Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин искә төшерде

Кагыйдәләрне үтәп, янгынның куркыныч нәтиҗәләрен булдырмаска мөмкин

Янгын чыгуның беренче билгеләренең берсе — төтен һәм үзенчәлекле ис. Янгын чыкканда дөрес һәм вакытында эш итү сәламәтлек өчен куркыныч нәтиҗәләрне булдырмаска мөмкинлек бирә.

Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин искә төшерде.

— Янгын вакытында үз-үзеңне тотуның гомуми кагыйдәләре бар, әмма эвакуация ысуллары, утны мөстәкыйль сүндерү вариантлары кешенең кайда куркыныч белән очрашуына бәйле рәвештә нык аерыла. Иң мөһиме, барлык очракларда да беренче чиратта адресны, фамилияне һәм телефон номерын хәбәр итеп, махсус хезмәтләрне чакыртырга кирәк, — дип билгеләп үтте инспектор.

Илнур Гайнуллин ассызыклаганча, төтен яки янгын чыкканда барлык электр җиһазларын сүндерергә, бүлмәгә кислородның ирекле керүен чикләргә, ялкын зур булмаганда аны мөстәкыйль сүндерергә тырышырга, ә мөмкин булмаса, ашыгыч рәвештә эвакуацияләнергә кирәк.

— Әгәр янгын күпфатирлы йортта килеп чыкса, лифттан файдаланмагыз, баскычтан эвакуацияләнү яхшырак. Коткарылганнан соң объекттан ерак китмәскә, янгын сүндерүчеләрнең килүен көтәргә һәм мөмкин булганча аларга ярдәм итәргә кирәк, — дип искәртте белгеч.

Мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында янгын чыкканда иң мөһиме — хәвефкә бирелмәү. Янгын чыгуны хәбәр итүче сигнализацияне кабызырга кирәк, моны теләсә кем: укучы яки мәктәп хезмәткәре эшли ала. Янгын турында хәбәр итү бинадан тулысынча эвакуацияләнү өчен сигнал булып хезмәт итәргә тиеш. Эвакуация эшләнгән кагыйдәләр буенча җаваплы кешеләр тарафыннан үткәрелергә тиеш.

— Янгын вакытында кайбер чаралар катгый тыела. Мәсәлән, төтен тулган коридор яки баскыч аша чыгарга, су торбалары буенча, баулар ярдәмендә төшәргә (әгәр моңа кискен ихтыяҗ булмаса, чөнки ул һәрвакыт диярлек егылып төшү белән төгәлләнә), тәрәзәдән сикерергә (дүртенче каттан башлап, һәр икенче сикерү үлемгә китерә), электр челтәренә тоташкан электр приборларын су белән сүндерергә ярамый, — дип ассызыклады Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев