Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа китап дөнья күрде

Вера Новикованың шигъри җыентыгына рус, татар һәм чуваш телләрендәге шигырьләре керде

Музей-күргәзмә комплексында җирле шагыйрә Вера Новикованың шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү булды. Китап «Җан җылысы бирә хатирәләр» дип атала.
Басмага якташыбызның рус, татар һәм чуваш телләрендәге шигырьләре керде. Җыентык Россиянең атказанган укытучысы Елизавета Цыганова ярдәме белән дөнья күрде.

Вера Петровна үзенең шигырь­ләрендә табигать матурлыгын данлый, дуслык һәм кешеләрнең язмышы турында яза.
Туган табигате матурлыгына Вера Новикова балачактан ук гашыйк. Ул кешеләрдә яхшылыкны гына күрә. Йөрәк кушуы буенча балалар бакчасында тәрбияче һөнәрен сайлый. Балаларда әйләнә-тирәдәгеләргә мәхәббәт, туган табигатькә, хайваннарга сакчыл караш тәрбияләргә тырыша. Яшьтәшләре белән дустанә мөнәсәбәтләргә игътибар итә. Әхлакый, хезмәт һәм патриотик тәрбиягә зур игътибар бирә. Балаларга һәм тирә-юньдәге гүзәллеккә мәхәббәт аны шигырьләр язарга рухландыра. Аның телләрне яхшы белүен билгеләп үтәсе килә. Вера Пет­ровна каләме астыннан чуваш, рус һәм татар телләрендә шигырьләр чыга.
Аның шигырьләре республика һәм район басмалары битләрендә басылып чыга. Ул үзенең иҗатын муниципаль, республика һәм бөтенроссия конкурсларында тәкъдим итә, анда призлы урыннар яулый, дипломнар ала. Аерым алганда, «Шенталинский укулары» Бөтенроссия конкурсында Вера Новикова җиңүче булды.
Минем талантлы дустым Вера Петровна үзенең иҗаты белән сөендереп, искиткеч шигырьләр яза. Аңа нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс яшәү энергиясе, һәрнәрсәдә иминлек һәм киләчәктә дә иҗат эшчәнлегендә уңышлар телим.

Вера Петровна Новикова — күпкырлы шәхес: җырлый, бии һәм шигырьләр яза. Ул өч улының яраткан әнисе, әби, сеңел, тугры дус, «Багалмам» керәшен халык ансамблендә катнаша.

Китапны тәкъдир итү тантанасында музыкаль коллектив керәшен җырларын һәм биюләрен башкарды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының Чистай бүлекчәсе вәкилләре, Вера Новикованың дуслары, шигърият сөючеләр катнашты.
Гөлсинә Гадеева

Изге эшләр

Изге эшләр җирдә ятмый,
Изге эшләр канатлы.
Канатлары кояш төсле,
Таң йолдызыдай якты!

Ихластан кылган изге эш,
Аллаһ каршында булыр.
Сират күперен чыкканда
Аңа җиңеллек булыр!

Очрашу шатлыклары

Балачакның иң матур чагын,
Яшьлегемнең иң-иң асылын,
Олыгайган көннәрдә
Саклыйм күңел түрендә,

Бик кадерле бу хисләр безгә.
Язмыш җилләренә уралып,
Яшьлекнең үткәнен сизмәдек.
Кайсыбыз кайсы җирдә.

Туган авыллар читтә,
Тик яшьлек онытылмый һич тә!
Бу дөнья — үзе бер могҗиза.
Без көтмәгәндә очраштыра.

Бергә үскән дусларны,
Күңелгә якыннарны,
Моны бәхет диеп булмыймы?!
Якты дөнья белән хушлашып,

Киткән дусларны без онытмыйк.
Очрашу шатлыкларын,
Кадерле минутларны,
Йөрәк түрләрендә без саклыйк!

Бөек Казан тарихта

Республикабыз горурлыгы —
Башкалабыз Бөек Казан!
Бик күп гасырлар буена
Тарихта эз калдырган.

Кичергән ул зур янгыннар,
Дучар булган җимерелүгә,
Бу һөҗүмнәр барысы да
Чагыла тарих битендә.

Бөек халкым үз Казанын
Ташламаган беркайчан!
Канын койган, яшен түккән
Иманына тугры калган.

Бүгенге көндә башкалабыз
Бар дөньяга танылган.
Тарихы белән, гүзәллеге белән
Күпләрне сокландырган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев