Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан поликлиникаларының эш режимы билгеле булды
Стационарлар һәм бала тудыру йортлары Яңа ел бәйрәмнәрендә тәүлек буе эшләячәк. Вечерняя Казань
Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев мэриядә узган киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр стационарлар һәм бала тудыру йортлары пациентларны тәүлек буе кабул итәчәк.
Шулай ук кабул итүне дежур терапия һәм педиатрия бригадалары алып барачак.
Стоматология поликлиникалары 09:00дән 15:00гә кадәр кабул итәчәк, ә өлкәннәргә һәм балаларга кичектергесез стоматологик ярдәм 17:00дән 06:00гә кадәр Чернышевский урамы, 10/6 адресы буенча «Городская стоматология» АҖдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев