Янгын чыгу сәбәбе кыска ялганыш булганда
Янгын чыгуның төп сәбәпләренең берсе – торак йортларда һәм каралты-кураларда электр җиһазларының төзек булмавы.
Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге хезмәткәрләре халык игътибарын электр челтәрендә кыска ялганыш аркасында янгын чыгу очракларының күбәюенә юнәлтә. Кыска ялганыш нәрсә ул һәм үз торагыңны ничек сакларга? Бу хакта бүлекнең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин сөйли.
– Кыска ялганыш изоляциянең бозылуы һәм электр җайланмаларының ток үткәрүче өлешләренең бер-берсе яки җиргә тоташтырылган өслекләр белән турыдан-туры яисә ток үткәрүче материал аша тоташуы аркасында килеп чыга. Кыска ялганыш вакытында чылбырдагы токның көче кискен һәм күп тапкырларга арта, бу электр чыбыкларының артык җылынуына һәм эрүенә, нәтиҗәдә, янгын чыгуга һәм таралуга китерә, – ди Руслан Рамил улы.
Электр үткәргечләрендә кыска ялганыш сәбәпле янгын чыгуны булдырмас өчен, берничә гади таләпне үтәргә кирәк.
– Электр җиһазларын монтажлау һәм ремонтлау эшләрен тиешле квалификациясе булган белгечләр башкарырга тиеш. Электр чыбыкларының борып кую ысулы белән тоташуына юл куймагыз. Күп санда электр приборларын тоташтырып, электр челтәрләрен артык йөкләмәгез. Электр розеткаларының һәм өзгечләрнең төзеклеген тикшереп торыгыз. Электр чыбыкларының бөтенлеге бозылган электр приборларыннан, калибрланмаган, эрүчән кушылмалардан яки артык йөкләнештән һәм кыска ялганыштан саклаучы кулдан ясалган аппаратлардан файдаланырга ярамый. Янгын иминлеге кагыйдәләре таләпләрен үтәгез, – дип кисәтә янгын күзәтчелеге инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев