвакыт төрле спорт ярышларында актив катнашалар. Бу сөендерә! Ярышларда яшьләрне дә, өлкәннәрне дә, ветераннарны да күрү күңелле. Әлеге чарада катнашып, барысының да уңай тәэсирләр алачагына ышанам. Спортта уңышлар һәм күңел күтәренкелеге телим, – дип мөрәҗәгать итте чаңгычыларга Михаил Иванович.

Гадәткә кергәнчә, ярышлар берничә йөгерештән торды. Стартка беренчеләрдән булып сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыкты. Алар финишка килеп җиткәч, мәктәп укучылары чаңгыга басты, аннары – студентлар, алардан соң берникадәр вакыт үткәч, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, алар артыннан – ветераннар. Сүз уңаенда, ярышлар вакытында теләге булган һәркем чаңгы спорты буенча ГТО нормативларын тапшыра алды.

Һәр йөгерү алдыннан катнашучылар стартта ярышларның баш хөкемдарын игътибар белән тыңладылар. «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Алексей Останин аларга дистанцияне узу үзенчәлекләре турында искәртте. Нәкъ менә аның «Старт, игътибар, марш!» командасы буенча чаңгычылар трассага юнәлделәр.

Һәвәскәр чаңгычы Александр Карпов ярышларда призерларның берсе булды. Ул Чистай җылылык челтәре предприятиесендә котельный операторы булып эшли. Үз йөгерешендә Александр өченче килде.

– Призлы урын алуыма мин бик шат. Чаңгы белән инде күптәннән шөгыльләнәм. Мәктәп елларында, әлбәттә, күбрәк шөгыльләнә идем, хәзер буш вакытымда гына йөрим. Бу көч һәм энергия бирә, сәламәтлекне ныгыта. Ярышларда катнашып, мин үз мөмкинлекләремне тикшереп кенә калмадым, ә ялны файдалы үткәрдем, күптән күрмәгән иптәшләремне дә очраттым, – дип уртаклашты Александр Карпов.

«Татарстан чаңгы юлы»нда Чуваш Ялтаны мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясадылар. Узышларның берсендә мактау пьедесталына әлеге белем бирү оешмасыннан берьюлы ике вәкил күтәрелде. Апалы-сеңелле Анна һәм Карина Яковлевалар 10-11нче сыйныф укучылары арасында беренче һәм икенче урыннарны алдылар.

– Кызлар булдырдылар! Алар төрле спорт төрләре, шул исәптән чаңгы белән дә актив шөгыльләнәләр. Физкультура дәресләрендә генә түгел, ә дәрестән тыш вакытта да чаңгыда йөриләр. Гомумән, безнең мәктәп укучылары – күп кенә спорт ярышларында, шул исәптән республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәгеләрдә даими катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар, – дип сөйләде Чуваш Ялтаны мәктәбенең физик культура укытучысы Надежда Кириллова.

Җиңүчеләрне һәм призерларны һәр йөгерештән соң бүләкләделәр. Хәер, бу бәйрәмдә, әлбәттә, җиңелүчеләр булмады. Бу көнне актив ялны һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлаучыларның барысы да җиңүчеләр!

 

Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында:

Ир-атлар

I урын – Ленар Минһаҗев (ПНИ)

II урын – Алексей Мингалев (ПНИ)

III урын – Николай Зудин (ПНИ)

Хатын-кызлар арасында

I урын – Татьяна Белобрыкина (инвалидлар җәмгыяте)

II урын – Елена Емелина (инвалидлар җәмгыяте)

III урын – Марина Кашицина (ПНИ)

10нчы мәктәп укучылары арасында:

I урын – Евгений Урядников

II урын – Захар Миронов

III урын – Илья Ямашов

I урын – Милена Кузнецова

II урын – Эльвина Шәрифуллина

7-9нчы сыйныф укучылары арасында:

Егетләр

I урын – Илья Парамонов (2нче номерлы лицей)

II урын – Радмир Хәйретдинов (3нче номерлы гимназия)

III урын – Алексей Кондратинский (1нче номерлы гимназия)

Кызлар

I урын – Анастасия Субботина (1нче номерлы лицей)

II урын – Мария Субботина (1нче номерлы лицей)

III урын – Гүзәл Сираҗетдинова (5нче номерлы мәктәп)

10-11 сыйныф укучылары арасында:

Егетләр

I урын – Камил Төхвәтуллин (Татар Баганалысы мәктәбе)

II урын – Антон Садыйков (Мөслим мәктәбе)

III урын – Айдар Сәлимҗанов (Луч мәктәбе)

Кызлар

I урын – Анна Яковлева (Чуваш Ялтаны

мәктәбе)

II урын – Карина Яковлева (Чуваш Ялтаны мәктәбе)

III урын – Татьяна Логашина (5нче номерлы мәктәп)

Студентлар арасында:

Егетләр

I урын – Никита Милагин (авыл хуҗалыгы техникумы)

II урын – Фәрит Әминов (авыл хуҗалыгы техникумы)

III урын – Семен Глухов (КАИ)

Кызлар

I урын – Елена Антонова (авыл хуҗалыгы техникумы)

II урын – Полина Хохлова (КИУ)

III урын – Анастасия Голонягина (КИУ)

Предприятие хезмәткәрләре арасында:

Ир-егетләр

I урын – Айрат Зарипов (77нче номерлы ПСЧ)

II урын – Александр Борһанов (77нче номерлы ПСЧ)

III урын – Александр Карпов (җылылык челтәре предприятиесе)

Хатын-кызлар арасында

I урын – Яна Михайлова («Чистай» АФсы)

II урын – Айгөл Мөдәррисова («Ак Барс»)

III урын – Наталья Хөснетдинова (үзәк район дәваханәсе)

Ветераннар арасында:

Ир-егетләр

I урын – Владислав Гордеев

II урын – Юрий Никитин

III урын – Василий Никитин

Хатын-кызлар

I урын – Галина Комиссарова

II урын – Фирая Нәбиуллина

ВИП-йөгерү

I урын – Иван Елисеев

II урын – Ирина Николаева («Раздолье» дәвалау-сәламәтләндерү комплексы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев