Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Якташыбыз, язучы, журналист Кояш Тимбикованың «Табылдык хатлар сере» повесте (19нчы кисәк)

Кәшифә, канатым! Хатларың сеңелгә гел яхшылык кына теләп язылган. Бала турындагысы күңелемне бигрәк тә алгысытып җибәрде. Аны врачка күрсәтеп карасаң, әй яхшы булыр иде дә бит! Ул сабый, олыларның уйламый яшәве аркасында, тере мәет кебек калды. Мин аны ач та, ялангач та итмим анысы. Тик әнә һаман теле ачылмавы, күңеле күтәрелә алмавына чара юк. Хатыңдагы чакыруны укыгач, бер кылкынып та куйган идем: кызыкайны күтәрәм дә китәм! Кая инде: итәгем тулы бала, абзар тулы терлек, колхоз бозаулары илләү. Санап караган идем, егылып китә яздым: минем кулга йөз сиксән күз карап тора. Арадан бер баланы гына күтәреп чыгып китсәм, башкалары чырыйлап ач утырачак. Күңел — күктә, күк — биектә

Бүтән чара таба алмагач, сиңа хат язарга алындым. Әллә, мин әйтәм, Кәшифә канатым, шул бәхетсез сабыйны үзеңә сыендырасыңмы? Ә? Мин жүләрне ачуланырга ашыкма: күңелең кабул итмәсә, оныт! Мине, туганының баласыннан котылырга чамалый дип тиргәмә. Валлаһи, дип әйтәм, үз балам шушы хәлдә дөбрәнләнеп утырса да, мин берни дә эшли алмас идем. Чабуым җиргә ябышкан. Ерак китә алмыймын, тарта да туктата. Синең, канатым, акыл гына түгел, адымнар да башка. Йөргәнсең бит әле әнә киң Себерне бер итеп!

Юл чыгымын, түләргә кирәкле бөтен акчаны үзем бирәм. Олы кызымның туена дип абыеңа да сиздерми җыйган акчам бар, тирес арасында казынып тапкан хәләл акча. Күземне дә йоммыйча, һич жәлләмичә бирәм. Йөрү генә булмый миннән. Үземнең чирләр дә бер олау: авызым тулы тишек теш, эчемдә ике бүсер. Әле аягымда йөри алам, дим дә кул селтим. Ярты көнгә дә чыгып китә алмыйм.

Ярар, канатым. Шуннан калганын сиңа тапшырам. Үзең теләсәң нишлә! Сабыйның күз карашы нурлы, авызыннан селәгәй акмый, сыны төз, чир-зәхмәте әллә ни тирәнгә китмәгән булырга тиеш дип беләм.

Башка бер сүзем дә юк. Әле дә озакка сузылды. Эштә арып, терлекче йортына ял итәргә кергән араларда, атна буе яздым. Гаеп итмә, без бит — барыбыз да — адәм балалары. Бер-береңә ярдәм итәргә ярамагач, күңелдәге теләкне дә белдерергә тартынгач, нинди адәмнәр булабыз соң? Әйеме? Әйе шул. Кирәк санасаң, хәбәр салырсың.

Гөлләриянең җиңгәсе».

 

...Рәшидә китап-дәфтәрләрне кат-кат актарды. Хәтта, чемоданны идәннән күтәреп, аның астын капшап карады. Әйтерсең лә, моннан дистәләрчә еллар элек бер-берсенә хат язышкан кызларның язмышы аңа бөтен төгәллеге белән ачылып җитәргә тиеш. Юк. Ул күпме тырышса да, иске чемоданнан артык бер хәреф тә чыкмады. Рәшидә башында туган сораулар гына куера барды. Ни булып беткән: Гөлләрия дигәне яман гадәтеннән арына алганмы? Кәшифә аның баласына ярдәм кулы сузганмы? Нишләгән ул нәни кыз? «Нәни» димәктән...

Рәшидә иңрәп китте. Хәзер ул бала үсеп җиткәндер бит инде?! Әлбәттә, һичшиксез. Күпме вакыт узган! Чамаларга була бит! Йокларга яткач та Рәшидә бик озак уйланды. Хат ияләренең язмышын, үзенчә түгәрәкләп, бүгенге көннәргә китереп ялгарга тырышты. Тик күңеле ризалашырга теләмәде. Сорауларга төгәл җавап табу омтылышы көчәя генә төште. Уйланып ята торгач, аңарда, чемодан хуҗасын эзләп карарга була бит, дигән яңа фикер туды. Кәшифә Фәсхинең әле дә Казанда яшәве бик ихтимал.

Кызганыч ки, Рәшидәләр татарча газета-журналлар алдырмый. Шулай да радио яки телевизордагы татарча тапшыруларны яратып тыңлыйлар. Хәтере ялгышмаса, аларда ара-тирә әлеге журналистканың исем-фамилиясе дә ишетелгәли, бугай. Казан редакцияләренең берәрсендә эшләсә, Кәшифәне эзләп табу бик җиңел булачак...

Телефон трубкасын алган ир-ат, Рәшидәнең соравын тыңлаганчы, озак кына берәү белән сөйләште. Аннары: «Ә-ә, Кәшифә Фәсхиме? — дип сузды. — Ул бүген генә ялга чыкты. Бер айдан шылтыратыгыз, тик бу телефоннан түгел, аның саны башка. Әгәр йомышыгыз редакциягә караса, миңа әйтергә дә мөмкин...»

 

Рәшидә аңа табылдык чемодан хәлен сөйләп бирде:

— Үтенечем юк. Кәшифә апага шул әйберләрен тапшырмакчы идем, — диде.

— Эһе, эһе, — дип кенә торган егет, «табылдык» сүзен ишеткәч, дөрләп кабынды. — У-у! Мин сезгә хәзер Кәшифәнең өй адресын бирәм. Ул әле Казанда, барыгыз, сөенче алыгыз! — диде...

Әллә ни озын-озакка сузмастан Рәшидә, иске чемоданны күтәреп, хатлар иясен эзли китте.

Ишек кыңгыравының былбылныкына охшаш тавышы тынып та өлгермәгән иде, Рәшидә каршына озын буйлы, алтын алмадай тулып пешкән кыз чыгып басты. Исәнләште. Рәшидә аңа:

— Миңа Кәшифә Фәсхи кирәк иде, — диде.

Кыз, башын түр якка борып:

— Әни! — дип кычкырды.

Эчкәре бүлмәдән, сабыр атлап, журналистка чыкты. Рәшидә, хатлардан чамалап, аның кыяфәтен күз алдына китерә иде инде. Тик «кала кызы» Кәшифә бөтенләй башка икән: уртачадан да кыскарак буй, ябык, сагыш тулы күзләрендә — моң, сорау, таләп, тагын әллә ниләр.

Сарылыктан аклыкка күчә башлаган чәч толымнарын башына урап куйган, миен томалаган фикерләрен артык еракларга таратмаска тырышкан диярсең! Куе чәчнең борын турысындагы бер тотамы кар кебек агарган. Бу табигый бизәк, киек каз юлының кара төнне яктыртканы кебек, аның йөзенә гаҗәеп бер нур сибә сыман.

Рәшидә, беренче мизгелдә күргән­нәрен укыган хатларга һичничек тоташтырып җиткерә алмыйча, югалып калды. Сәламләштеләрме соң әле? Әллә кечесенә сәлам биреп, өлкәнрәге белән исәнләшергә дә оныттымы соң? Менә сиңа укытучы, менә сиңа әдәп сакчысы!

— Исәнмесез! Гафу итә күрегез!

Рәшидәнең үз тавышы үзенә ят тоелды. Нишләргә белми аптырап калуына чара эзләп, иске чемоданны алга сузды, «тык» иттереп идәнгә куйды. Әле, тел әйләндереп, бер сүз әйтергә дә өлгермәгән Кәшифә, озын халатының саллы чабуын талгын гына җилфердәтеп, Рәшидә ягына тартылды. Ике арадагы чемоданны танып алып, ике куллап аңа ябышты, идәнгә тезләнде дә башын чемодан өстенә салды.

Моңарчы Рәшидәгә әллә ни игътибар бирмичә читтә генә торучы яшь кыз, очып килеп, журналистка янына чүмәште, иңнәреннән кысып:

— Әллә шулмы, әни? — дип сорады.

— Шул, акыллым, шул!

Гүя алар янында Рәшидә юк иде. Икәүләшеп чемоданны ачтылар. Кәшифә иң өстә яткан хатлар папкасын кулына алды. Ачты. Төпләмәне, күз йөгертеп кенә, барлап чыкты. Шуннан соң гына Рәшидәгә күтәрелеп карады:

— Кем сез? — диде. — Нинди изге җан сез?

Алар Кәшифә Фәсхинең эш бүлмәсендә шактый утырдылар. Рәшидә башта күңелен кытыклап торган сорауларны кузгата алмады. Күбрәк Кәшифә сөйләде. Аның сүзе чемоданны югалтуга һәм эзләүгә бәйле иде.

— Минем гомер авырулар белән көрәшеп уза, — дип, гади генә башлап җибәрде ул. — Кеше организмындагы чирләр генә түгел. Җәмгыятьтәге яман хәлләрне дә шуңа ялгап сөйләвем инде... — Кәшифә күбрәк эшенә бәйле четерекле вакыйгаларны искә төшереп утырды.— Әле генә Татарстандагы ятим балалар йортларын йөреп чыктым. Хәйраннарга калдым... Хәтта язарга кул бармый. Беләсезме: бер ягымлы карашка тилмереп ятучы шул балаларның туксан тугыз проценты, әти-әниле килеш, балалар йортына тапшырылган...

Бераздан яшь кыз ишектән башын тыгып елмайды:

— Әни, чәй кайнатыйммы? — дип сорады.

— Рәхмәт, акыллым, бигрәк әйбәт булыр иде ул! — диде Кәшифә.

Рәшидә сүз сөрешенең бүленүеннән файдаланып калырга җөрьәт итте:

— Мин дә сорыйм әле! — диде. — Папкагыз тышындагы сүзләргә караганда, сез, әлеге хатлардан файдаланып, ниндидер әсәр язмакчы булгансыз бит. Ул ниятегез барып чыгармы соң?

— Мин үзем дә сүземне шуңа китереп ялгамакчы идем. — Кәшифәнең йөзенә алсулык йөгерде. — Мавыгыбрак киттем. Авыру дигән нәрсә безне бик озаклап талкыды ул: әле мине, әле Мәгъшия апамны. Эштән озакка аерылып-аерылып тордым. Мәгъшия апа бик бетереште, әле дә больницада. Бу юлы туры үземә алып кайтам инде. Ялгыз гына яшәрлеге калмады. Ни күрәсен бергә кичерербез. — Кәшифә тынып торды. Хатларга бәйле төп сүзне әйтергәме-юкмы, дип, икеләнебрәк калды кебек. Бераздан моңлы карашын кабат Рәшидәгә төшереп алды да тәвәккәлләде. — Сезнең сорарга да, җавап көтәргә дә хакыгыз бар, әлбәттә: чемоданны китереп бирмәсәгез, мин бит — ике кулсыз идем. Мәгъшия апа яңа йортка күченүне өнәми килде. Соңыннан, аның ай-ваена карамыйча, күчергәннәр дә куйганнар. Үзем дә яңа квартира бирделәр дип кенә Мәгъшия ападан аерылу ягында түгел идем. Бик озак ияләндем. Әйберләремнең күбесе анда торып калды. Чемоданымны кирәге чыккач кына алырмын дип аңарда тота идем. Хатлар да Мәгъшия апа янында яшәгән елларга бәйле бит. Әллә шуңа күрә дә алып китәргә ашыкмадым инде... Мәгъшия апаның соңгы вакытта больницага эләгүен ишеткәч тә әле ул чемодан турында сорарга онытканмын. Бөтен кайгыртканым аның сәламәтлеге булды.

Соңгы баруымда Мәгъшия апа миңа чемоданның иске өй келәтендә калганлыгын, аны кемдер табып алганлыгын әйтте. Йөгереп бардым — анда инде биек-биек агачлар утыртып өлгергәннәр. Хәйраннарга калдым.

— Нишләргә соң? — Журналистка Рәшидәгә тутырып карады. Күзләрендәге моң-сагыш дәрья булып ташып чыгар төсле. — Менә безнең кыз да гашыйк булды кебек әле. Егете дә «аһ» итеп йөри. Алар бит аны-моны белми. Нәни Кәшифә читтән торып укырга институтка кермәкче. Миңа калса, һич кирәкми. Сәламәтлек кадерлерәк. Аңа, бит бик көчәнергә ярамый, авырып китсә, Гөлләриясе тагын чыгырдан чыгар...

— Әле хәзер кайда соң ул? Монда ук яшиме? Эшлиме?

Кәшифә моңсу елмаеп куйды.

— Юк. Гөлләриям үзенең кичеккән бәхетен бик ерактан тапты. Бала тәмам дәваланып беткәч, соңгысы дип, тагын Чиләбегә киткән иде. Шунда кавышканнар.

— И-и, тагын кияүгә чыккан икән, җүнсез!

— Алай димәгез! Ул бик дөрес эшләде. Домна мичен төзәткәндә ике аягын бетон плитә белән издереп инвалид булган гайрәтле бер кешене очратты ул. Чиләбедә. Теге кеше дә: «Мин хәзер кемгә кирәк?!» — дип эчкечелеккә бирелгән. Гөлләрия шул харап булган каһарманны аякка бастырды. Үзе көлә, эчеп йөрмәсәм мондый гомерлек ярны ничек табар идем әле? — ди. Нәни Кәшифәнең миндә торып калуы да шуннан килеп чыкты. Уллары бар. Минем фамилиямне исем итеп куштылар. Кем инде хәзер балага Фәсхетдин куша? — Журналистканың тавышы тагын юашланды. Гүя, ул үзалдына гына сөйләнә, сүзен башкалар ишетсә, бүгенге ирешкәннәрен күпсенер, көнләшер, яманга юрар да, ул әлеге бәхетеннән колак кагар кебөк. — Инде барысы да сау-сәламәтләр: кызыбыз да, Гөлләрия дә, аның яңа дусты да... Инвалид егет, Гөлләриягә өйләнгәч, институт тәмамлады. Домна мичләрен проектлау бүлегендә инженер. Гөлләриям үз һөнәребезгә кайтып төште, бер заводта газета чыгара.

— Ә Рүзәл?

— Аның да эшләре гөрли. — Кәшифә чыраен сыткандай итте. — Хәзер ул — СПТУ директоры. Бер яшь кенә укытучыга өйләнгән. Кызына бик кыйммәтле дәва кирәккәч, акча сорап, телефоннан шылтыраткан идем — көлде генә. Мыскыллап та куйды инде мине. Үзе һаман шул сүзне кабатлый: «Минеке түгелдер ул бала»,— ди.

Кызыкай кертеп куйган чәйләре суынган иде инде. Кәшифә:

— Әллә кайнарлатыйкмы? — дип сорады.

— Кирәкмәс. Барыбер сезнең сүзләрдән дә кайнаррак була алмас. Тыңлый-тыңлый йөрәгемә ут капты,— диде Рәшидә.

— Күңелегез яхшы икән.— Кәшифә тагын моңсу гына елмаеп куйды.— Кеше язмышын үзегезнекедәй якын кабул итәсез.— Ул карашларын язу өстәлендәге папкаларга күчерде.— Безнең соңгы еллардагы хатларны да укыйсыгыз килсә...—-Ул урыныннан торды. Өеп куелган папкалар арасыннан берсен алып Рәшидәгә сузды.— Монда Гөлләриянең Магнитогорскидан салган хатлары. Ихластан яза ул, укуы рәхәт. Сезнең алар белән танышырга хакыгыз бар. Чемодан өчен бу гына да аз әле. Өметем өзелгән иде. Ул хатларда — безнең буынның язмышы бит...

Рәшидә папканы кулына алды, ачып карады. Хатлар, нәкъ чемодандагылары кебек, пөхтәләп, төпләп куелган. Кәшифәнең машинкада басылган хатлары Гөлләриянең ат ботыдай эре хәрефләр белән язган җаваплары тәртипле рәвештә аралашып бара. Рәшидә иң азактагы сәхифәнең соңгы юлларына күз йөгертеп алды:

«Кадерле Кәшифәләребез! — Йөгерек караш шушы юлларны тотып алды. Рәшидә калганын ахыргача укып чыкмый булдыра алмады. — Хатыгызны алган көн безнең өчен зур бәйрәм икәнлекне оныта күрмәгез! Күз алдыгызга гына китерегез: өчәүләшеп диванга өеләбез. Әтисе укый. Фәсхетдин белән мин, кочак­лашкан килеш, тыңлыйбыз. Сезнең хат гыйбрәтле кыйсса кебек укыла. Хәер, ник әйтеп торам, моны үзегез дә бик яхшы беләсез инде, әйеме? Кыскасы, хатыгызны өзелеп-өзелеп көтеп калабыз.

Хушыгыз, күз нурларым. Дөресрәге, күзләребезнең нурлары. Без бит өчәү: Әтисе, Гөлләриягез һәм Фәсхетдин. Яме?»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев