Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ялган автомобиль номеры өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде

Укылмый торган теркәү номерларыннан башка автомобильдә хәрәкәт итү, ялган номерлар белән йөрү — юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу. Транспорт чарасын йөртүче бу очракта административ җаваплылыкка тартыла һәм Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.2 маддәсе нигезендә җәза алачак.

Техник регламент буенча эшләнмәгән номерлар гына түгел, ә башка автомобильгә куелган яки аларга сизелерлек үзгәрешләр кертелгән билгеләр дә ялган дип танылырга мөмкин.
Шулай, агымдагы елның сентябрь аенда Чистай районы буенча 4нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданин Г. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.2 маддәсенең 4нче өлеше буенча җаваплылыкка тартылган (белә торып ялган дәүләт теркәү билгеләре булган транспорт чарасы белән идарә итү). Тулырак мәгълүматны 4нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы ярдәмчесе Екатерина Вержанская сөйләде.
— 2024 елның 20 сентябрендә, 16 сәгатьтә, Казан — Оренбург автоюлының 131нче километрында, гражданин Г. автомобильдә куелган ялган дәүләт теркәү билгеләре булган транспорт чарасы белән идарә иткән, шуның белән транспорт чараларын эксплуатациягә кертү буенча Төп нигезләмәләрнең 2нче пунктын һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча вазифаи затларның вазифаларын бозган. Ир-ат суд утырышында хокук бозуда гаебен таныды. Ул көнне машина сатып алуын, әмма документларны тикшермәвен, шул исәптән машинада урнаштырылган дәүләт номерларын машина документлары белән чагыштырмавын аңлатты. Административ хокук бозу факты һәм гражданинның гаепле булуы административ хокук бозу турындагы эш материаллары белән раслана, — дип аңлатты җәмәгать судьясы ярдәмчесе.
Тәкъдим ителгән дәлилләр нигезендә җәмәгать судьясы ир-атны административ хокук бозуда гаепле дип таныды һәм барлык шартларны исәпкә алып, аңа 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә административ җәза билгеләде. Тартып алынган дәүләт теркәү билгеләрен юкка чыгарырга дигән карар кылынды. Карар законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев