Яраткан шәһәребез матурая
Чулман елгасы буена урнашкан, яраткан шәһәребез үзенең Туган көнен билгеләп үтә — Чистаебызга 243 ел тулды. Аның тарихы кызыклы һәм бай, ә архитектура мирасы үзенчәлекле.
Безнең шәһәребез бүген бик ямьле. Чистай актив үсә, киңәя, шәһәрдә заманча җәмәгать киңлекләре барлыкка килә. Биредә чистайлылар вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрәләр, кунаклар еш килә. Бүген без сезгә күптән түгел генә барлыкка килгән, әмма шәһәрлеләрнең яраткан җирләренә әверелгән кайбер урыннар турында сөйләргә телибез.
Үзәк мәйдан
Чистайның үзәк мәйданын күп кенә чистайлылар шәһәрнең йөрәге дип атыйлар. Ул 2021-2022 елларда сизелерлек үзгәрде. Төзекләндерү ике этапта узды: башта үзәк мәйданны, икенче елда — юл аша җәмәгать киңлеген төзекләндерделәр («Чистай» мәдәни үзәге каршында). Күп чистайлылар яңартылган территорияне югары бәяләделәр: биредә һәрвакыт ял итүче чистайлыларны, коляскалар белән йөрүче әниләрне, яшьләрне күрергә була. Яңа ел көннәрендә исә әлеге җәмәгать киңлеге күпсанлы гирляндалар белән балкып тора.
«Наречье» яр буе
Кама ярының яңа һәм заманча урыны соңгы берничә ел эчендә этаплап төзекләндерелде. Мондый җәмәгать киңлеге барлыкка килүгә чистайлылар шатланып туя алмый: азып-тузып яткан яр буе бик җайлы, матур урынга әверелде. Яр буенда функциональ территорияләр — балалар мәйданчыгы, кояштан саклану өчен япмалар, понтоннарда суга чыгу, кояш ванналары алу өчен яту урыннары, күргәзмә, сәхнә урыннары һәм башка нәрсәләр барлыкка килде. Проект концепциясе шәһәрлеләр теләген истә тотып шәһәрнең ял итү зонасында тарих һәм заманча архитектура һәм технологик карарлар бәйлелеген булдыру максатыннан чыгып эшләнде. Хәзерге вакытта яр буендагы тагын бер участокны төзекләндерү алып барыла.
«Яшьлек» пляжы
Яңа пляж «Яшьлек» Чистайда быел гына барлыкка килде һәм халык өчен күптән көтелгән вакыйга булды. Озак еллар дәвамында бездә барлык таләпләргә җавап бирерлек, заманча жиһазландырылган пляж булмады, югыйсә шәһәребез елганың яр буенда урнашкан. Хәзер бу урынны бөтенләй танып та булмый. Биредә кабартылган шарлар, батутлар һәм төрле дәрәҗәдәге уен комплекслары — лабиринтлар белән җиһазландырылган балалар өчен тотып алынган махсус территория бар. Вакытны тыныч кына үткәрү өчен яту урыннары һәм зонтлар белән зона төзекләндерелде, пляжда ял иткәндә арендага алып тору мөмкинлеге булган җәйге өйләр сафка басты. Шулай ук биредә катамараннар, су велосипедлары һәм каяклар прокаты эшли башлады, сауна төзелде. Бильярд һәм аэрохоккей уйнау, кафеда тәмле итеп тамак ялгау мөмкинлеге бар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, төзекләндерү киләсе елда да дәвам итәчәк.
«Татнефть — Олимп» стадионы
Стадион территориясе — зур һәм каралган. Сүзебез футбол кыры турында гына түгел. Стадионның керү өлешендә төрле мәйданчыклар җиһазландырылган: таучыклар һәм батутлар белән балалар мәйданчыгы, зур булмаган ачык сәхнә, япмалар астында уңайлы эскәмияләр, чәчәк клумбалары… Болар барысы да үсмерләр рәхәтләнеп вакыт уздыра торган ял итүнең башка зонасы белән кушыла. Яшь чистайлылар өчен анда скейт-парк, арканлы юл һәм башка бик күп нәрсәләр ясалган. Стадион спорт чаралары гына түгел, мәдәни-күләмле чаралар үткәрү үзәге дә булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев