Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яраткан шагыйрәләребез белән очрашу

...

Шәһәребезнең Ислам үзәгендә Татарстан язучысы, шагыйрә, журналист, Фатих Хөсни һәм Һади Такташ, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган җәмәгать эшлеклесе Фирүзә Җамалетдинова һәм шагыйрә, журналист, Саҗидә Сөләйманова һәм Һади Такташ премияләре лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге рәисенең иҗат мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Илсөяр Иксанова белән очрашу булды.
Кичәне «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Закирова ачып җи­бәрде. Аннан соң Рәмис Шәрәфетдинов бәйрәмебезгә ямь өстәп дога укыды. «Ак калфак» оешмасының гүзәл ханымнары килгән кунак­ларга «Кич утыру» йоласын күр­­сәттеләр.
Телебезнең матурлыгын саклау, яшь буынга тапшыру кирәклеге турында фикерләрен җиткерделәр, кунакларыбызның иҗат җимешләрен укыдылар. Беренче октябрьдән 29нчы «Әдәби марафон» бәйгесенең башлануын, аның әһәмиятен билгеләп үттеләр.
Менә сүз Казан кунакларына — яраткан шагыйрәләребезгә бирелде.

«Танылган язучылар яшәгән шәһәргә килүебез белән горурланабыз. Биредә ачык күңелле, кунакчыл кешеләр яши», — дип чистайлыларга җылы сүзләрен җиткерде Илсөяр Иксанова.

Аннары ул үзенең тирән мәгънәле, күңелләрне айкый торган шигырьләрен укыды. Бәйрәмгә килгән яшь буынга изге теләкләрен җиткереп, уңышлар теләде.
Талантлы һәм олы хөрмәткә лаек кунакларыбызның үзләрен күрү, иҗат җимешләре белән танышу тыңлаучылар өчен дә зур шатлык булды.
Язучы Фирүзә Җама­летдинова Язучылар берлегенә быел 90 яшь тулуы, аларның хезмәтләре турында сөйләде, чистайлыларга олы хөрмәтен белдерде.

«Чистай безгә шулкадәр якын. Монда якты фикерле, җылы карашлы кешеләр белән очрашу үзенә бер рәхәтлек бирә», — диде ул.

Кичәгә килгән бар кеше — укучылар, укытучылар, китап­ханәчеләр яраткан ша­гый­рә­ләребезнең чыгышларын яратып, тын да алмый тыңладылар. Үз чиратында укучылар да үзләренең чыгышлары белән сокландырдылар. 2нче гимназия укучылары Камил Закиров, Амели Закирова, Алия Шәрәфетдинова, Камилә Галиева, Дилбәр Азизова, Мәһди Закиров, 5 нче мәктәптән Зәринә Гафиятуллина, 2нче лицейдан Сафия Сәхапова, Яуширмә авылы мәктәбеннән Самирә Яруллина, Ясминә Хатыйпова, Азалия Хәмидуллинаның кунак шагыйрәләрнең шигырьләрен укулары күңелләребезгә хуш килде. Ә «Илһам» бәйгесендә катнашкан Сиринә Гафиятуллина, Сәрия Сәхапова үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләп, сөендерделәр. 2нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сиринә Фәйзрахманова кунакларга үзенең яраткан җырын бүләк итте. Бер-берсенә үрелеп барган чыгышлар белән күңелле очрашу сизелми дә үтеп китте. Кичә ахырында Рушания Вахит кызы хөрмәтле кунакларыбыз — Илсөяр Иксановага, Фәйрүзә Җамалетдиновага барлык тамашачылар исеменнән уңышлар теләде һәм Рәхмәт хатлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев