Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярдәм итү өчен берләштеләр

Чистайлылар сугышчыларыбыз өчен шәмнәр ясыйлар, җылы бияләйләр бәйлиләр, маскировкалау челтәрләре һәм костюмнар, баш киемнәре тегәләр

 

Чистайлылар махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Игелекле гамәл хакына шәһәр һәм районда яшәүче битараф булмаган йөзләгән кеше берләште. Һәркем хәленнән килгәнчә өлеш кертә: эш, материаллар, матди яктан, транспорт белән, кыскасы, кем ничек булдыра ала, шулай булыша.

Шушы көннәрдә мебель фабрикасы территориаль иҗтимагый җирле үзидарә бинасында оештырылган остаханәләрнең берсендә окоп яки, башкача әйткәндә, блиндаж шәмнәре ясый башладылар. Аларны махсус хәрби зонада булган ир-егетләребезнең үтенече буенча ясыйлар.

– Мондый шәмнәр ясау өчен калай банкалар, катыргы һәм парафин кулланыла. Безнең сугышчыларыбыз өчен бу бик кирәкле әйбер. Мондый шәмнәр кечкенә бүлмәне җылытырга сәләтле, алар ярдәмендә аяк һәм өс киемен киптерергә, ризыкны җылытырга мөмкин. Алар 8 сәгатьләп яна ала, ләкин төтенләми, бу бик мөһим, шәмнәрне сүндерергә һәм яңадан кабызырга мөмкин. Бүгенге көндә уртак көч белән 100 данәдән артык блиндаж шәм ясалды, алар безнең яклаучыларыбызны, һичшиксез, җылытачак һәм аларга көнкүрештә ярдәм итәчәк, – дип сөйләде мебель фабрикасы микрорайоны территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Чулпан Сөләйманова.

Окоп шәмнәре ясау дәвам итә, ләкин парафин тиз бетә, аны сатып алырга битараф булмаган кешеләр ярдәм итә.

Моннан тыш, Чистай районында фронтта кирәкле башка әйберләр ясау эше дә туктамый. Бүгенге көндә шәһәрнең берничә микрорайонында һәм район авылларында җәелдерелгән төрле остаханәләрдә гомуми көч белән 1200 пардан артык җылы аяк киеме олтырагы, 70 ләп маскировкалау челтәре һәм 400 дән артык маскировкалау костюмы тегелгән. Сугышчылар өчен җылы флис баш киеме тегү, йон оекбашлар һәм бияләйләр бәйләү буенча эш актив бара. Боларның барысын да хатын-кызлар үз куллары белән тудыралар.

– Әйберләрнең күпчелеге махсус хәрби операция барган зонага җибәрелде инде. Моннан тыш, ярдәмчел, киң күңелле, битараф булмаган кешеләр ярдәмендә кыска вакыт эчендә кирәкле дару препаратлары туплау мөмкин булды, алар фронтка һәм Казанда булган мобилизацияләнгән егетләргә җибәрелде. Әлеге игелекле эшкә катнашы булган барлык кешеләргә: әйберләр ясаучыларга, илтеп бирүчеләргә, бу эшне оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә, – диде Чулпан Сөләйманова.

Сугышчылар тылдан алган ярдәмне рәхмәт әйтеп кабул итәләр. Шушы көннәрдә солдатларга гуманитар ярдәм эше координацияләнә торган «Масксети Чистай» волонтерлар төркеменең барлык катнашучылары адресына хәрбиләрдән видеохәбәр килде.

– Хөрмәтле төркем әгъзалары! Сезгә ярдәм итүегез, битараф булмавыгыз һәм кайгыртуыгыз өчен мең-мең рәхмәт. Җиңү безнең якта булачак! – диделәр ир-егетләр.

Хәзерге вакытта Казанда хәрби көйләнештә булган мобилизацияләнгәннәр дә чистайлыларга рәхмәт белдерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев