Яңа Кырлайда Тукай музее капиталь төзекләндереләчәк
Тукай исемендәге әдәби-мемориаль музей комплексының административ бинасына капиталь ремонт ясалачак
Эшләргә 13,6 млн сум бүлеп бирәчәкләр, диелә дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган документта.
Исегезгә төшерәбез, сүз республиканың Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан объект турында бара.
Документ нигезендә, белгечләр түбәне ремонтлаячаклар, фасадны төзәтәчәкләр, шулай ук башка төзелеш-монтаж эшләрен башкарачаклар. Бинаның түшәмнәрен, идәннәрен һәм диварларын яңартачаклар, җылыту системасы һәм электр монтажлау эшләре белән шөгыльләнәчәкләр.
Финанслау чыганагы – Татарстан бюджеты. Заказ бирүче –республиканың Баш инвестиция- төзелеш идарәсе.
Чыганак: Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев