Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яраткан укытучыга олы хөрмәт

Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, шәһәребезнең Мактаулы гражданины Роза Гариф кызы Харитоновага һәйкәл куелды.

Моннан бер ел элек Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, шәһәребезнең Мактаулы гражданины, озак еллар Чистай шәһәренең 18нче номерлы мәктәбен җитәкләгән Роза Гариф кызы Харитонова безнең арабыздан китте.

Мөселман зиратында танылган педагог каберенә һәйкәл куелды. Роза Гариф кызы истәлегенә багышланган митингта аның якыннары, туганнары, укучылары, хезмәттәшләре, җирле хакимият вәкилләре, шәһәрнең педагогик җәмгыяте катнашты.

Роза Гариф кызы 1941 елның 15 апрелендә туган. Беренче укытучылык белемен ул Тәтеш педагогия көллиятендә ала. Үзенең хезмәт эшчәнлеген Чис тай шәһәренең 2 нче номерлы мәктәбендә башлап җибәрә.

1969 елның гыйнварында Тегермән мәйданы микрорайнында 18нче номерлы мәктәп ачылды. Бирегә шәһәрнең төрле мәктәпләреннән килгән укытучылар тупланды. Мәктәп кә беренчеләрдән булып Роза Харитонова да килә.

1971 елда ул Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң өлкән сыйныфларда рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1974-1975 уку елында завуч, ә 1981 елның июнендә мәктәп директоры итеп билгеләнә. Бу эшендә ул 2006 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы эшли.

– Роза Гариф кызы – зур хәрефтән язылырга тиешле кеше. Аның кулы аша бик күп укучылар узды. Үзенең укучылары укытучыларына һәйкәл куялар икән, бу күп нәрсә хакында сөйли. Әлеге һәйкәлне ясауда катнашкан кешеләргә, иганәчеләргә зур рәхмәт сүз ләре җиткерәсе килә. Барысына да Аллаһы Тәгалә озын гомер бирсен. Бик зур рәхмәт! – диде Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов. Үзенең зур авторитеты, күпеллык фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Роза Гариф кызы яшь буынны укыту һәм тәрбияләү бурычларын чишә ала торган укытучылар һәм фикердәшләр коллективы туплаган. Бу хакта әлеге легендар хатын-кыз белән бергә эшләүчеләр дә сөйләде.

– Без Роза Гариф кызы белән кулга кул тотынышып эшләдек. Башта без параллель сыйныфларда сыйныф җитәкчеләре идек. Аннары ул завуч, ә мин профком рәисе булдым. Аннары аны директор итеп билгеләделәр, ә мин мәктәпнең беренче партия оешмасын җитәкләдем. Ул үз эшен ихластан ярата иде. Чамасы белән таләпчән, кырыс Роза Гариф кызы гел эзләнүдә иде. Һәр башлаган эшен җиңел, әмма зур хезмәт белән ахырына хәтле җиткерә белде. Ул иң башта укучылары, мәктәп, әти-әниләр, коллектив турында, соңыннан гына үзе хакында уйлый иде. Моңардан тыш, ул зур җәмәгать эше дә алып барды: «Тегермән мәйданы» микрорайоны үсешенә саллы гына өлеш кертте, хезмәт коллективларын берләштерә алды. Әти-әниләр, укучылар, хезмәттәшләре аны олы рәхмәт сүзләре белән искә алалар. Ул киң күңелле, ярдәмчел, актив тормыш позициясе алып барды, үз эшенә бар күңелен бирүче, югары профессионализмга ия кеше иде, – дип үз истәлекләре белән уртаклаша Татьяна Андреева.

– Роза Гариф кызы чын педагог буларак истә калган. Мин аны бер вакытта да үкчәсез түфлидә күрмәдем. Һәрвакыт үкчәдә, буялган иреннәр, матур ясалган чәчләр. Аның тышкы кыяфәте үк аның укытучы һәм матур хатын-кыз булуы турында сөйли иде. Үзенең соңгы көннәренә кадәр ул бар укучыларын да яратты һәм хәтерли иде. Мин үземә авыр вакытта ярдәм иткән кешегә соклануымны, олы хөрмәтемне белдерәсем килә. Аның коллективында грамоталы кешеләр эшләде, алар барысы да аңа бик рәхмәтле, –дип билгеләп үтә Вера Князева.

Роза Харитонованың һәр көне мәктәп бусагасыннан башлана. 37 ел гомерендә ул ике меңнән артык укучыны зур тормыш юлына чыгарды. Аларның күбесе җәмгыятьтә лаеклы урын алдылар һәм танылган кешеләр булып җитеш теләр. Монда, билгеле, Роза Хари тонованың өлеше зур. Алар үзләренең укытучыларын, директорларын зур рәхмәт хис ләре, җылылык һәм хөрмәт белән искә алалар.

– Миңа Роза Харитонованың укучысы булырга озак туры килмәде. Өлкән сыйныфларда ул бер атна безнең рус теле һәм әдәбияты укытучысын алыштырды. Аннары мин үзем дә әлеге мәктәпкә укытучы булып килгәч, аның коллегасы буларак, шушы бер атна эчендә дә безгә нинди кыйммәтле белем бирүен аңладым. Гадәттә без дәрескә керәбез, балалар белән исәнләшәбез дә, алар ның дәрескә әзерләнүләрен

кө тә башлыйбыз. Ә ул ишекне ача, исәнләшә һәм шунда ук: «Дәфтәрләрне ачабыз һәм язабыз...» – дия иде. Без шул миз гелдә үк җыенабыз, сөйләшү ләрдән, ян-якка борылулардан туктыйбыз. Ул зур хәреф белән язылырга тиешле укытучы, ул безнең чын остазыбыз иде, үзенең гамәлләре, үз-үзен тотышы белән дә тәрбияләде. Мин аңа кешелеклелеге, гадилеге, киң күңелле булуы өчен бик рәхмәтле, – дип сөйли 3нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Роза Ситдыйкова.

Роза Гариф кызы мәктәптә генә түгел, бөтен микрорайонда, шулай ук шәһәрдә дә зур авторитет яулаган кеше. Аның исеме республикада да яхшы таныш. Ул актив төстә җәмәгать эшчәнлеге алып барды. Ул «Тегермән мәйданы» социаль-педагогия комплексы составын да буларак та үсеп килүче буынны тәрбияләүдә зур көч куйды. Соңрак исә ул җирле территориаль җәмәгать советын җитәкләде.

– Зиратка килгәч, безгә бик күңелсез булып китә. Биредә безнең әби-бабаларыбыз, якыннарыбыз, туганнарыбыз, дусларыбыз ята. Икенче яктан, мин нык горурланам, чөнки менә дигән кешегә, зур хәрефтән язылучы педагогка, остазыбызга, җәмәгать эшлеклесенә һәйкәл ачабыз. Мин бүген үз исемемнән генә түгел, ә «Тегермән мәйданы» территориаль җәмәгать советы рәисе Марат Гобәев исеменнән дә сөйлим. Аңа бик зур рәхмәт, – диде 4 нче номерлы территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Әхмәт Ситдыйков.

Роза Харитонованың педагогик стажы кырык алты ел тәшкил итә. Бу еллар – аның тормышы гына түгел, ә шатлык-борчулардан, җиңү- уңышсызлыклардан торган озын хезмәт юлы да. Мәктәп аның тормышының бер өлешенә әверелгән иде. Бу хакта аның кызы Светлана Бакалдина сөйләде.

– Без өйдә укучылар, укытучылар турында сөйләшә идек. Ул барысына да әниләре кебек булды. Мин һәрвакыт аның күңеленең киңлегенә, мәрхәмәтле, олы йөрәкле булуына соклана идем. Беләм, сез барыгыз дә чын күңелдән сөйләдегез. Мондый чара уздырганыгыз, һәйкәл куюыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт, – дип олы хөрмәт сүзләрен җиткерде Светлана Михайловна.

Бирегә килүчеләр Роза Харитонованы бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев