Якташыбыз, язучы, журналист Кояш Тимбикованың «Табылдык хатлар сере» повесте (3нче кисәк)
...
Сиңа аңлашылмас тагын бер ягы бар иде аның. Мул иттереп пенсия һәм күп итеп затлы ризыклар бирәләр иде аңа. Акчага тиенгән көнне, тирә-күршедәге ир-атларга әйтеп, әрҗәсе белән аракы кайтарта. Атналар буе шуны эчеп һәм күңеле теләгәннәргә эчертеп, дөм-исерек килеш гомер кичерә. Шул көннәренең берәрсендә безнең факультет аспиранты да килә, ул исә үзе янына мине дә чакырта иде. Эчәргә дә кыстый…
Их, Кәшифә, син бит мин кичергәннәрне төшеңдә дә күрмәгән, кирәге дә юк, ходай сакласын! Син тормышның сөт өсте кебек күзгә күренгән төшендәге татлы, саф яки саф булырга тиешле якларын гына таныйсың. Күпләр, мең-миллионнар, өсте сыдырып алынган сөт кебек ифрат сыек һәм, җирнең үзе кебек, бик тә тупас катламында яши…
Әй, әллә кайларга кереп киттем лә! Ну, малай, хат язуың шәп тә булган! Рәхмәт яусын! Мин монда районның «күренекле язучысы»на әйләндем. Авыл халкы «журналист», «газетчик» дип тормый, «язучы» дип кенә җибәрә. Газетабыз атнага ике чыга. Атна саен язмый калганым юк. Сибәм генә! Дәү-дәү агайларны элеп алып, селкеп салам. Редакторым башта бик яратты. «Кыю! Кыю!» — дип мактап кына торды. Хәзер: «Сабыррак булыйк!» — ди.
Кил әле бер, күреп китәрсең. Сыйларга-нитәргә рәтем юк-югын. Төзүчеләр торагында яшим. Җиде кыз бер бүлмәдә. Кая туры килсә, шунда ашап-эчеп йөрим. Күп вакытым авылларда үтә. Язуын редакциядә язам. Анда да әллә ни җәелеп китәрлек түгел, дүртәү утырабыз. Әй, мин зарланмыйм ла! Без әллә кем түгел.
Мондагы хәлләрне хатка язып кына бетерә торганмы? Килеп күр! Хәзергә шуннан артыгын әйтмим. Бер-ике көннән тагын хат җибәрермен әле — шаккатырсың, белдеңме?!
Хуш. Гөлләрия».
«Кәшифә, нихәл, малай!
Бер-бер артлы хат яудырырга тотынуымнан көлмә инде. Сәбәбе сәбәп кенә дә түгел — кияүгә чыгам бит мин. Менә сиңа чакыру:
„Хөрмәтле Кәшифә туташ!
Сезне алтынчы ноябрь көнне кичке сәгать җидегә туй мәҗлесебезгә чакырабыз.
Рүзәл белән Гөлләрия“.
Күрдеңме? Егылып китмәдеңме? Юктыр әле. Син әле кияү булырга тиешле кешенең кайсы Рүзәл икәнен чамаламыйсыңдыр. Бишенче курста гына безнең төркемгә килеп кушылган чибәр егетне син онытып та өлгергәнсеңдер инде. Шул ул, үзе! Инде белдеңме?!
„Кил!“ — дип беренче хатымда да кат-кат язган идем, очрашуыбызга бик ышанам. Туй хәтле туйдан баш тартмассың бит инде, әйеме?! Аннары син минем хәлне дә аңла: монда, ерактан очып төшкән кош кебек, япа-ялгызмын. Бер кешем дә юк. Әни бик карт инде. Туганнар да чамалы. Ни булганы да бу якка килергә атлыгып тормый. Авылныкылар бит: ишегаллары тулы терлек-туар, итәкләрендә — бала-чага.
Беркемем дә юк, дияргә яхшы түгел. Рүзәлнең туган- тумачасын күрсәң — үлеш!
Кил! Яклаучым булырсың, ичмасам. Авыл җирендә кешенең тормышы шул туй мәҗлесенең ничек үтүенә бәйле рәвештә башланып китә. Кунаклар: „И-и, киленнең нәселендә кулга тотарлык бер кеше дә юк икән!“ — дип сукранышып утырсалар, бетте баш.
Группаның башка кешеләрен чакыра алмыйм. Монда кунак йорты юк. Син шуңа күрә дә һичшиксез килергә тиешсең.
Көтәбез. Гөлләрия».
«Гөлләрия, сәлам!
Туйга әзерләнү шәп нәрсәдер. Вакыты да җиткән. Төркемебез кызларыннан синең белән икәү генә калып бара идек, бугай. Инде син дә тәвәккәлләгәнсең. Котлыйм!
Туеңа чакыруың өчен рәхмәт. Барырмын, син ничек теләсәң, шулай булыр. Тик мин бу хатымда берничә мәсьәләгә ачыклык кертергә уйлыйм, кирәк саныйм. Башка берәү алай маташмас та иде — миннән булмый. Сүзләрем Рүзәлгә кагылышлы. Алдан ук кичерүеңне сорап тотынам. Кем белә: бәлки, синең ачуың килер. Мине дә аңларга тырыш әле: башкача булдыра алмыйм. Көн дә очрашып торсак, мин ничек тә шомартыбрак сөйләү әмәлен табар идем. Хаттан башка чара юк икән инде, барын да турыдан- туры ярып салырга гына кала.
Җитмәсә, вакыт та аз калган: бу хатыма җавап көтәрлек кенә. Әле берәр ай ара булса, сиңа бер генә сорау биреп котылыр идем. Гөлләрия матурым, Рүзәлнең, сиңа кушылганчы, ниләр кылганын беләсеңме соң, сөйләп бирдеме ул сиңа барын да? — дияр идем. Аннары, белү-белмәвеңә карап, тагын бер хат салыр идем. Хәзер исә безнең андый мөмкинлекләр юк. Хатым бер
атнадан кулыңа керер. Икенче атна азагында — туегыз.
Син мин белгәннәрне туеңа кадәр ишетергә тиешсең. Үкенергә калмасын, аннан да яманы юк. Эчке бер тоемлау миңа тынгылык бирми. Рүзәл сиңа ачылып бетмәгән шикелле. Тәвәккәллим.
Беләсеңме, Рүзәл диплом яклап йөргәндә үк хатынлы иде бит инде. Миңа бу хакта һич көтмәгәндә белергә туры килде. Болай булды. Ул көнне бик озак уку залында утырдым мин. Дипломымның „Библиография“ бүлеген кабат күздән кичереп, соңгы ноктасын куйдым. Күңелне җиңү хисе биләп алды.
Бу халәтне син яхшы аңлыйсың. Арыганлык та онытылды. Очынып баскычтан төшеп барам. Каршыма әлеге Рүзәл килә.
— Сәлам! — ди. — Мин сине эзли идем әле.
— Сәлам! Мине эзләрлек ни булды?
— Әйдә безнең белән ресторанга!
— И-и, ашыйсым килүне кайдан белдең, менә рәхмәт! Шулкадәр ачыктым, өйгә кайтып җитәрлек тә чамам, юк, — дим.
Атылып урамга чыктым. Плащымны төймәләргә дә онытканмын, очам гына. Рүзәл әллә кайда, артта калды. Кайсы ресторанга баруыбызны сорарга, дип артка борылсам, Рүзәлгә тагын бер кыз ияргән. Таныш түгел. Икеләнебрәк калуымны сизеп, ул ашыга-ашыга таныштырды. Исемнәребезне әйтештек. Ул кызның исемен хәтерләмим. Аны гына түгел, мин бу вакыйганы мәңгегә онытырга теләгән идем. Сиңа килеп бәйләнгәнгә генә яңарды да куйды менә.
Рүзәлнең „ресторан“ дигәне Баумандагы бер кафе булып чыкты.
— Әйдәгез! — диде дә алып кереп китте.
Чират. Кулларына поднос тоткан кешеләрне күргәч, өйгә кайтып китмәвемә үкенә башладым. Мәгъшия апа тәрбиясендә яшәгәнгә, мин мондый ашханәләргә өйрәнмәгән. Шулай да гайрәтем чигүне Рүзәлгә сиздерергә яхшысынмадым.
— Кеше күп икән, — дип кенә әйтеп куйдым.
— Сез, кызлар-ханымнар, барыгыз, утырыгыз! Табынны үзем тезәрмен, — Рүзәл шулай диде. Аулак почмактагы өстәлгә ымлады. — Барыгыз, бар!
„Ярый әле шуңа башың җитте“, дип бераз тынычлана төштем. Әмма ялгышканмын, чөнки, өстәл янына утыруга, яңа танышым елап җибәрде.
— „Ханым“ дигәне — мин инде ул, — ди. Керфекләре аска иелде, дерелдәвек бармаклары эскәтернең чукларын кымтырыклый. — Мин бит аның хатыны.
Моңа әллә ни исем китмәде. Рүзәлнең өйләнгәнлеген белми идем. Белмәсәм соң? Аның бит безнең группага килеп кушылуына да берничә ай гына. Ул безгә гаилә хәлен сөйләп бирергә йөкләмә алмаган. Минем дә аңа эч серләремне сөйләгәнем юк ич?! Шуңа күрә тыныч кына:
— Ярар, аңа ник борчыласыз, кызларның үз вакытында ханымга әйләнүе хәерле, — дидем.
— Миңа хәерле генә иттереп кияүгә чыгулар эләкмәде инде. — Ул тыелгысыз аккан күз яшьләрен сөртеп өлгерә алмый. — Зур тавыш куптардым бит мин. Рүзәл өйләнергә теләмәгән иде. Әүвәл диплом алырга тырыша. Минем үз хәлем хәл: авырга уздым…
Әй уңайсыз булып китте. Без бит аның ише нәрсәләр турында уйлап карарга да өйрәнмәгән. Җаныма ут капты. Ачуым чыкты. „Ни пычагыма минем алда әллә нинди интим хәлләрен сөйләп тора соң әле бу хатын? Ире бар, сөйләсен шуңа! Минем кайгым шулмы? Дипломымны чистага күчереп язасым бар, саубуллашу кичәсендә кияргә дигән күлмәгемне тегеп бетерергә кирәк…“
— Ярар инде, мин андый нәрсәләрне белмим, — дидем.
— Мин алар авылының балалар бакчасында эшләдем. Рүзәл — мәктәптә. Бакчаның бер бүлмәсендә ике ел буе тыныч кына яшәдем. Бусында Рүзәл килеп йөдәтте… — Хатын, минем кирәксенү-кирәксенмәвемә һич игътибар итмәстән, сөйли дә сөйли. Хәтта ашыга да, ире килгәләгәнче, күңелендәген түгеп калырга ашыга сыман. Ул сөйли, минем бер колактан керә, икенчесеннән чыга. — Балам туасын белгәч, Рүзәл йөрми башлаган иде, авыл советына кереп, таләп иттем.
— Аһа, кара син аны! — Миңа да кызык булып китте. — Алай да буламы?
Нәкъ шул вакытта, поднос күтәреп, Рүзәл килеп җитте. Хатыныннан:
— Иә, ничек килештегезме? — дип сорады. Безнең сөйләшүнең эшлекле эзгә төшә алмаганын аңлагач, ачуланырга ук тотынды: — Шулайдыр дип уйлаган идем әле аны. Ике тиенгә кирәкмәгәнне лыкылдап утыргансыздыр.
— Юк ла! — Хатын мөлдерәтеп миңа карады. — Авылыбызның матурлыгын гына сөйләмәкче идем…
— Авыл яши белгәннәргә генә матур ул. Итәк-чабуыңны җыештыра белмәсәң, синең кебек, селәгәй агызып, елап-сыктап йөрергә каласың. Ә, Кәшифә, шулай түгелмени? — Ул бик
килешсез иттереп көләргә тотынды. — Сиңа үтенеч бар безнең, Кәшифә. Менә минем бу ханым- әфәндене, берничә көнгә больницага кертеп, сафландырып чыгарырга иде. Авыл җирендә, үзең беләсең…
— Белмим, мин бернәрсә дә белмим!
— Ачуланма инде! — Теге хатын тагын телгә килде. Ялварулы тавыш белән аңлатырга тырышты. — Без, өйләнешкәндә үк бала кирәкмәс, әүвәл бераз хәл җыярбыз, аякка басарбыз, дип килешкән идек. Рүзәл дипломын якласын.
— Ярдәм итәрбез, — дидем мин. — Китаплар күп монда. Уку залына йөрергә кирәк!
— Хикмәт анда түгел. — Рүзәл сүзне тагын үзенә кирәклерәк якка борды. — Мин диплом алганда бөтенләй соң була. Моның эшен шушы атнада башкарырга кирәк! Син — шәһәрдә яшәгән кыз, квартир хуҗаңның таныш врачлары бардыр?..
Мин, теләсәм-теләмәсәм, коточкыч хәлләрнең шаһиты, булдым. Рүзәл, өстәлдәге савытларны җыештырып, кухня ягына киткәч, хатыны миңа тагын әллә нинди „килешү“ләре турында сөйләп азапланды:
— Авырымнан котылмасам, миңа рәхим-шәфкать тимәс. Аның иң кирәге — никах кәгазе, зиначы исемен күтәреп йөрер хәлем юк. Анысы булды, хәзер инде аның үтенечен тыңламый ярамас. Ир бит…
Мин аларны өебезгә, Мәгъшия апа белән сөйләшергә алып кайттым. Мәгъшия апаны үзең дә беләсең, кеше йомышын үтәргә җанын аямый. Безнең теләсә нинди йомышны башкара иде. Бәйрәмнәрдә дә гел бездә утыра торган идек бит. Хәтерлисеңме? Акча салыша торган идек. Кайтарып бирәм. Ул, санап карый да, кулъяулыгына төйнәгән үз „байлыгын“ да безнекенә куша: „Менә хәзер җитәр шәт“, — дип куя торган иде.
Күрәсең, Рүзәлнең әлеге ямьсез таләбен дә үтәргә алынгандыр. Өйдә ул хакта сүз булмады. Чамалап кына әйтүем. Мин диплом яклаган көнне Рүзәл кулыма бәләк буе шоколад китереп тоттырды.
— Сиңа түгел, сине тәрбияләп торучы мөхтәрәм Мәгъшия карчыкка! — ди.
Шул ук көнне миңа Рүзәлнең икенче ягы да ачылды. Хәтереңдәме: диплом яклау шатлыгыннан мин бөтен груп-паны өйгә алып кайттым. Мәгъшия апа бу мәҗлескә атна буе әзерләнде — базар буеннан кайтып кермәде. Балан бәлеше салды, гөбәдия пешерде. Табын гөр килде.
Егетләр тәмәке тарткаларга чыккаладылар. Мин аш-су ягы белән ике арада киләп сардым. Бер чыгуымда Мәхмүт белән Рүзәлнең җитди сөйләшүләренә шаһит булдым. .Мәхмүт дипломын мартта ук яклаган иде ич. Рүзәл аңардан үз дипломын язарга ярдәм сорый. Тик без белгәнчә түгел, сәүдәгәрләрчә.
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев