Яңа причал туристлар белән теплоход кабул итте
Яңа причал ачылды, ул шәһәребездә туризмны үстерү өчен зур вакыйга булды.
Ике ел өзеклектән соң туристлар кабат Чистай җиренә аяк бастылар. «Виссарион Белинский» теплоходы туристлары шәһәребез кунаклары булдылар, аларны тантаналы төстә ипи-тоз, бавырсак белән каршы алдылар.
Әлеге тантанада Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, «Татарстан Республикасы флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин һәм башка чистайлылар катнашты.
Туристларга җирле артистлар һәм иҗат коллективлары дәртле җырлар бүләк иттеләр.
Көн яңгырлы булуга да карамастан, бәйрәм күңелле үтте, кунаклар бик теләп биеделәр, тәэсирләре белән уртаклаштылар.
— Безне Чистайда ачык йөз белән, бик матур итеп каршы алдылар, бу бер дә көтелмәгән хәл һәм бик тә күңелле булды! — дип тәэсирләре белән уртаклашты туристларның берсе.
Причалны ачу тантанасыннан соң кунаклар өчен Чистайның тарихи үзәге һәм музейлар буенча экскурсия үткәрелде.
Яңа причалның инфраструктурасы түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
•заманча елга порты;
•яшел зона белән төзекләндерелгән территория;
•иркен машина кую урыны (22 машина һәм 6 автобус);
•пассажирлар өчен уңайлы ял итү зонасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев