Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Якташыбыз, язучы, журналист Кояш Тимбикованың «Табылдык хатлар сере» повесте (5нче кисәк)

...

Шулай итеп, моңарчы күрсәткән илтифатсызлыгыңны кичердем. Ни кадәр генә аңлатырга тырышсам да, синең миңа бик кирәкле таяныч икәнлегеңне раслап азаплансам да, читтән караганда бу, чыннан да, уен кебектер. Юк, алай түгел. Синең хатлар миңа саф һава ул. Китапча яза, дип көлмә! Башыңа төшсә, әллә ниләр эшлисең. Унбиш ел буе китап-дәфтәрдән башканы күрмичә, дөньяны матурлык дәрьясы гына итеп танырга өйрәтелгәнбез. Монда менә чып-чын дөнья белән маңгайга-маңгай килеп бәрелдем мин. Ай-һай, малай! Аермасы шактый икән ич! Без бит хәтта үзара сөйләшкәндә дә әдәби геройлар, китап­лардан алынган хикмәтле гыйбарәләр ярдәмендә аңлаша идек. Сөйләшеп кара әнә минем кайнана белән Анна Каренина телендә! Ишетмәгәнеңне ишеттерер!
Әле беркөнне редакциягә комсо­молның район комитеты секретаре керде. Эш көне бетеп килә иде инде. Аның да өе безнең якта, шуңа күрә кайтырга бергә чыктык. Нәрсә сөйләшкәнебезне дә хәтерләмим, әмма да ләкин кайтканнан соң кайнанамның дулавын мәңге онытасым юк. Имеш, нинди хәл ул ир хатынының егетләр белән урам буйлап йөрүе?! Әй китте, әй китте… Рүзәл кайткач та туктамый, аңа бөтенләй әллә нинди гайбәтләр сатып бетерде.
Ник боларны язам инде? Кичерә күр, зинһар, аңла хәлләремне! Эчемне бушатыр өчен язам. Ихластан ачылып китеп серләшердәй башка кешем юк. Ичмасам, аралар да ерак. Ял көнендә-фәләндә барышып-килешеп йөрер идек. Хәер, безнең эштә ял бармыни ул?! Синеке минекеннән дә болайрак, ерак командировкалар белән дә бәйледер. Укып барам. Яхшы язасың. Миңа хәзер ике-өч чакрымдагы авылга бару өчен дә ир рөхсәте кирәк. Ярар, көлмә! «Үз теләгең белән тышау кидең», — дисеңдер. Әйеме? Нишлим, анысы да әнә шул сүз кушар кеше булмаудан килеп чыкты. Сөйләшеп-күрешергә түгел, хат алышырга да синнән башка кешем юк. Тагын, инде үкенә дә башлаган, дип уйлама. Әллә нинди катлаулылыклары килеп чыккаласа да, ирле-хатынлы яшәүнең үз уңайлыклары бар. Такташ әйтмешли, берүзеңә ике «мин»ле буласың. Яңа килеп кушылган икенче яртың әүвәлгесеннән дә якынрак, үзрәк. Аның өчен күбрәк тә тырышасың әле, аңа әйбәтрәк булуын телисең — кызык! Үз башыңа төшмичә, аңлап бетерерлек түгел. Кияүгә чыкканчы, син әле фәлән- фәләнев өчен җан атачаксың, дисәләр, һич ышанмас идем. Була икән шул ул, малай! Бу дөньяда без белмәгән, башыбызга да китермәгән әллә нинди серле бәйләнешләр тулып ята, минемчә. Ир белән хатын мөнәсәбәте дә шуларның берседер, мөгаен.
Һаман язам да язам, әйтергә теләгә­немне ярып сала алмыйм. Анысын синнән җавап алгач, башка хатымда язармын инде. Кәшифә! Аңла хәлләремне, яз әле миңа! Рузәл дә синең белән киңәшергә кушты. Син минем, аңа белдермичә генә язышыйк, дигәнемнән шикләнеп калдың, бугай. Шикләнмә! Әйбәт кеше ул! Чын! Аның яхшылыкларын белми генә калганбыз икән, һәркөнне аның бер матур сыйфаты ачыла бара. Искиткеч! Безнең гаиләдә андый-мондый күңелсезлек килеп чыкса да, белеп тор, бары мин генә гаепле булачакмын. Рүзәл сине дә бик хөрмәт итә. Мин бит болай, кызыкка санап кына, ике арабызда сер булдырмакчы идем.
Үтенечем бар сиңа, башка төшкән бер четерекле хәлне чишә алмыйм. Рүзәл әйтә, моны Кәшифә генә ерып чыга ала, ди. Тик син әлегә кадәр актан-карадан җавап язмагач, бу хатымда барын да ачып сала алмыйм. Дөнья хәлен белеп булмый. Мин бит инде синең ерак юлда йөрүеңне дә чамалап карадым, һәр хатыма айлап-айлап вакыт биреп, җавап көттем. Әллә соң бөтенләй кулыңа кермиме алар?
Ярар, тукталыйм инде! Озын язуыма карап кына башымдагы сорауларга җавап таба алмам. Дәшмәвеңнең сәбәбен аңламыйм. Шулай да, башка чарам юк, бик кыен бер мәсьәләдә ярдәмең кирәк миңа. Хатыңны көтәм. Гөлләрия».

«Гөлләрия акыллым!
Синең кебек „башлы-күзле“ булган кешеләрне, гаилә ияләрен һәркем олылый. Мин дә шушындый тотрыклы тормыш алып бара башлавыңа бик шат. Шикләнмә: хатларыңның һәммәсе миңа килде. Кызыксынып укыдым. Рәхмәт. Бер генә теләгем бар: җитдирәк булыйк әле, ә? Бала-чагалыктан чыгарга күптән вакыт җиткән. Миңа бигрәк тә. Дөньям да катлаулырак, яшем дә синекеннән күбрәк. Син җиңел генә, „мин туфракта аунап үскән“, дип, кичергән кыенлыкларыңны

дәү иттереп күрсәтәсең. Беләсеңдер: сугыштан соңгы елларда хәлләр шәптән түгел иде. Миңа аларның да шаукымы эләгеп калды бит әле. Әти булачак кешем сугыштан бик бетерешеп кайткан булган. Әни, мине тапкач та, тол калган. Авылда яшәүләре бик авыр, дип аптыраганнан гына, Казанга күчеп киткән. Йорт-җирне бетергән. Шәһәрдә дә ул рәтле эшкә керә алмаган. Чыбык очы — тал башы, дигәндәй, әлеге дә баягы шушы Мәгъшия апага килеп сыенган.
Мәгъшия апа да тол. Өстәвенә аның тәрбиясендә карт әнисе дә бар иде әле. Өйләре үзең дә күрдең, алачык кебек бер нәрсә. Тик безгә Мәгъшия апаның ике бүлмәле шул алачыгы дөньяның иң якты, иң җылы почмагыннан да яхшырак тоелды. Монда яшәүче кешеләрнең бер-бер- сенә инсафлы мөнәсәбәте, өй хуҗасының киң күңеллелеге бүлмәләрнең чиста, җылы булуы безне сокландыра иде. Мин нәкъ шул елларда кешенең яшәү рәхәте малда түгеллегенә инанганмын. Барысы да күңелдә. Күңеле тар, саран кеше, күпме алтын-көмеш җыйса да, нинди генә ташпулатларда яшәсә дә, чын байлыкны, чын рәхәтне татый алмый китәчәк. Аңа барыбер нидер җитмәячәк һәм ул үзен кыерсытылган, хәерче, бәхетсез итеп тоячак.
Безнең Мәгъшия апа бер ипи алып кайтса, безнең бөтен тыкрыкта зур бәйрәм була торган иде. Кичке чәйдә һәрберебез алдына өстенә маргарин ягылган берәр (!) телем ипи куела. Әни, бичара, уңайсызлана: „Бу изгелекләреңне ничекләр итеп кайтарып бетерермен?“ — ди. Өй хуҗасының йөзе кояштай балкый:
— Алай бурыч биреш уйнамыйк! — ди.— Тәмләп ашагыз! Ризык тәмен, табын ямен җибәрмик! Бүген — миндә, иртәгә — синдә. Дөнья бу.
Әнине эшкә дә урнаштырган иде ул. Ашамлыклар кибетенә җыештыручы итеп. Ризык якларыбыз тәмам рәтләнеп киткән иде. Тик мондый тыныч, рәхәт көннәр озакка бармады, әни авырып егылды. Чирле кешегә ашамлыклар кибетендә эшләргә ярамый да икән. Әни бөтенләй, күзгә күренеп сыза иде. Сызарсың да. Уйлап кара: үзе япь-яшь тол калган, аннан, җиңел генә уйлап, авылыннан мәңгегә аерылган. Әле шул хәлендә дә мине кайгыртты. „Әтиең белән икәүләшеп хыяллана идек, кызым, үзебезгә уку эләкмәде, бу баланы укытып, зур кеше итәбез, ди торган идек“. Киреләнеп, аз гына ялкаулана башласам, гел шул сүзләрне кабатлый, аннары мин ирексездән китаплар укырга мәҗбүр була идем. Әти рәнҗеп ятадыр кебек тоела, оят.
Каникуллардан түшкә-түшкә каз күтәреп килгәндә, Мәгъшия апа белән ничек көн итеп ятуым турында сезнең кайсыгыз уйлап карады икән? Ул көннәр исемә төшсә, хәзер дә каз тәне чыга. Бик кечкенәдән: „Миңа укырга кирәк!“ — дигән бурыч басымын тоеп яшәү генә коткара килгәндер. Югыйсә урта мәктәбен үк ташлап: „Үз тамагымны үзем туйдырыйм!“ — дип, башка юлдан китәргә мөмкин иде. Әнием мин бишенче класста чакта ук дөньядан кичте бит.
Син, Гөлләрия, уйнаган кебек яшәргә өйрәнгәнсең. Кияүгә дә, сүз кушар кеше кирәк, дип чыккансың. Уйлап кара: син бит монда башка берәүнең дә язмышын үз җаваплылыгыңа аласың. Рүзәлгә „сүз кушар кеше“ генә түгел, тормышны бергәләп тарта торган хатын кирәктер?
Юк, минем бу сүзләремне гаепләү төсендә кабул итмә, мин моны дөнья хәлләренә икебезнең ике төрле каравын аңлатыр өчен язам.
Эшемнән зарланмыйм. Язганнарымны укуыңа рәхмәт. Тырышам инде. Әле июнь аенда гына Себер якларына — Өркет өлкәсенә барып кайттым. Унбиш көн яшәдем. Яңа дөнья ачкандай булдым. Мин Себерне бөтенләй белмәгәнмен икән. Иң гаҗәпләндергәне — урманнар! Хәер, алай дисәм, елгалары үпкәләр төсле. Үтә күренмәле саф сулы елгалар, бездәге язгы шарлавыклар кебек ашыга-ашыга ага. Алар бит тау башларындагы мәңгелек бозлардан башлана. Ул андагы балыклар! Урманы биниһая дәү чытырманлык кебек. Гасыр буе шул килеш үскән дә үскән, картайган агачлар череп егылганнар. Карагайлар, эрбетләр… Кырыгар метрлы алар. Сирәк-мирәк очрый торган аланнарындагы чәчәкләрне күрсәң?!
Ике кичемне аучылар өендә үткәрдем, һай, ул төннәрнең серлелеге! Сиңа аңлатырдай сүзләр кайдан табарга?!. Мәгълүм бер сәгатьтә кошлар сайрарга тотына. Алары тынып өлгерми — вак җәнлекләр шыбырдаша башлый. Ул да түгел — бөтен тирәлек манма чыкка чума. Дөм караңгы. Без учак тирәсендә утырабыз. Менә сиңа карбуранлы, салкын Себер! Мин быелгы язны ике мәртәбә кичердем. Себер язы шул июньнәрдә була икән бит!
Картлар белән үзем күргәннәр турында сөйләшкән идем, кул гына селтиләр:
— И-и, бала! Себермени бу?! — диләр.—Юк инде, бетте инде ул чын Себер. Бетерделәр. Үзәктән күп килделәр. Бөтенесе — аучы. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә, аталар. Чәшкене куркытып качырдылар, тиен дә бик аз калды…
Урман кисүчеләрнең эше белән танышырга барган идем. Безнең якташлар да күп анда. Тик табигать белән бигрәк шәфкатьсез кыланалар шул. Урман, печән чапкан кебек, тоташтан кырып, бетереп барыла. Андый озын, киң печән пакусын да күргән юк иде. Тик иң аянычы — мең-миллион торырлык шул байлык, вакытында тиешле урынына илтеп җиткерелмичә, кискән җирендә үк чери, яраксызга чыга икән.
Кешенең мондый урынсыз шәфкать­сезлеген табигать үзенчә „бәяли“. Мин монда яшәгән көннәрдә дә коточкыч хәл булды: агач тарттырып йөрүче бер егет машинасы-ние белән сазлыкка батты. Җир йотты, диделәр. Борынгыларның, кайгы кайгыга охшамас, дигән сүзләре хак икән, һәлак булган егетнең сөйгән кызы елый: „И-и, ник, үле гәүдәң генә булса да, каршымда түгел соң? — ди. — Үзем юар идем, гүргә иңдерер идем, каберең өстендә чәчәкләр үстерер идем…“
Якташларыбызның эш үрнәге турында гына язармын, дип барган идем, уйлана торгач, бу урман кисүнең Җир өчен хәвефле якларын да сыйдырмакчы булдым. Тик… басылып чыкканчы, язылганнарның шәүләсе генә калды ла!
Мине җавап язмавым өчен битәрлә­гәнсең. Дөресен әйтим: үземә дә кыен. Миңа бит синең белән „сөйләшү“ тагын да тансыг­рак. Язардай, синнән сорардай сүзләрем күкрәгемә тулып, ташып чыгарга җитешә. Шул хәлдә дә дәшми ятуымның сәбәбен Рүзәлдән сора. Шуннан артыгын мин әйтә алмыйм. Миңа, сезнең арага кереп, кача-поса хат алышу килешми. Яратмыйм мин андый хәрам эшләрне. Ир белән хатын арасына кергәнче, пычак белән пычак арасына керүең хәерлерәк. Менә шул, гөлкәем.
Хуш. Кәшифә».

«Кәшифә, карале, син эчкерле икәнсең бит, ә?! Әллә кайчан булган-беткән нәрсәләрне яңартып, Гөлләриядән сорап ятасың икән: янәсе, Рүзәл рөхсәт итәме-юкмы? Нинди икеләнү булырга мөмкин? Әллә мине феодал дип белдеңме? Теге чактагы күргән-белгәннәреңне оныт та — вәссәлам! Син бит туй алдыннан барын да шәп-шәрә итеп язган идең. Карале, сер булып калсын инде ул яшьлек хаталары, ә?! Нигә мине оялтырга? Аннары, тирәннәнрәк уйлап карасаң, теге кыз баланы „бәла“дән коткару рычагы синең кулда иде бит. Хәзер генә барын да Рүзәлгә сылтау гадел булмас ул. Ярый, ярый, мин бәхәсләшмим. Гаеплә, рәхәтләнеп гаеплә мине, тик соңыннан оныт! Яме? Әйдә, вакланмыйк! Минем „карчык“ка да бер ярдәм күрсәт инде син, ә?! Хәзер Мәгъшия апаның танышлары гына түгел, республиканың бөтен түрәләре синең кулда. Казандагы журналистларның элемтәләрен беләм мин: министрларны утлы табага бас­тыралар. Шәп эшкә эләктең!
Мине мондагы училищега утырттылар. Авыл хуҗалыгы ечен белгечләр әзерлибез. Ха-ха-ха, көлеп үләрсең! Ул „белгеч“ дигәнең тракторчы да шофер инде. Авыл мәктәпләрендә сигез класстан ары китә алмаган балалар җыела. Мин — шуларга баш тәрбияче. Кайчак укытып та алгалыйм. Акчасы шәп төшә! Һәркемнең үз куанычы. Колхоз-совхозларны да үз кулыбызда тотабыз. Бу якларга килеп чыгарга уйласаң, зуррак сумка алып кил, ит, май тутырып җибәрергә була.
Ярый. Килештек, яме?! Син — миңа, мин — сиңа. Дөньяда шунсыз яшәп булмый. Кул — кулны, ике кул битне юа, белдеңме, сабакташ!
Хуш. Рүзәл».

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев