Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгын сәбәпчесе җылыткыч булырга мөмкин

Ел саен җылыту сезонында көнкүреш янгыннары саны арта.

Янгын кебек бәлане гади таләпләрне үтәп кисәтеп була.

– Мичнең һәм төтен юлының төзеклеген тикшерергә, аларны ремонтларга, корымнан чистартырга, ярыкларны сыларга, барлыкка килгән ярыкларны күрү өчен чормаларда төтен юлларын агартырга кирәк. Мич авызыннан алынган көлгә су сибәргә һәм куркынычсыз урынга чыгарырга кирәк, – дип кисәтә Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.

Ул шулай ук киптерү өчен әйберләрне һәм башка тиз янып китә торган материалларны мич өстендә калдырмаска, мичне кабызу өчен җиңел янып китә торган сыеклыклар кулланмаска киңәш итә. Яна торган мичне күзәтүчесез калдырмаска һәм аның артыннан күзәтүне балаларга йөкләмәскә куша.

Электр приборларыннан, төзек булмаган электр җиһазларыннан, кулдан ясалган электр җайланмаларыннан файдаланганда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу һәм электр челтәрен артык йөкләү аркасында күп кенә янгыннар килеп чыга. Иң еш очрый торган янгын сәбәпчесе – электр җылыткыч.

– Зарарланган изоляция белән электр үткәргечләрне эксплуатацияләү, төзек булмаган розеткалар, электр урнаштыру эшләнмәләре куллану куркыныч. Электр җылыту приборларыннан янмый торган материаллардан эшләнгән аслыктан башка файдаланырга, артык йөкләнештән һәм кыска ялганыштан саклану өчен кулдан эшләнгән аппаратлар кулланырга, эшләп торган электр көнкүреш приборларын караучысыз калдырырга ярамый, – дип ассызыклый янгын күзәтчелеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев