Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярты гасыр иңне-иңгә куеп

...

Гаилә сукмагыннан 50 ел бергә узган гомернең Нурия апа һәм Нәҗметдин абый Ибраһимовлар өчен һәр мизгеле кадерле һәм якын Артка борылып карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә сынаулар үтелмәгән… Ярты гасыр алар бер-берсенә хисләрен үзгәртмичә, тормыш авырлыклары каршысында югалып калмыйча, бер-берсенә терәк, матур гаилә булып гомер кичерә.


Бу язмам туган авылым Иске Роман­ның әнә шушы матур, күркәм гаиләсе Нурия һәм Нәҗметдин Ибраһимовлар турында.


Нәҗметдин абый 1950 елның салкын гыйнварында әбием белән бабамның уртак балалары булып ишле гаиләдә туа, чөнки әбием ире сугышта үлеп өч бала белән тол калганнан соң, Сөләйман бабайга алты ятим баласына әни булырга ризалык бирә. Шулай итеп бу гаиләдә уртак тагын өч бала дөньяга килә.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Нәҗмет­дин абый үзенең туган авылында эшкә кала. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң шофер булып эшли башлый.
Гайшә апа һәм Харис абый Вәгыйзов­ларның өченче балалары булып 1950 елның матур яз аенда Нурия апа дөньяга килә. Бу гаилә күрше Яңа Роман авылы таркалганнан соң соңгылары булып Иске Романга күченеп килә. Шулай итеп Нәҗметдин абый белән Нурия апа сыйныфташлар булып мәктәп елларында бергә укыйлар. Яшьлек мәхәббәтләре дә, мөгаен, шунда кабынып киткәндер. Нәҗметдин абый мәктәп елларыннан ук сыйныфташ кызына күз атып йөри башлый…

Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Нурия апа Чистай сәгатъ заводына эшкә китә. Ләкин туган җирне яратуы, гомер буе туган авылларында хезмәт итеп көн күргән әти-әнисенең туган җиргә булган мәхәббәте аңа да күчкән булса кирәк. Ул туган авылына кайта. Тырыш, уңган кыз фермада сыер савучы булып эшли башлый. Ни дисәң дә, ошатып йөргән егете дә авылда бит. Мәктәп елларыннан араларында сакланып калган балачак хисләре чын мәхәббәткә әйләнеп тә куя… Өч ел очрашып йөргәннән соң 1973 елның ап-ак карлы декабрендә гаилә корып җибәрәләр алар. Әле дә хәтеремдә, аларның туйларында без балалар мәктәпкә бармыйча, җиз кыңгыраулы, бизәлгән туй атларына утырып урам буйлап йөргән идек. И күңелле, рәхәт чаклар! Бу авылда атлар белән узган соңгы туй булды. Шуннан соң бизәлгән атлар белән узган башка туйны хәтерләмим инде…

Тугыз елга якын бергә әби-бабай белән төп йортта яшәгәннән соң үзләренә йорт салып башка чыктылар алар. Тормыш аларны сынады, бала хәсрәте дә күрделәр, әмма нишлисең, сабыр булдылар, авырлыкларга бирешмичә, кайгы-хәсрәтләрдә бер-берсенә терәк, кирәк булып, матур, пөхтә нигезләрендә парлашып гомер иттеләр. Дүрт балага гомер бүләк итеп, яхшы тәрбия биреп үстерделәр. Хәзергесе көндә аларның бәхетле тормышларына, уңышларына, сигез оныкларының дәү әти, дәү әни дип эндәшүләренә куанып, матур картлык кичерәләр. Балалары Гөлназ, Илсур, Ләйсән һәрчак кайтып хәлләрен белешеп, ярдәмләшеп яшиләр. Бигрәк тә җәйге каникул көннәрендә дәү әти белән дәү әни йорты оныкларның шат тавышыннан гөрләп тора.

— Эш, гаилә, балалар үстерү, шатлыклы да, борчулы да булган мизгелләре белән гомернең узганын да сизмәдек. Яшь чакта ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың икән, — диләр алар.

Бүген Нурия апа белән Нәҗметдин абый икесе дә лаеклы ялда. Мал-туар асрарга исәнлекләре какшау сәбәпле, мөмкинлекләре булмаса да, йорт-тирәләренең төзеклеге, күркәмлеге биредә уңган хуҗалар яшәгәнлеген әллә каян күрсәтеп тора. Матурлыкны яратучы Нурия апаның тәрәзә төпләрендә үскән гөлләре өйгә, бакчадагы төрледән-төрле чәчәкләре йортка тагын да ямь өсти…

Язмышларын бер-берсе белән бәй­ләүләренә, кавышкан көннәренә, инде әйткәнемчә, ярты гасыр гомер үтеп тә киткән. Әмма вакыт шактый үтсә дә, аларның бер-берсенә булган хисләре сүрелмәгән, бер-берсенә мәхәббәтләре, ихтирамнары әллә кайдан сизелеп тора. Әлеге хисләр сүнмичә, суынмыйча озак еллар буена саклансын иде. Язмамның ахырында иңне-иңгә куеп, гомер сукмагыннан бергә атлаучы Нәҗметдин абый белән Нурия апаның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар хәерле, бәрәкәтле, бәхетле гомер кичерсеннәр иде дигән теләктә калам.

Энҗе Ибраһимова. Иске Роман авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев