Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Яңа Чишмә районы башлыгы Егор Тарнавский махсус хәрби операция барышында һәлак булган яки хәбәрсез югалган хәрбиләрнең әниләре, хатыннары һәм кыз туганнары белән очрашты

Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды. Бирегә җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы хатын-кызлар даими игътибар һәм ярдәм алырга тиешләр дип ассызыклады.

 

Район җитәкчесе бүгенге көндә гаиләләрнең нинди авырлыклар белән очрашуы һәм аларга нинди ярдәм кирәклеге турында кызыксынды. Әмма әңгәмәнең төп темалары һәлак булганнарның истәлеге һәм сугышчыларның шәхси тарихлары булды.

 

Хәрбиләрнең туганнарына сугышчыларга үлгәннән соң бирелгән дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Денис Шарыпин бүләкләнгән «Батырлык өчен» һәм II дәрәҗә «Батырлык өчен» медальләрен аның хатыны Гөлиягә тапшырдылар. Сергей Стариковка бирелгән «Батырлык өчен» медале аның әнисе Валентина Михайловнага тапшырылды.

Чыганак: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев