Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа уку елын мөһим үзгәрешләр белән каршы алабыз

Яңа уку елы алдыннан шәһәр һәм район педагоглары традицион август киңәшмәсенә җыелдылар.

 «Чистай» мәдәни үзәгендә шәһәр һәм һәм район педагогларының ел саен үткәрелә торган август киңәшмәсе узды. Анда Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белемне үстерү бүлеге начальнигы Роза Шәяхмәтова катнашты.

Иң элек конференциядә катнашучы лар игътибарына педагогия эшчән легендә цифрлы технологияләр, шәһәр һәм районның мәгариф оешмаларының уңышлары турында сөйләүче күргәзмә тәкъдим ителде.

Аннары пленар утырыш булды. Башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары – мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова узган уку елы нәтиҗәләре буенча доклад белән чыкты. Ул мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирүгә аерым тукталды.

– 2021-2022 уку елларында балалар бакчасы кирәккән балаларны максималь тәэмин итү буенча чаралар күрелде, милли мәгарифне үстерүдә «юл картасы» чаралары тормышка ашырылды. Шулай ук балалар бакчаларында, шул исәптән, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларга инклюзив белем бирүдә федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килүче шартлар тудыру буенча эшләр алып барылды.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждение ләре 3 яшьтән 7 яшькә кадәрле булган балаларны 100 процент үз эченә ала. Бер яшьтән өч яшькә кадәрле балалар өчен чиратлар юк. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең һәм мәктәпләрнең буыннан буынга күчүчәнлеге буенча эшләр алып барыла. Педагоглар ярдәмендә мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр конкурсларда катнаштылар, җиңүчеләр һәм призерлар булдылар,– дип билгеләп үтте Ольга Вадимовна.

Ул җентекләп мәктәптә белем бирүгә анализ ясады. Аның чыгышында уңыш лар, шулай ук системадагы кимчелекле урыннар күрсәтелде, аерым игътибар кирәккән юнәлешләр билгеләп үтелде.

– 2021 ел белән чагыштырганда чыгарылыш укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча сыйфат күрсәткечләре өч фәннән: математикадан 0,6га, тарихтан 3,04 кә, җәмәгать белеменнән 8, 96 га күтәрелде. География буенча 3 баллга, әдәбияттан 1,82 баллга, химиядән 1,53 баллга, физикадан 2,6 баллга, рус теленнән 1,27 баллга, биологиядән 1,06 баллга, инглиз теленнән 6,93 баллга, информатикадан 2,11 баллга кимеде.

Агымдагы елда бездә 100 балл белән ике нәтиҗә булды: рус теленнән (1нче номерлы гимназия), химиядән (5нче номерлы мәктәп). 2022 елда ике укучы мәктәпне аерым үрнәктәге аттестат (иң яхшы билгеләргә) тәмамлады. Бу гомуми чыгарылыш сыйныф укучыларының 19,8 процентын тәшкил итә.

Ул медаль алу хокукын раслый алмаучы укучыларга аерым игътибар юнәлтте.

– 2019 ел белән чагыштырсаң (2020, 2021 елларда аттестат алуның аерым шартлары бар иде), медаль алуга хокукы расланмаганнарның өлеше кимү күзәтелә. Әмма бүген бәяләүнең объективлык мәсьәләсе актуаль кала. Түбән уртача балл, 80 һәм аннан да артыг рак балл алучы чыгарылыш сыйныф укучыларының кимүе, медальгә хокукны расламаучыларның өлеше – болар барысы да безнең өчен җитди сигнал булып тора, – дип ассызыклады Ольга Купцова.

Ул олимпида хәрәкәтенең нәтиҗә ләренә дә тукталды.

– Былтыргы уку елында 1730 укучы фән олимпиадаларының мәктәп этабында катнашты. 1533 3-11 сыйныф укучысы муниципаль этапта катнашты. Бөтенроссия олимпиадасының төбәк, республика этапларында 2021-2022 елл ларда районда 54 призлы урыннар яуланган. Милли тәрбия һәм белем бирү турында сүз чыккач, ул туган, татар телебезгә тукталды.

Шәһәрдә һәм районда татар телендә тәрбия бирүче 10 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли. Аларда татар милләтендәге 194 бала тәрбияләнә. 2022-2023 яңа уку елында өстәмә рәвештә татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 8 төркем ачабыз. Шәһәрдә һәм районда ана (татар) телендә белем бирүче 8 милли мәктәп, ә рус телендә белем бирүче 20, чуваш телендә белем бирүче этно-мәдәни компонентлы 1 мәктәп эшли.

Шулай ук укытучылар алдына киләсе уку елына бурычлар да куелды.

– Яңу уку елында безнең уртак эшчән легебез белем

бирүнең җайлы юлларын тәэмин итүгә, аның сыйфатын күтәрүгә, профиль белем бирүне тормышка ашыруга, балаларның үсешен һәм мәнфәгатьләрен тормышка ашыру һәм үстерү өчен шартлар тудыруга, белем бирү учреждениеләренең җитәкчеләре һәм педагогларының инновацион активлыгын үстерүгә һәм, иң мөһиме, иминлекне булдыруга, безнең балаларыбызның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдереләчәк, – диде Ольга Вадимовна.

Роза Шәяхмәтова яңа уку елында кертеләчәк үзгәрешләр турында сөйләде.

– Яңа уку елында 1 һәм 5 сыйныфларда яңартылган федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыра башлыйбыз. Аның үзенчәлеге шунда ки, без күпчелек игътибарны тәрбия аспектына юнәлдерәчәкбез. Икенче яңалык шунда ки, бар илебез буенча атна саен дүшәмбе көннәрендә мәктәпләрдә дәүләт флагы күтәрәчәкләр, дәүләт гимны башкарылачак. Шуның өстенә патриотик тәрбия буенча «Мөһим нәрсә турында сөйләшик»дигән федераль проект та өстәлә. Сыйныф җитәкчеләре сыйныф сәгатьләре алып барачак. Өченче момент мәгариф өлкәсендә цифрлаштыру белән бәйләнгән, – дип билгеләп үтте Роза Искәндәр кызы.

Киңәшмә барышында цифрлаштыру заманында укучыларда инженерлык фикер йөртүне үстерүгә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда этно-мәдәни белем бирүдә интерактив технологияләрне куллануга, яслма интеллектка һәм һәм аның мәгариф өлкәсендәге роленә, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә Әтиләр берлегенең роленә, балалар арасында имгәнүләрне кисәтүгә һәм башка мәсьәләләргә кагылды.

Конференция азагында шәһәр һәм районның мәгариф системасы үсешенә өлеш керткән иң яхшы педагогларны бүләкләделәр. Шулай ук Екатерина Таркаева әтисе Александр Никитич Таркаев исемендәге премияне дә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев