Янгынны су белән сүндерәләр, ә акыл белән кисәтәләр
Янгын чыгуның иң еш очрый торган сәбәбе – кеше факторы
Ел саен Россиядә 9 меңнән артык урман янгыны теркәлә. Янгыннарның мәйданы берничә миллион гектарга җитәргә мөмкин. Практика күрсәткәнчә, урман янгыннарының күп өлеше, гадәттә, җәйге вакытка туры килә. Янгын чыгу куркынычы апрельдән октябрьгә кадәр, көчле яңгырлар башланганчы, дәвам итә.
Янгыннар табигый күренешләр: коры яшен, югары температура, явым-төшемнең аз булуы яки бөтенләй булмавы аркасында барлыкка килә. Ләкин белгечләр әйтүенчә, аларның иң еш очрый торган сәбәбе – кеше факторы.
– Коры һәм җылы һава торышы урнашу белән, кешеләр табигатькә тартыла, урманнарга йөри башлыйлар. Анда учаклар кабызу очраклары да еш була, ә моны эшләргә һич ярамый. Үзләренең саксызлыгы, игътибарсызлыгы яки ваемсызлыгы аркасында, җиргә сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, шырпы ташларга мөмкиннәр. Шуңа күрә урманнарга барганда игътибарлы һәм сак булырга, куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмаска кирәк, – дип сөйли Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.
Чистай районы урманнарга бай. Урман массивларының гомуми мәйданы 5 мең гектардан артык тәшкил итә. Шәһәрлеләр арасында урманга йөрергә яратучылар шактый. Алар янгынга каршы кагыйдәләргә карата саксызлык очраклары белән еш очрашуларын таныйлар.
– Урманда йөгерергә яратам. Тагын бер мәртәбә урманнарда куркынычсызлык кагыйдәләренә ваемсыз караган кешеләр барлыгына гаҗәпләндем, – ди Алисә Минһаҗева. – Табигатьтә ял иткәннән соң үз артыгыздан җыеп калдырыгыз, өстәвенә, законсыз кабызылган учакны сүндерегез! Ә кешеләр ял иткәннән соң күпме чүп-чар кала!
Марат Әмирханов та пристань урманында ваемсыз ял итүчеләрнең үз-үзләрен тотышына ризасызлыгын белдерде.
– Минем олы кызым Дианага мәктәптә үсемлекләрдән эшләнмә ясарга куштылар. Без пристань урманына барып кайтырга булдык. Анда баргач, бер урында өеп калдырылган чүп-чарга һәм учакка тап булдык. Бу урынга якынрак килгәч, учакның күмерләре пыскып януын күрдек. Алар кабат янып китәргә һәм янгын чыгарга мөмкин иде. Күрәсең, күптән түгел кемдер ял иткән һәм барысын да шул килеш калдырып киткән. Әлбәттә, мин аны сүндердем. Чүп-чарны да без җыеп алдык. Хәтта 8 яшьлек кызым да сүндерелмәгән учакны калдыру куркыныч дип әйтте, – ди ир-ат.
Күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге инспекторы чираттагы тапкыр халыкка янгын иминлеге кагыйдәләрен искә төшерә.
– Куаклар, агачлар, корылмалар янында коры үләнне яндырмагыз, учакларны сүндермичә калдырмагыз, балаларга шырпы белән уйнарга рөхсәт итмәгез, сүндерелмәгән тәмәке төпчекләрен ташламагыз, урманда пыяла савытлар калдырмагыз, чөнки кояшлы көнне кояш нурларын үзләренә тартып, алар коры үләннең кабынып китүенә сәбәпче була алалар, – дип билгеләп үтте Руслан Рамил улы.
Инспектор сүзләренә караганда, урманда янгын чыгуны күрсәгез, аны сүндерергә тырышыгыз. Ялкын зур булмаса, кайвакыт аны таптау да җитә. Дөрес, көтәргә һәм үләннең чыннан да янмавын тикшерергә кирәк, югыйсә ут яңадан кабынып китәргә мөмкин.
– Үз көчегез белән янгынны сүндерә алмаган очракта, куркынычсыз урынга китегез һәм шунда ук урман хуҗалыгына, 01, 101, 112 телефоннары буенча янгын күзәтчелегенә, җирле хакимияткә хәбәр итегез. Шул ук вакытта янгын чыккан урынның кайда булуын һәм анда ничек барып җитәргә мөмкин булуын аңлатыгыз, – дип ассызыклады инспектор.
Ут белән сак эш итмәү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм чараларын белмәү һәм аларга карата ваемсыз мөнәсәбәт кайвакыт аяныч нәтиҗәләргә китерә. Әгәр сез табигатьтә, урманда ял итәсез икән, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәгез. Урманны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев