Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярты гасыр иңне-иңгә куеп...

...

 

Матур, тигез гаилә – җәмгыятебезнең күрке дә, горурлыгы да. Андый гаиләләргә карап шатланасың, күңелгә ниндидер бер рәхәтлек, җылылык иңгәндәй була. Мондый күркәм гаиләләр бүгенге гаилә кыйммәтләре югала башлаган заманда яшьләребезгә аеруча үрнәк булып торалар. Мин сезгә шундый гаиләләрнең берсе әниемнең сеңелесе Гөлсинә апабыз һәм җизниебез Илдар абый Сафиннар гаиләсе турында сөйлисем килә.

Илдар Галиулла улы 1949 елның 10 декабрендә Яуширмә авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Германиядә армия хезмәте үтеп кайта. Хезмәт юлын сәгать заводында башлый ул. Тырыш, акыллы егетне эшендә дә хөрмәт итәләр. Ул бик кешелекле, төпле, ярдәмчел, менә дигән гаилә башлыгы һәм чын ир буларак, дөнья көтә, мал таба белә. Хезмәт юлын автобус йөртүче булып дәвам иткәч тә ул сынатмый. Озак еллар намуслы хезмәте, фидакарьлеге өчен хезмәт ветераны исеменә лаек була.

...1972 елның 1 октябрендә Гөлсинә апабыз белән гаилә корып җибәрә алар. Шушы көннән соң ярты гасыр үтеп тә киткән, алтын туйлары да килеп җиткән. Менә ярты гасыр буена бик матур, тату гомер кичерә алар. Бер-берсенә бик охшаганнар, пар килгәннәр, берсе өчен берсе яратылган дип нәкъ менә шундыйлар турында әйтәләрдер дә инде... Гөлсинә Галиулла кызы да шулай ук Яуширмә авылында туып үсә. Хезмәт юлын да хәләл җефете кебек үк Чистай сәгать заводында башлап, соңрак энергосбытта эшли, намуслы хезмәт куеп, шуннан лаеклы ялга чыга. Без аны якын итеп алма апа дибез. Ачык йөзле, сөйкемле, уңган-булган алма апабызны хезмәттәшләре дә, янәшәдәгеләр дә хөрмәт итә. Ул бик сабыр, кунакчыл, туган җанлы, киң күңелле. Алар Илдар җизни белән берсеннән-берсе акыллы ике кыз – Рузилә белән Венераны тәрбияләп үстерделәр, икесенә дә югары белем бирделәр. Алар исә әти-әниләрен уңышлары белән сөендереп, гаиләләре белән матур гына гомер итәләр. Хәзер инде әби-бабайны шатландырып, биш оныклары һәм бер оныкчыклары үсеп килә. Олыгайган көннәрендә таянырдай балалары, оныклары булу белән дә алар бик бәхетле.

Бер-берсенә юл куеп, аңлашып, киңәшеп, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгәнгә күрә дә аларның гаиләсе ныклы, тормышлары мул, иркен. Инде алда әйтеп үткәнемчә, алар бик күпләр өчен үрнәк, олы ихтирамга лаек гаилә. Барлык туганнарның да хәлен белеп, ярдәм итеп торалар.Без аларны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез, алар безнең ышанычыбыз, таянычыбыз. Авыр чакта ярдәм иткән өчен, мең-мең рәхмәт сезгә!

Киләчәгегез дә бүгенгедәй матур, якты, сәләмәтлегегез нык, күңелегез тыныч, гомерегез озын булсын!

 

Лилия Фәсхетдинова. Яуширмә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев