Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел табынына лаваштан тәмле кабымлык

Сезгә лаваш, гөмбә, суган һәм йомыркадан торган гади кабымлык тәкъдим итәбез. Ул теләсе нинди бәйрәм өстәлен бизәячәк.

Безгә кирәк була:

— түгәрәк лаваш — 1 төргәк,
— шампиньон — 400 грамм,
— суган — 2 данә,
— майонез 2-3 аш кашыгы,
— 1-2 теш сарымсак яки 1 чәй кашыгы коры сарымсак,
— төелгән кара борыч, тоз,
— пешкән йомырка — 3-4 данә,
— көнҗет,
— лавашка сылау өчен чи йомырка сарысы,
— укроп,
— агач таякчыклар.

Әзерләү процессы

Эшне эчлек ясаудан башлыйбыз. Шампиньоннарны юабыз, элпәсеннән чистартабыз. Аннары шакмаклап турыйбыз һәм вак туралган суган белән көнбагыш маенда кыздырабыз. Шампиньоннарны кыздырганда әз генә тоз һәм кара борыч сибәбез. Шуннан соң алдан пешереп куелган һәм кабыгыннан чистартылган йомыркаларны шакмаклап турыйбыз. Барысын да бергә кушып болгатабыз, майонез һәм вакланган сарымсак өстибез. Эчлек әзер! Сүз уңаеннан, сез үзегезгә ошаган башка эчлек тә ясый аласыз.

Шуннан соң һәрбер түгәрәк лавашны 4 өлешкә бүләбез. Һәрбер өлешне конус формасы ясап төрәбез, ялгана торган урыннарына ябышсыннар өчен йомырка сарысы сөртәбез һәм агач таякчыклар белән беркетәбез. Шуннан соң әзер лавашларны табага тезәбез, өсләренә йомырка сарысы сөртеп чыгабыз һәм көнҗет сибәбез.

180 градуска кадәр җылытылган мичтә, алтын төскә кергәнче, 7-10 минут кыздырып алабыз. Аннары кызган лаваш төргәкләреннән агач таякчыкларны алабыз, лавашны суытабыз, эченә эчлек тутырабыз, яшел укроп сибәбез һәм матур итеп тәлинкәгә тезеп куябыз.

Кабымлык тәмле килеп чыга һәм өстәлдә матур күренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев