Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якты, юмарт Сабантуй бәйрәме белән!

Хөрмәтле якташлар, районыбыз кунаклары!

Җиребезгә ышаныч, уңышлар, алдагы елның уңдырышлы булуына ышаныч белән тулы Сабантуй бәйрәме җитте. Авыл халкы аны күтәренке кәефтә, зур канәгатьлек хисе белән каршы ала.

Без әлеге халык бәйрәмен ипи-тоз белән каршы алабыз, безне туендыручы җиребезгә рәхмәт әйтәбез, булачак уңышка нигез салучы авыл хуҗалыгы алдынгыларына игелекле, намуслы хезмәтләре өчен дан җырлыйбыз. Элеккеге вакытлардагы кебек үк Сабантуй кешеләрне берләштерә, безне үткәннәребезгә, тарихыбызга алып кайта.

Аңа алдан әзерләнәләр, ә бәйрәм көннәрендә шәһәр­ләрдә һәм авылларда күңелле халык уеннары, спорт ярышлары, концертлар, уеннар һәм конкурслар үткәрелә. Бар җирдә дә шатлык, ачык күңеллелек, кунакчыллык, ихлас аралашу мохите хөкем сөрә.

Сабантуй һәрбер өйгә бәхет, шатлык, иминлек, тынычлык алып килсен!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев