Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгынга каршы махсус режим кертеләчәк

...

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Ул агымдагы елның 25 декабреннән киләсе елның 8 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Янгынга каршы махсус режим кертүнең төп максаты — массакүләм күңел ачулар вакытында янгыннарны булдырмау һәм кешеләрнең иминлеген тәэмин итү.
— Махсус режим гамәлдә булган чорда 3 класслы куркынычтагы пиротехник эшләнмәләрне сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән — 500 метр, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күп була торган объектлардан, автомобиль юлларыннан 30 метр чикләрендә урнашкан территорияләрдә куллану тыела, — дип сөйләде Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Илнур Гайнуллин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, янгынга каршы махсус режим вакытында пиротехниканы тыелган урыннарда кулланган өчен штраф каралган.
— Физик затлар өчен штраф санкцияләре — 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен — 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 400 меңнән 800 мең сумга кадәр тәшкил итә. Эшмәкәрлек эшчәнлеген юридик зат оештырмыйча гына гамәлгә ашыручыларга 60 меңнән 80 мең сумга кадәр түләргә туры киләчәк, — дип аңлатты Илнур Гайнуллин.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда белгечләр кисәтү рейдларын үткәрүне көчәйтәчәкләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев