Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташыбыз Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан

Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган хәрби парадта меңләгән катнашучылар арасында якташыбыз – Чистай районы кешесе дә булган.

Каргалы авылыннан ашыгыч хезмәт солдаты Динар Миңнеханов «Тигр-М» бронялы автомобиль руле артында Кызыл мәйданнан үткән.

– Без улыбызның хәрби парадта катнашачагын белә идек һәм аның башлануын телевизор экраныннан түземсезлек белән көттек. Һәм менә җәяүле колонналар узганнан соң, Кызыл мәйданга хәрби техника керде. Динарны якыннан күрсәткәч, без бик шатландык. Бу безнең өчен көтелмәгән хәл булды, без утырган урыныбыздан сикереп тордык, кул чаптык, хәтта күзләр дә яшьләнде. Бер үк вакытта дулкынландыргыч та, күңелне эретерлек тә булды, ул вакытта кичергән хисләребезне сүз белән генә дә аңлатып бетереп булмый. Улыбыз белән горурланабыз, – дип тәэсирләре белән уртаклашты солдатның әти-әнисе Рамилә һәм Айдар Миңнехановлар.

Динар Миңнехановка 21 яшь. Ул Каргалы авылында туып үсә, җирле мәктәпне тәмамлый. Узган елның июнендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына китә. Якташыбыз Воронежда, һава-космос гаскәрләрендә механик-йөртүче булып хезмәт итә. Илнең төп хәрби парадында катнашуга әзерлек март аенда ук башланган. Хәрби хезмәткәр «Чистай-информ» корреспондентына да үз тәэсирләрен җиткерде.

– Җиңү парадына килгәндә, ул миңа бик ошады. Элек, 9 майда, мин бу зур һәм күләмле чараны һәрвакыт телевизордан карый идем, ә быел миңа анда катнашу бәхете насыйп булды. Кызыл мәйдан буйлап үткәндә мине бер үк вакытта шатлык һәм горурлык хисләре биләп алды. Шундый зур парадта куәтле машина белән идарә итүне ышанып тапшыруларына бик шатмын, – ди Динар.

Солдат армиягә зур теләк белән киткәнен билгеләп үтте. Чакыру кәгазе килгәч, берсүзсез, хәрби комиссариатка барган. Яшь кеше өчен аның әтисе һәм бабалары үрнәк булып тора.

– Армия хезмәтен һәр ир-ат үтәргә тиеш дип саныйм. Ул холыкны, рухны ныгыта. Биредә, хезмәттә, кыйммәтләрне яңадан бәяләү бара. Армиядә кеше өчен якыннарының, туганнарының ярдәме никадәр мөһим икәненә тагын бер тапкыр инандым. Илебез халкын Бөек бәйрәм, Җиңү көне белән котлыйм! Барысына да тыныч күк йөзе, сугышчан хәрәкәтләрнең тизрәк тәмамлануын һәм безнең барлык солдатларыбызның исән-сау өйләренә кайтуын телим, – диде Динар Миңнеханов.

Җиңү көнендә хәрби парадта катнашканы өчен якташыбызны медаль һәм грамота белән бүләкләгәннәр. Әмма иң мөһиме, әлеге мөһим чарада катнашу хатирәләре аның хәтерендә озак елларга калачак. Динарга һәм барлык солдатларга тизрәк өйләренә кайтуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев