Якындагы 10 көндә чистайлылар район газетасына ташлама белән языла ала
Кышкы язылу ункөнлеге башланды
Бүгеннән башлап, район газетасына ташламалы бәядән язылуны рәсмиләштерергә мөмкин. 5 декабрьдә 2023 елның беренче яртыеллыгына язылу ункөнлеге старт алды. 15 декабрьгә кадәр киләсе елның беренче 6 аена «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасына язылу бәясе 798,12 сум урынына 742, 20 сум тәшкил итә.
Моннан тыш, әлеге басмаларның берсенә беренче яртыеллыкка язылучыларны күңелле бонус көтә. Алар Яңа ел бүләкләрен уйнатуда катнаша алачаклар. Бу хакта «Чистай-информ»да элегрәк хәбәр ителгән иде.
Газетаны элеккечә үк берничә ысул белән:
– почта элемтәсе бүлекчәләрендә,
– интернетта Россия Почтасы сайтында яки мобиль кушымтада,
– почтальонны 5-43-39 телефоны буенча өйгә чакырып рәсмиләштерергә мөмкин.
Акцияне «Татмедиа» АҖ филиалы «Чистай-информ» оештыра. Үткәрү вакыты – 2022 елның 5 декабреннән 15 декабренә кадәр. Тулырак мәгълүмат: 5-10-60, 5-10-57, +7 950 667-54-77 телефоннары буенча. Реклама, 16+
Г. Гомәрова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев