Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ял паркымы, әллә чаңгы трассасымы: Чистай чаңгычыларын җәяүлеләр белән ничек татулаштырырга

Чистайның Пристань урман паркы – шәһәрдән читкә китмичә үзләрен урманда хис итү өчен шәһәрлеләр ялгыз һәм гаиләләре, иптәшләре белән килә торган төп урын. Текә Тау бистәсендә яшәүчеләр өчен бу шәһәргә, кибетләргә барып җитү өчен даими маршрут, иң якын юл да әле. Кыш көне боларның барысына да чаңгычылар өстәлә. Шулай итеп, урманда кеше күбәя

Әлбәттә, бу һәрвакытта да алай түгел. Урманга эш көнендә иртән яки көчле кар яуганнан соң килергә һәм, гомумән, беркемне дә очратмаска мөмкин. «Морозко» әкиятендәге кебек кар баскан сукмаклар буйлап ялгыз йөрергә, бөтен урман буйлап эленгән җимлекләргә көнбагыш салырга һәм кошларны тыныч кына күзәтергә (монда хәтта ябалаклар да яши) мөмкин. Шулай да, әгәр Пристань урманына берничә тапкыр җәяү һәм чаңгыда килсәң, анда йөрүчеләр һәм чаңгычылар белән сөйләшсәң, проблеманың барлыгына инанырга мөмкин. Нигездә, ул кешелеклелек мөнәсәбәте дәрәҗәсендә хәл ителә: кешеләр үзләре бер-берсенә комачауламаска тырышалар. Биредә «оятсыз» дип йөртелгән бер чаңгычы бар: ул, әлбәттә, яхшы шуа, ләкин үзен зур спортчы итеп күз алдына китереп, алга оча, хәтта аңа юл бирергә өлгермәүчеләрне этеп тә җибәрә ала. Мондый дорфалык кешеләрдә ачу уята.

 

«Без беркемгә дә комачауламыйбыз һәм безгә беркем дә комачауламый», – саф һава сулап йөрүчеләр, нигездә, шулай җавап бирәләр. Трассада җәяүлеләр һәм чаңгычыларны аеру өчен хәтта акыллы тактика да бар. Аны сиксәннән узган, әмма олы яшьтә булса да көч-куәте ташып торган Азат абый ачты. Минем алда гына да ул бер сәгатьтән дә кимрәк вакыт эчендә биш тапкыр чаңгы юлын әйләнеп чыкты, ә пристань урманындагы чаңгы әйләнеше – бер ярым километр.

Мин сәгать угы буенча йөрүнең наданлык икәнен белдем.

 

– Бу бөтен дөньяда танылган кагыйдәләр, – дип фикер йөртә Азат абый.  – Барысы да сәгать угына каршы йөгерәләр. Тимераякта шуучылар да, хәтта велосипедчылар да трек буенча сәгать угына каршы баралар. Бу очраклы түгел. Бу кан әйләнеше белән бәйле. Һәм кеше сәгать угы буенча йөгергәндә – бу комачаулый.

 

Чыннан да, кызыксынып, йөгерүчеләр өчен 1913 елдан бирле гамәлдә булган шундый кагыйдә барлыгын белдем. Аның төрле аңлатмалары бар, шул исәптән кан тамырлар буйлап сулдан уңга уза һәм сәгать угына каршы хәрәкәт иткәндә хасил булган үзәктән куу көче аркасында канның тизрәк йөрүенә ярдәм итә. Шулай булгач, Азат абыйның фикер йөртүендә тәҗрибә һәм мәгънә бар. Калганында исә ул барысыннан да – парктан, чаңгы юлыннан, яктыртудан, кешеләрдән канәгать. Әмма безнең сөйләшүдән соң аның ниндидер чаңгычыдан зыян күрүен белү күңелсез булды.

 

Пристань урманы буйлап еш йөрүче Лидия исемле чистайлы шулай ук чаңгычылар сәгать угына каршы йөгергәндә, ә җәяүлеләр сәгать угы буенча йөргәндә бик уңайлы булуын раслады.

 

– Әгәр чаңгычылар бер юнәлештә, ә йөрүчеләр икенче юнәлештә барсалар, алар бер-берсен күрерләр һәм бер-берсенә комачауламаслар иде. Әгәр кемдер спорт белән шөгыльләнә икән, без, әлбәттә, аларның ачуын чыгарабыз. Аларның арттан зур тизлектә баруын без вакытында ишетмәскә дә мөмкинбез. Проблемаларны без үзебез тудырабыз. Җәяүлеләр өчәр кеше тезелеп тә, култыклашып та баралар, үзара сөйләшәләр, әлбәттә, алар арттан кемнеңдер килгәнен ишетмәскә мөмкиннәр. Шулай да мин иртә белән чыгарга тырышам. Никадәр иртәрәк чыксаң, халык шулкадәр азрак, – дип аңлатты Лидия.

 

Һәм «бер-берсенең башында утырырга» теләмәү турында күпләр сөйләде.

 

– Низаглар юк, – дип сөйләделәр башка хатын-кызлар. – Үтеп баручылар читкәрәк чыгып басып торылар, чаңгычылар узып киткәч, кабат юлларын дәвам итәләр. Паркта юллар чистартылган, яктырткычлар бар. Менә балалар өчен таулар юк. Стадионда элек таулар бар иде. Балалар шунда шуа иделәр. Ә хәзер берсе дә юк.

 

Чистайлылар белән сөйләшкәндә тагын бер нәрсә калкып чыкты: күпләр элек яхшырак иде, диләр, тауларны, стадиондагы зур шугалакны искә төшерәләр. Азат абый да Чистайның тимераякта һәм чаңгыда шуу данын искә төшерде:

 

– Минем инде унбиш ел тимераякта басып торганым юк. Миңа вираж өчен 400 метрлы юл кирәк. Чистайда элек ике шугалак – шәһәрдә һәм стадионда бар иде. Чистайда тимераякта яхшы шуучылар шактый иде! Чистай Казан белән көндәш иделәр. Чаңгычылар да көчле иде. Ә хәзер, – дип уйлый ул, – «Чистайда спорт юкка чыга бара».

 

Бәлки, спорт бөтенләй үк юкка чыкмыйдыр да: чаңгычылар барыбер хәлдән чыгу юлын табалар. Һәвәскәр чаңгычы Александр Геннадьевичның сүзләренә караганда, кайберәүләр үзләре өчен агачлар арасында чаңгы юллары салалар, дистәләгән чакрым чабалар. Шулай да паркның артык йөкләнеше проблемасы бар. Һәм бу чистайлылар тупас булганга түгел, нигездә, барысы да бер-берсенә комачауламаска һәм хәтта ярдәм итәргә тырышалар. Александр Геннадьевич искәрткәнчә, яхшы якка да үзгәрешләр бар: соңгы елларда чүп-чар, тәртипсез компанияләр азрак очрый. Урманда өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча кирәк булган эскәмияләр һәм өстәлләр ясаучы кеше бар.

 

Ләкин Чистайда урман паркы кечкенә. Ял көннәрендә, компанияләр һәм күпләр сабыйлар белән йөрергә килгәч, бу бигрәк тә сизелә башлый. Нәрсәсе беләндер бассейнны хәтерләтә, бер полосада иң күбе ике йөзүче булганда рәхәтлек алырга мөмкин, ә күбрәк – инде артыкка китә. Әгәр дә һава сулап йөрүчеләрне һәм һәвәскәр чаңгычыларны проблемаларсыз бер-берсе белән аерырга мөмкин икән – моның өчен берәүләрне бер якка, ә икенчеләрне икенче якка җибәрү дә җитә, әмма спортчылар өчен эш катлаулырак, аларның ихтыяҗлары башка. 

 

Анатолий Николаевич Мисолин кырык сигез ел чаңгыда йөрү буенча тренер булган, ә хәзер чаңгы прокатында эшли (сүз уңаеннан, өлкәннәр өчен прокат сәгатенә 120 сум тора, балалар өчен – 60). Ул эшнең элек һәм хәзер ничек торганын сөйләде. Кайчандыр чаңгы базасы «Луч»та булган, чаңгычылар анда беркемгә дә комачауламаган, шулай ук ул трассада зур булмаган күтәрелешләр һәм төшүләр булган – балалар тренировкалары өчен иң кирәкле нәрсә. Ләкин 90нчы елларда Луч трассасы турында кайгыртудан туктаганнар, шулай ук ул базадан ераграк урнашкан булган һәм чаңгы юлыннан киенү-чишенү бүлмәсенә кадәр барганда салкын тидерергә мөмкин булган. Хәзер Пристань урманы янында киенү-чишенү бүлмәләре, бәдрәфләр һәм душ бүлмәләре булган база бар (ни кызганыч, тренажер залыннан башка, дип аңлата Анатолий Мисолин), ләкин әйбәт трасса юк. Кирәкле күтәрелешләр һәм төшүләр юк, ә кайчандыр чаңгычылар өчен ясалган яктыртылган чаңгы юлын җәяүлеләр үз иткән.

 

– Сиңа узарга ирек бирмәсәләр, чаңгыда йөрүдән нинди рәхәтлек табарга мөмкин? Күпләр монда йөрми дә башлады, Алексеевскига баралар, – дип борчыла Анатолий Мисолин. – Алексеевскида барысы да төгәл билгеләнгән, чаңгы трассасында кешеләр йөрми. Һәм анда даими рәвештә «бураннарда» чаңгы эзе ясыйлар. Бездә исә бер трассада чаңгычылар да шуа, кешеләр дә йөри, чаңгы юлларын таптыйлар. Коляскалар, ватрушкалар, чаналар, этләр белән... һәм барысы да бер трасса буйлап. Тәртипсезлек килеп чыга. Һәм аларны ничек аерырга? Димәк, безнең парк чаңгы паркы түгел, ә күңел ачу паркы булып чыга.

 

Чынлыкта, «ничек аерырга» дигән сорауга җавап бар. Аны Мисолин үзе дә тәкъдим итте, урман паркы буйлап игътибар белән йөреп чыксаң, җавап ярылып ята: «Уң якка китсәң – анда ерынты. Анда чаңгычылар өчен трасса ясарга мөмкин булыр иде. Безгә рөхсәт итсәләр, аска төшәргә техника бирсәләр! Монда бит тигез җир, ә чаңгычылар өчен стадиондагы кебек түгел, ә күтәрелү, төшү урыннары кирәк. Ләкин безгә ерынтыда ниндидер тыюлык зонасы, бернәрсәгә дә кагылырга ярамый, диделәр! Ә бит кайчандыр без анда чаңгыда йөри идек, анда тренировкалар уза иде. Ә хәзер бу урын гомумән берничек тә файдаланылмый. Безгә анда трасса төзергә рөхсәт итсәләр, бер-ике километр булса да, менә яхшы булыр иде!

 

Белмим, тыюлык зонасы турында нәрсә әйтеп була, әмма чаңгы юлының табигатькә күптән түгел Союзная урамыннан Дорожная урамына кадәр урман аша салынган автомобиль трассасына караганда сизелерлек йогынты ясавын күз алдына да китереп булмый. Һәм асылда, әлбәттә, Анатолий Николаевич хаклы: шулай да чаңгычы-спортчыларга тренировка трассасын бүлеп бирү өчен хәтта безнең кечкенә урманда да урын бар, алар анда тиешенчә йөгерә алырлар иде.

 

Ул чагында буранда да, салкыннарда да урман паркына йөрергә баручы «әбиләргә» ачуланырга да туры килмәс иде. Өстәвенә, бу бит яхшы: сәламәт булырга омтылуны күрсәтә. Урманда йөрү – Скарятин паркында йөрү кебек түгел бит. Сирәк очрый торган «дорфа кешеләрдән» кала, чистайлылар бер-берсенә аңлап карарга әзер. Әгәр дә кемнеңдер спортчыларныкы кебек аерым ихтыяҗлары бар икән, аларны канәгатьләндерү өчен хәтта киңлек тә бар. Моны эшләү өчен ихтыяр гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев