Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яллары файдалы үтте

Җәй матур көннәре, якты истәлекләре, файдалы хезмәт белән үрелеп акрын гына көзгә таба атлый. Әле кайчан гына кояшлы көннәрне сагынып көтеп алган идек. Тырышлыкның нәтиҗәсе булып кырларда мул иген өлгереп килә. Бакчаларда күзләрне кызыктырып, авыз суларын китереп берсеннән-берсе тәмле җиләк-җимешләр, яшелчәләр үзләренә дәшеп торалар.

Дүрт Өйле авылы кешеләре дә мул уңышка сөенәләр. Шуңа да кәефләре дә күтәренке. Балалар да өлкәннәр янында эшләп хезмәткә өйрәнеп үсәләр. Әле менә 10 августтан авылыбызның күрке булган матур мәчетебез каршында җәйге лагерь эшли башлаган иде. Аны авылыбызның хөрмәтле кешесе – хәзрәтебез Раил белән Мәликә Фаил кызы оештырды. Лагерьда алты яшьтән алып 13 яшькәчә 15тән артык малайлар-кызлар йөрде. Алар биредә дини гыйлем алу белән беррәттән, төрле кызыклы чараларда да катнаштылар. Балалар күңелләренә мавыктыргыч очрашулар, төрле спорт чаралары, мастер-класслар карау, гарәпчә шигырьләр ятлау, татар халык уеннары аеруча хуш килде. Төркем вожатыйлары Гатина Гөлия, Гатина Язилә тырышлыгы белән мавыктыргыч уеннар табылып кына торды. Ә Гаделша авылыннан Әнисә Рәхматуллина дәресләр алып баруда зур тырышлык куйды. Лагерьга балалар бик теләп йөрделәр. Чын күңел биреп, балалар күңеленә ачкыч табып эшләүче шундый кешеләребез булганга, авылыбыз халкы да бик рәхмәтле. «Лагерь тормышына әти-әниләр, әби-бабайлар, күрше авыл халкы да зур ярдәм иттеләр. Берсеннән-берсе тәмле ризыклар агылып кына торды», – ди Мәликә ханым. Шушы кыска гына вакыт эчендә үткәрелгән барлык чаралар, дәресләр, очрашулар, өйрәнгән догалары йөрәк түрләрендә озак сакланыр.

Балаларның пөхтә матур кие нүләре, үзара әдәпле сөйләшүләре, тыйнак булуларын күрү дә күңелдә шатлык хисләре тудыра, якты өметләр уята, сөендерә. Милләтебезнең яшь буынының тәрбия баскычы буйлап күтәрелүен күрү – үзе бер шатлык.

Розалия Шәйхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев